|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2025 Медицина
![]() Мәкерле дошман. Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны артаБашкалада яман шеш белән авыручылар өчен яңа сырхауханә кирәк! Татарстан онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов журналистлар белән очрашуларда еш әйтә торган шул сүзен бу юлы да кабатлады. Башкаланың онкология диспансеры бер сменага 300 ләп кеше кабул итәргә тиеш. Ике сменада эшләүче табибларга исә ярдәм өмет итеп көненә 1 меңгә якын кеше килә. Ни кызганыч, республикада яман шешкә бәйле вазгыятьнең ни дәрәҗәдә мөшкел икәнлеген чамалау өчен шул сүзләрне ишетү дә җитә. – Мәкерле чир белән авыручылар саны көннән-көн арта, диспансер урнашкан бина мәйданы шул ук кала. Шуңа күрә онкология диспансерына яңа бина кирәк, – ди баш табиб. Бүген республикада яман шеш диагнозы куелган 127,5 мең кеше яши. Узган ел Татарстанда 19 452 яман шеш очрагы ачыкланган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Бер ел эчендә яман шештән үлүчеләр саны исә 1,9 процентка арткан. Шул рәвешле хәзер республикада 100 мең кешегә онкологиягә бәйле 176,8 үлем-китем очрагы туры килә. Идел буе федераль округының һәм республиканың баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, мәкерле чирне башлангыч чорда ачыклау дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора. – Яман шешне җиңгәч, биш һәм аннан да күбрәк ел яшәүчеләр саны артты. Чагыштыру өчен: 2009 елда андыйлар яман шеш белән авыручыларның 49 процентын тәшкил иткән булса, 2024 елда бу күрсәткеч 60 проценттан артып китте, – дип ачыклык кертте баш онколог. Яман шешнең иң еш очраган төрләре элеккечә үк үзгәрешсез кала. Татарстанда яшәүчеләр күбрәк юан эчәклектәге яман шештән (барлык яман шеш очракларының 13,9 проценты), тире яман шеше (13,4 процент), күкрәк бизе (11,7 процент) яман шешеннән интегә. Хатын-кызның җенес органнары (9,2 процент), мәни бизе (7,9 процент), ашказанында (5,4 процент) яман шеш очраклары да еш ачыклана. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов яман шеш очракларының елдан-ел күбрәк ачыклануында диспансеризация кебек профилактик тикшеренүләрнең өлеше дә зур дип саный. – Дөрес, ашказаны асты бизендәге яман шеш авырданрак ачыклана. Ник дигәндә, Россиядә әлеге чирне башлангыч чорда ачыкларга ярдәм иткән бушлай дәүләт программасы юк, – ди баш онколог. Билгеле булганча, хәзер Татарстанда табиблар гына түгел, роботлар да катлаулы операция ясый. Шундый беренче үзенчәлекле операция нәкъ менә республиканың онкология диспансерында ясалды. Робот-хирург мәни бизендәге яман шешне алып атты. Гыйнвар азагында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык утырышында видеоэлемтә аша шундый ук операцияне бөтен кеше алдында ясады ул. Онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, якын арада эчәклеккә дә шундый ук катлаулы операцияне ясап карамакчылар. – Ел дәвамында робот-хирург барлыгы 100 операция ясар дип планлаштырабыз. Робот ясаган операциядән соң кеше ике-өч көнгә тизрәк аякка баса, аннан соң өзлегү очраклары да 25 процентка азрак, – дип өметләндерә баш табиб. Яман шеш белән көрәшү акчага килеп терәлә. «Росгосстрах» оешмасы тарафыннан уздырылган сораштыру барышында Казанда яшәүчеләрнең 36,4 проценты шулай дип белдергән. Респондентларның дүрттән бере, яман шештән дәвалану өчен акча җитмәячәк, дип белдергән. Һәр өч респондентның берсе яман шештән түләүле дәвалану өчен акча таба алачагына ышана, һәр биш кешенең берсе исә «якын кешемне коткарыр өчен җыйган барлык акчамны бирер идем» дип белдергән. Сораштыруда катнашкан һәр биш респондентның берсе Россиядә яман шештән түләүле дәвалану өчен – 1 миллион сумнан артык, 5,2 проценты 5 миллион сум кирәк дип белдергән. Ил халкының яртысыннан артыгы үзенә яман шеш янамый дип саный. «Альфа иминиятләштерү» аналитика үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Белгечләр ил халкының яман шешкә бәйле нинди имеш-мимешләргә ышануын да ачыклаган. Һәр ун респондентның берсе, яман шеш кешедән кешегә йога ала, дип белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 48 проценты яман шешне өлкәннәр чире дип атаган. Респондентларның 8 проценты яман шешкә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе дип дөрес тукланмауны, 22 проценты – артык борчылу һәм экологияне, 31 проценты тәмәке тарту кебек начар гадәтләрне атаган. Фото: ssbhealthcare.com
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|