|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2025 Мәгариф
![]() Дөрес сөйләш: Чишмәнең башы булмый!
«Бермөгез» белән «сыңармөгез» дигәннәрнең мәгънә аермасы бар. Миңа шулай тоела. Ә «чишмә» белән «чишмә башы»ның аермасын ачык күрәсездер бит? Әстерхан чикләвеге ни өчен шулай аталган? Закир Рәмиевның тәхәллүсен ничек дөрес язарга? Бу юлы шуларны каләм очына алырбыз. Әле тагын хатын-кыз мөселман киемнәренә ачыклык кертергә тырышырбыз. Хәерле сәгатьтә! Телебездә шундый матур СЫҢАР дигән сүз бар. Ул «берәү, үзе генә» дигәнне белдерсә дә, шул мәгънәдә татар кешесе генә аңлый торган нечкәлек бар: сыңар – икенең бере, парлы нәрсәнең берсе. Шуңа күрә без, гадәттә, БИЯЛӘЙ СЫҢАРЫ, ИГЕЗӘК СЫҢАРЫ, СЫҢАР КУЛЛЫ дип сөйләшәбез. Беркөнне китап актарып утырганда, күземә СЫҢАРМӨГЕЗ сүзе чалынды. Бәлки, игътибар итмичә узып та киткән булыр идем, тик аның русчага «единорог» дигән тәрҗемәсенә төртелеп калдым. Бер уйлаганда, дөрес тә кебек. Ләкин әгәр СЫҢАР МӨГЕЗЛЕ СЫЕР дисәң, аның бер мөгезе генә булып, икенчесенең ниндидер сәбәптән юклыгы аңлашыла. Теге «единорог» дигәнеңдә исә икенче мөгез бөтенләй күз уңында тотылмый бит, шуңа күрә аны БЕРМӨГЕЗ.
дию дөресрәк шикелле. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «единорог» мәгънәсендә нәкъ шул бермөгез сүзе бирелгән. Сыңармөгез исә – «дельфиннар семьялыгыннан өске казналыгында озын казык теше үсеп чыккан, сирәк очрый торган имезүче диңгез хайваны; нарвал». Чыннан да, сыңармөгезнең нарвал сүзенә синоним яки шуның татарча эквиваленты булуы акылга ятышлырак та, чөнки нарвалларның асылда мөгез кебек озын булып казык тешләре үсеп чыга. Ул казык тешләренең икәү булуы, тик берсенең генә шулай озынаеп китүе бу хайванга карата сыңар сүзен куллануны аклый кебек.
ДӘРДМӘНД // ДӘРДЕМӘНД
Табиб табиб инде ул дип, теш табибына сукыр эчәк алдырырга бармыйлар. Эш тел мәсьәләсенә килеп терәлгәч, проблеманы кем хәл итсә дә ярый булып чыга: филолог – филолог инде, әдәбиятчымы ул сиңа, телчеме. Тел белгечләре үзләре дә төрле тармакны өйрәнә бит әле. Синтаксистка синең орфография проблемаларың нигә кирәк?
Менә шундый җиңел караш белән гомер буе (латин һәм кирилл графикасында) Дәрдмәнд дип язылган исемне 90 нчы елларда Дәрдемәндкә әйләндерделәр. Кемгә кирәк булгандыр, хәзер мөһим түгел инде, шулай да телчеләр белән киңәш-табыш ителгәндер дип уйламыйм. Бездә орфографияне шулай җәһәт кенә «дөресләү» очраклары азмыни?
дәрдмәнд – фарсы сүзе дәрд (кайгы / хәсрәт) + мәнд (-лы / -ле кушымчасы)
Шулай итеп дәрдмәнд «дәртле» дигәнне белдерә. Тик мондагы дәртнең «хәсрәт» икәнен онытмаска кирәк. Дәрте бар, дәрманы юк дигәндә дә ул әнә шул мәгънәдә кулланыла: «кайгысы, хәсрәте бар, тик чарасы, чыгар юлы юк» ягъни. Мондый калыпта ясалган фарсы алынмалары бездә бик күп, ләкин аларның берсенең дә арасына сузык аваз кыстырылмый: хезмәткәр (хезмәтекәр түгел), гыйбадәтханә (гыйбадәтеханә түгел), гүрстан (гүрестан түгел). Бәлки, оригиналь телдә әйтелгән вакытта уртада сузык аваз кулланылырга тиештер, ләкин без татар теле һәм татар язуы турында сүз йөртәбез. Димәк, татарча язганда Дәрдмәнд дөрес була.
Ярар, хуш, Дәрдемәнд булгач, шулай булсын дип, сүзлекләрдә дә Закир Рәмиевтан алынган мисалларны нәкъ шулай -е- аша биргән идек, хәзер менә сиңа мә – алай язу дөрес булмаган икән! Үлеш, җәмәгать, үлеш! Болай 20‒30 ел саен бер үк сүзне әле тегеләй, әле болай язарга ярамый бит инде.
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ
«Шуны аңламыйм: ник рус телендә грецкий орех, ә татар телендә әстерхан чикләвеге? Греция кайда да, Астрахань кайда?!» дигән сорау туган бер ханымда.
Мондый мисаллар бүгенге көн күзлегеннән бик кызык, чөнки алар төрле телләрнең лексикасы нинди юллар белән баюын күрсәтә. Чикләвек сүзенә килсәк, ул кайбер куак һәм агачларның каты кабык эчендәге ашарга яраклы төшен белдерә. Шул ук вакытта чикләвек – ыру атамасы да (гипероним), ягъни конкрет ачыклаучы сүздән башка, нинди чикләвек турында сүз барганы аңлашылмаска да мөмкин. Чикләвекләр бездә шактый күп бит: урман чикләвеге, җир чикләвеге, имән чикләвеге, бадәм чикләвеге, мөшкәт чикләвеге, пестә чикләвеге…
Шулар арасыннан иң танылганы, мөгаен, әстерхан чикләвегедер. Тик ни өчен ул шулай атала? Ул Әстерханда гына үсми бит? Монда тарихи бәйләнешләрне искә төшерергә кирәк. Димәк, Әстерхан Казан өчен шактый танылган, мөһим бер үзәк саналган, бу чикләвек исә шул тарафлардан китерелә башлаган. Башка чикләвекләрдән аерыр өчен, аңа әстерхан чикләвеге диелгән. Бу бик табигый күренеш. Сүз уңаеннан, аның кузы дигән синонимы да бар. Бөтенләй икенче яктан ‒ Урал артындагы Эрбеттән кайтарыла торган чикләвекне эрбет чикләвеге дип атаганнар. Мәгълүм: Эрбет шәһәре (русчасы Ирбит) XVIII– XX гасырларда сәүдә үзәге булган, анда зур базар, ярминкә эшләп килгән.
Русларга исә әстерхан чикләвеге XII‒XIII гасырларда Византия монахлары белән килә башлаган. Алар өчен Әстерханнан бигрәк Константинополь һәм шул тарафлардагы православие якынрак булгач, чикләвек тә грекныкы дип аталган.
P.S. Әгәр дә җөмлә башында килмәсә, ялгызлык исем булуга карамастан, әстерхан чикләвеге, эрбет чикләвеге дигәннәрнең беренче сүзе юл хәрефеннән языла. Сорау бирүче ханымның шуны дөрес язуына куандым әле.
ЧИШМӘ – ЧИШМӘ БАШЫ
Чишмә сүзен аңламаган кеше юктыр, мөгаен. Әдәби телдә чишмә җир астыннан бәреп, тибеп чыга торган су чыганагын белдерә. Аның кизләү, күз, күзләвек, чыганак дигән синонимнары бар. Килеп чыгышы ягыннан ул фарсы сүзе.
Күрәсең, фарсыларда исламга кадәр чишмә – җирнең күзе, ә чишмә суы шул күздән агып чыккан яшьләр дигән ышану булгандыр. Ярар, чишмәне суның бәреп чыккан чыганагы дип аңладык. Хәзер миңа аңлатыгыз әле: нәрсә ул чишмә башы?
Чишмә үзе үк суның башы булгач, шул башның тагын берәр башы бармы әллә? Кайбер сөйләшләрдә чишмә ул – «инеш, кечкенә елга», шулай булгач, аның башы да була ала. Әмма ниндидер аерым сөйләштәге сүз (мәгънә) ничек шулай киртәсез әдәби телгә килеп керә ала?
Җитди сөйләшсәк исә, минемчә, әдәби телдә чишмә башы сүзен туры мәгънәсендә дә, «нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы» мәгънәсендә дә куллану бик үк дөрес түгел. Аны татар әдәбиятының чишмәсе, иҗатының чишмәсе кебек контекстта куллану мантыйклырак була.
ХИҖАБ, НИКАБ, ПӘРӘНҖӘ…
Рус телле массакүләм мәгълүмат чараларында исламга кагылышлы терминология күренгәли башлый да, безнекеләр дә, калышмаска тырышып, шуларны кабатларга тотына кебек тоела миңа. Ярый, кабатлый бирсеннәр, тик ул эшне дә белеп эшләргә кирәк бит. Менә, мәсәлән, никаб киенү дип язып чыкканнар. Никабның ни икәнен белгән кеше аны киенә алмый бит инде, җаным.
Бу урында мөслимәләр киемендәге үзенчәлекләрне хәтергә төшерергә тәкъдим итәм. Хиҗаб дигәнне ислам дөньясында бер төрле, Көнбатышта икенче төрлерәк аңлыйлар. Көнбатышта ешрак башны яки йөзне каплый торган яулыкка хиҗаб дип карыйлар, мөселманнар исә хиҗаб дигәндә «баштанаяк гәүдәне каплый торган теләсә нинди кием»не күз уңында тота. Ягъни хиҗаб – яулык кына түгел.
Яулык кына бәйләгән, ләкин кыска җиңле күлмәк, кыска итәкле хатын хиҗаблы дип саналмый. Ислам динен тоткан теләсә кайсы халыкның хатын-кыз милли киемен дә хиҗаб категориясенә кертергә мөмкин.
Никаб – ниндидер аерым кием түгел, шуңа күрә аны киенеп булмый, ләкин киеп яки тагып була, чөнки никаб – күзләрне генә ачык калдырып, йөзне каплый торган пәрдә. Г.Тукай «Гыйшык бу, йа!..» шигырендә гүзәл кыз образына мөрәҗәгать итеп: «Ач никабыңны йөзеңдин – парласын руе зəмин», – дип яза. Я, кайсыгыз бу сүз татар теле өчен яңа дия ала?
Соңгы елларда химар кигән хатын-кыз да күренгәли башлады. Химар – иңбашларны һәм күкрәкләрне дә каплап, билгә кадәр салынып торган, ләкин йөзне капламаган баш киеме төре.
Пәрәнҗәгә килгәндә, ул Урта Азия халкына хас нәрсә. Безнең якларда да заманында шәһәрләрдә хатын-кыз берникадәр пәрәнҗәдән йөргән булса кирәк, ләкин ул киң таралыш алмаган. Пәрәнҗәнең төп аермасы – йөз каплау өчен ат кылыннан куе итеп тукылган челтәр пәрдәсе булу. Шуның белән тоташтан тегелгән озын, киң халат рәвешендәге ялган җиңле өс киеме белән ул бербөтенне тәшкил иткән.
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
--- |
Иң күп укылган
|