|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.02.2025 Икътисад
Татарстанда агросәнәгать комплексында яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр 2,5 мәртәбә арткан2017 елдан башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 893 номерлы карары нигезендә авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләргә йөкләмә алган яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Кадрларны авыл җирлекләрендә калдыру һәм авылга кайтучыларны алга таба үстерү өчен 2024 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә дәүләт ярдәмен арттыру проекты әзерләнгән иде. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән проект хупланды һәм республиканың АПК предприятиеләрендә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләрне 300 мең сумнан 750 мең сумга кадәр арттыру турында тиешле күрсәтмә кабул ителде. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан бирле беренче тапкыр 2,5 мәртәбәгә артты.
Моннан тыш, югары уку йортлары студентларына (2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр) һәм махсус урта уку йортлары студентларына (1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) өстәмә рәвештә айлык стипендия күләмнәре арттырылды, шулай ук җитештерү практикасы узу чорына стипендияләр (югары уку йортларының 3-5 курс студентларына 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) арттырылды.
Әлеге дәүләт ярдәме чаралары АПК кадрларын әзерләү системасын яхшыртырга һәм аграр белем статусын тиешле дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Күрсәтелгән түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарылачак.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү өчен «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проекты эшли башлады. Анда селекцияне һәм генетиканы, биотехнологияләрне, ветеринария препаратлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерүне арттыру, шулай ук тармакны кадрлар белән тәэмин итү буенча эшләр башкару күздә тотыла.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|