поиск новостей
  • Быел Нобель премиясен үле кешеләрне терелтә белүче биологка бирделәр. Альфред Нобель сәхнәгә менеп, аны шәхсән котлады.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Апрель
  • Камил Бикмөхәммәтов - мәдәният хезмәткәре
  • Бикә Рәхимова - шагыйрә
  • Рафис Фазылҗан - юмор остасы
  • Айрат Арсланов (1928-2010) - нәфис сүз остасы
  • Зөфәр Закиров - журналист
  • Фәридә Төхвәтуллина - журналист
  • Александр Далматов - кинорежиссер
  • Йолдыз Шәрапова - балалар язучысы
  • Азат Тимершәех - җырчы
  • Радик Салихов - галим
  • Белла Әхмәдуллина (1937-2010) - шагыйрә
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
Архив
 
06.02.2025 Дин

Мәет юу тәртибе. Ничә тапкыр юарга? Суын нишләтергә?

Үлемгә әзерлек, мәет озату турында рухи остаз, ислам һәм гарәп теле нигезләре мөгаллиме Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН белән сөйләштек.

Мәет юу тәртибе нинди? Ничә мәртәбә юасы?

 – Мәетне мәҗбүри рәвештә башта бер тапкыр юабыз. Мәетнең хәле нинди булуына карап, 3, 5, 7 һәм аннан да күбрәк тә юарга мөмкин. Озаграк хасталанып яткан тәннәр булуы ихтимал бит.

Мәетне җылымса су белән юарга кирәк. «Мәетне юасы су чишмәдән алынырга тиеш», «краннан, коедан алмагыз», «су кояш астында җылынган булырга тиеш түгел» дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә миңа. Мондый ырым-шырымнарга ышанмасак иде! Чиста су алып, җылытасың да юасың!

Мәет юу тәртибенә килсәк, аны иң элек махсус тактага (колаша) салалар. Мәет юучы, кулын чүпрәк белән урый да, мәетнең тәнен төрле нәҗесләрдән пакьли башлый. Иң элек мәетнең башы белән аркасын аз гына күтәреп, утыртып ук бетермичә, мәетнең эченә җиңелчә генә басарга кирәк. Бу эчтән төрле нәҗесләр чыксын өчен эшләнә.

Әлеге гамәлләрдән соң, мәет юучы, кеше тәһарәт алганда нинди өлешләрен юа, мәетнең дә шул өлешләрен юа башлый. Мәетнең тешләрен, борынын, авызын да пакьләргә кирәк.

Бу гамәлләрне бик йомшак итеп башкарасы. Мәет эченә авызы аша су кереп китә күрмәсен. Аннан мәетнең бите юыла. Шуннан соң мәетнең кулларын кабат юасы (бармаклардан алып, терсәккә кадәр). Башта уң якны, аннары сул якны. Шуннан соң мәетнең башына мәсех (су белән сыпырып алу) кыласың. Чәчләрен юеш кул белән сыпырасың, колакларның эчен юасың, аннан аякка күчәсең. Тән өлешләрен бер тапкыр юарга, бу гына җитмәсә, кабат юарга мөмкин. Бу гамәлләрне кылгач, мәетнең башы, сакалы юыла. Аннан соң мәетнең тулысы белән уң ягын (алдын да, артын да) юа башлыйсың. Шушылай ук итеп сул ягын юасы.

Мәетне юа торган суга ислерәк берәр нәрсә салырга мөмкин. Әйтик, сабын яки камфора.

Мәетнең тәнен киптергәч, аны кәфенгә урыйлар. Тәнне юып бетергәч, алдыннанмы, артыннанмы нәҗес чыгарга мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, шушы чыккан нәҗесне сөртеп, юып аласың да, мәетне тәһарәт алдырасың да, шул җитә.

Мәет юган суны нишләтергә?

– Түгәсе. Ул пычрак су санала. Аны ниндидер аерым урынга түгәседер дип баш ватасы юк.

 
Фото: m.realnoevremya.ru

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы