• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Балык-Бистәсе районы Күки авылында ике тапкыр бозаулаган ,өченче тапкыр буаз аклы- каралы савым сыеры сатыла. Арканга йөртелә. Сыер саву аппараты белән дә,кул белән дә тыныч кына савыла.Сөт биреше дә яшь сыер өчен яхшы. Бәясе 75000 сум. 89520341593
  • 89274354402 Рамил Губайдуллин уз насыйбын эзли. Чаллы, 37яшь өйләнмәгән - өе бар! Күзе күрмәсә дә, Вконтакте, ватсапларны иярләгән. Аллах биргэн сәламәтлекләренә шөкер иткән телэсэ кайсы хатын-кыздан хэбэргэ өмет. Әгәр булсын дисәң, бер йорт эче шау-шу вә җәнҗалсыз: Ире булса с у к ы р, ул җитми, — булсын һәм хатын телсез./Тукай. 89274354402 Рамил Губайдуллин уз насыйбын котэ
  • Казан, Юдино бистәсендә урнашкан бер бүлмәле фатирга хатын-кыз торырга кертәбез. Җиһазлар бар. Бәясе 10000 + комм. Тел: 89274091842
  • Әмирхан урамы, 17 нче йортта барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89274401994
  • Поклейка обоев за один день! 120руб.м2 Казань 89656006358
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
 
 

 
Архив
 

               

01.08.2011 Җәмгыять

Да Винчи диагнозы

Төн уртасында бер йотым хәмергә гаҗизлектән трусикчан гына урамга чыгып киткәли торган күршем бар минем. Тик бу юлы ишек кагучы ул түгел, ә миннән биш йорт ары яшәүче урамдаш һәм фамилиядәш булып чыкты. Исеме дә Сәет булгач, безне буташтыргалыйлар. Вокзалдан, ниндидер игелекле милиция хезмәткәре моның өй телефонына чылтыраткан, туганыгыз Себер якларыннан кайтып төште, килеп алыгыз, дигән...

Сәет: "Андый туганым юк ич минем, кем булыр бу", – дип баш вата торгач мине исенә төшергән,

 

– Борчуым өчен гафу ит күрше. Сиңа кемдер кайткалый иде шикелле, – диде, ул уңайсызланып кына.

 

Урамдаш хаклы, миңа сугылып чыгып Себергә йөрүче чыбык очы тал башы кардәш бар шул. Узышлый берәр атна-ун көн кунаклый торган гадәте бар, кайтышлый да сәлам бирми калмый . Анысында, ике-өч көн торганнан соң: "Билетлар юк икән , берәр айсыз булмаячак диделәр", – дип сөенче алгач, имән бармагын югары күтәрә һәм: "Но мин, бәлки җай чыгар дип, көн дә вокзалга йөриячәкмен", – дип вәгъдә бирә... Кардәш Себер якларындагы ниндидер оешмага каравылчы булып урнашкан, вагон йортта вахтадагыларга аш- чәй дә әзерли ахры, анда телевизор да бар, имеш, һәм ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, спорт яңалыкларын да төгәл белә, кайсы матчта кем ничәнче минутта гол керткәненә хәтле әйтә дә бирә ... Сәясәт турында сөйләшергә ярата, хөкүмәтне тәнкыйтьли, тормыштагы җитешсезлекләрдән зарлана, тегеләй генә итәсе бит инде югыйсә дип, пунктлап үз шәрехләмәләрен тәсфилләп ала... Моны берәр губернатор – фәлән киңәшче итеп тотса, ак сакаллы карт буласы... һәм, әгәр , аның иренмичә, җай гына бер җепкә теркәп сөйләгәннәрен йотарга күнегеп китсәң, тора-бара дөньяда ул гына дөрес яшәүче, ә син тумыштан ялгыш юлдан теркелдәүче булуыңа инана башлыйсың... Әгәр инде берәр эш майтару зарурлыгы хакында фикер ычкындырсаң – беттең: «Ә кемгә кирәк ул?», «Ә нәрсәгә интегергә?», «Я что, ишак штоли?» кебек җаваплар ишетәсең... Гәүдә эре моның, тавыш калын һәм йомшак, хәрәкәтләр салмак, караш җитди, иреннәр әкрен генә елмаюга җайлашкан... Үзе белеп бер эшкә дә тотынмый, аркылыны буйга алып салмый. Инануынча ул беркемгә дә – гаиләсенә, туганнарына, хәтта ата-анасына да берни дә тиеш түгел, бар да аңа бурычлы... Хәер, киткән чагында , "Север"га барып җитү белән салам дип, әнисенең пенсиясен кыерлый бугай. Әмма ул да, карт әнисе дә яхшы белә: бу болай гына әйтелә торган сүзләр... "Юк кына нәрсә бит инде, шуны да кызганды, шуны да эшләмәде миңа", – дип күпләрне фаш итәргә ярата Себер юлын таптаучы... Иртәгә китәсе дигән көнне хатыныма шушындыйрак күрсәтмәләр биргәне колакка чалынды бер мәл: "Син, Сәвия, ярты буханка кара ипи тык , пешереп ун күкәй , эче чистартылган бер-ике селедка, берәр ак май кисәге и кабыклы килеш пешергән бәрәңге ун-унбиш штук, и бер ун-унбиш штук канфит-манфит. Шулар җитә, артыгы кирәкми, сеңлем..."

 

"Убыр китте, урыны калды" дигән әйтем бар. Хатын: "Ай-яй шәп синең туганың", -дип төрттерергә ярата иде, быел үз сеңлесе киявен тагып безгә кунакка кайтып төште һәм бу җәһәттән минем хәлне бераз җиңеләйтте. Балдыз уңган, аш-суга да оста, идәннәрне дә ялт кына юып ала, кер машинасын да тик тотмый, тузан суырткычны да улата... Быел җиләк күп булгач, хатын белән икесе таңнан җиләккә чабалар, эшкә киткәнче аларны әле анда, әле тегендә илтергә, әбәт тирәсендә яки кичен алып кайтырга туры килгәли... Ә баҗай арага керми, чөнки көне-төне интернетта, кулындагы телефоны белән берөзлексез мин аңлый алмый торган сәер мөнәсәбәттә...

 

Ашарга, өстәл катына чакырсаң, "хәзер, хәзер" дип я компьютер "тычкан"ына, йә телефонына тагын да чытырдатыбрак ябыша. Кат-кат дәшә торгач, башкалар өстәл катына урнашып, ризыкка үрелгән мәлдә, ниһаять, уенчыгыннан аерылырга үзендә көч таба табуын һәм кылт аңыша: кече йомышка кысталган, яки олысы төртелгән.... Әлбәттә, кунагыбыз томырылып бәдрәфкә элдертә һәм, хәле катлаулы булу сәбәпле, ябарга өлгерә алмаган ишектән чыккан авазлар ачык калган кухня ишегеннән колакларга ирешми калмый...

 

Аннары борынын сеңгерә-сеңгерә озаклап юына. Менә ул, борынын лышык-лышык тарта-тарта кухняга яны белән килеп керә, үзе өчен калдырылган урынга чүңкәя һәм телефоныннан бер мизгелгә аерылып: "Хәерле иртә", – дип әйтеп куя... Көтмәгәндә, миңа мөрәҗәгать итеп:

 

– Баҗай, кичә судияләр сайладылар. Татарстанның Югары Судына кем узды икән? – дип сорарга мөмкин.

 

Ни минем, ни моның һөнәре, эш урыны белән суд арасында бәйләнеш юк шикелле.

 

– Ни фәләнемә ул сиңа?– дим, шаккатып.

 

– Болай гына сорыйм. Кызыксынам. Сүгенмәсәгез дә була иде.

Ул да булмый, хатын белән балдыз, мине ялгыш сүз ычкындырганым, культурасызлыгым өчен оялтырга керешәләр.

 

Шул ачыкланды, минем баҗай кемнәргәдер Интернетта Татарстанда үрчеп киткән "ваххабитлар" хакында борчыллуарын бәян итә, тагын башка шундый тәҗел мәсьәләләр уңаеннан фикерләрен армый-талмый яңгырата булып чыкты...

 

Йокысыннан бик иртә дигәндә көндезге уникедә торып утыра кадерле кунак. Төнлә тевизордан йокламый караган фильмның кайберсен иртән кабатлап күрсәтәләр икән, шуларга каплана. Икенче кат бер үк нәрсә карау ялкыта төшкәч, култык астына китап кыстырып ишегалдына чыгарга һәм уйланып бер урында озак кына басып торырга ярата. Берәр эш эшлик дисәң, ник әйткән көнеңә төшәсең. «Казыган чакта көрәк сабының уртасыннанмы, очыннанракмы тотарга кирәк?» – кебек сорау куеп һәм шул юнәлештә бәхәс укмаштырып диңкетә башлый. Әмма иң әвәле: "Иртәгә генә эшләп булмыймы аны?" – дип кызыксына. Тәнендәге барча күзәнәге "эшләмәскә" дип корылган. Эш эшлим дип кием алыштырырга өйгә кереп китсә – бата. Артыннан кереп кат-кат исенә төшермәсәң – чыкмаячак.

 

Кем бу, нәрсә бу? Бәләкәй балалар бик күп сорау биреп аптыратучан була ич. Әллә соң бу бахыркай, утызны узганда да шул чорыннан чыга, айный алмыймы? Беркөн эштән , телефоннан чылтыратып ихатадагы " УАЗ"ны кабыз да җиләкчеләрне үзең генә алып кайт әле, эштән китеп булмый - дип чылтыраткан идем... Ярты сәгатьтән кунагым элемтәгә керә: "Кабынмый бит ул синең калтырчаң?"-ди. Кичә кич кенә эшләп туктаган машина җәй көне ничек кабынмаска мөмкин дип аптырыйм.

 

– Аккумулятор үлмәгәндер бит? Стартер әйләндерәме?

 

– Әйләндерә.

 

– Подсосны тарттыңмы , бензонасосны кыймылдатып карадыңмы?

 

– Юк.

 

– Соң син механиклыкка укыдың ләбаса, Алла колы ,-дим, чыга башлаган ачуны көч-хәл авызлыклап. – Телефоныңны азаплаган сыман кымтырыкла бензонасосның кикриген. Әгәр алай да барып чыкмаса, свечаларны сүтеп карыйсы була...Запас свечалар ачкычлар белән бергә катыргы тартмада...

 

Ике минуттан кабат чылтырата:

 

  – Кабынды, – ди. – Иртәңге өчкә хәтле йокламаган идем, – дип тә мыгырдана. Балдызның бәбие тугач, больнистан алып кайтышырга дип минем дә боларга барган булды. Такси килде, чыгып китәргә вакыт , ә яшь әти, "хәзер, хәзер" ди-ди компьютерыннан аерыла алмый. Баҗайның әнисе иреннәрен кызартып, кашларын каралтып киенгән дә, сәер генә елмаеп, тик кенә диванда утыра. Ничек кирәк алай чыгып китеп, ярты юлга җиткәч шул ачыклана: балдыз роддомнан киеп чыгарга тиешле күлмәк алынмаган.. Таксистның чырае сытыла , минеке, сүгенәсе килүдән тулышып кызара, аннары карала башлый: "Күлмәк алып барырга кирәген кем белергә тиеш, фәләнбаш кура җиләкләр!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми калам.

 

...Кичен, урамга чыгып эскәмиядә ялгызым тәмәке пыскытам. Йөрәк дер-дер килә, күңелгә хуш килмәгән буш кеше белән бер биләмәдә озак тору кыен, тын бетә башлый. Теге башкача фикерли күрәсең, янга килеп утырды, сабырсызлыгымны гафу итәргә ниятли икән:

 

– Мин бик күп китаплар укыдым, Интернетта фикер алышу модада хәзер. Кеше хайван түгел, ул бит уйламыйча бер минут та яши алмый – ди.

 

– Эштән бушаган араларда мин дә укыштыргаладым китапларны, - дим. - Бигрәк тә вакытлыча китапханәче вазифасын башкарган дәверемдә.

 

– Син художественный, детектив ише нәрсәләр укыгансыңдыр. Ә мин фәнни, гыйльми нәрсәләр белән кызыксынам , - ди бу, күкрәген киерә төшеп.

 

– Мин юк-бар укыган булып чыгаммы?

 

– Ярый, яхшы. Әйтик соңгы укыган китабыңның авторы кем?

 

– Леонардо да Винчи.

 

– Нәрсәләр язган инде да Винчи? – ди бу, көлемсери төшеп.

 

– Эшлексез хөрәсән кеше, ашатмасалар да риза, тик аңа сүз куертырга, акыл сатарга бирсеннәр, – дип язган, – минәйтәм. – Да Винчи фикеренчә, хөрәсәннәр башкаларны каралтырга да маһир... Һәм алар һәрдаим үзләренең бушкуыклыкларын, эшлексезлекләрен акларга укталышлы. Балдыз безнең сөйләшкәнгә колак салып торган булган ахры "Тиз генә кер әле!" – дип тәрәзәдән кычкырып, әңгәмәбезне иң кызык җирендә бүлдерә. Балдызның "икенче яртысы": "Һәй, кем дип беләсең соң син ул да Винчине", – дип мыгырданып, яннан китеп барырга өлгерми, хозурыма, очынып, хатын килеп чыга. Тырт-пырт аңлашкалый торгач, тора-бара тынычрак сөйләшеп була башлый.

 

– Балдыз ничек түзә соң бу имгәккә?

 

– Кая барсын ? Менә без, күңелле генә этле-мәчеле яшәп ятабыз бит әле. Әйдә, кемнең кемлеген ачыклап тормыйк. Синеңчә булсын, сарык белән гомер кичерә дип торыйк. Әле мәче яхшыракмы, сарыкмы – ачыклыйсы бар... Хатын хаклы, холкым бер тиенгә дә тормый. Ә менә ул минем кардәшкә бер дә караңгы чырай күрсәтми, сумкасына сораганнарының һәммәсен һәм сорамаганнарын да тутыра.... Төя-төя, дөнгечли-дөнгечли. Тукмыйсы килүен шулай басмый микән?.... Стоп. Тукта әле! Кардәшемнеме, минеме?...

 

Ел ярым гомер узып та киткән. Биеме дөнья куйган икән. Балдыз: «Кил, зинһар, нишләргә дә белмим!» – дип, хатынга чылтыраткан. Барып җитү белән хатын миңа чылтырата: «Баҗаң салмыш. Мин нишләтим аны?» – дип тик утыра. Тора-тора да компьютерын азаплый. Сеңелкәш саклаучылар, дога укучылар чакырган, мәет юылган, кәфенләнгән. Ә урнаштыру турында уйлаучы юк. Безгә калыр кебек бу эш»...

 

Мәчет картлары белән күрештем, дога укучы әбиләрне, күршеләрне урадым. Иртән кабер казучылар эшкә башлаганда, җитәкчебез бер көнгә дип биргән автобуска кирәкле кешеләрнең һәммәсен төяп, Аллаһыга тапшырып, калага чыгып кителде...

Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 13 | 30.07.2011
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№131 (783467) / 19.10.2011 06:33:14

Бер тиенгә тормый Марс язган,
Шул булдымы шигырь,
130 дан төшкән бәһәләмә
Минеке түгел

№130 (783462) / 18.10.2011 23:24:22

монысы да ошады. Марс, Шаир, Флюра минем дус кулдашлар

№129 (780457) / 16.09.2011 06:19:32

Ашасам, авыз чапылдый,
Чөнки кулланам бигуль
Танавым чалыш булганга
Көзге минават түгел,

№128 (777187) / 09.08.2011 18:08:56

Соры корт эйткән списокны карап чыктым. Исемлектә мин юк. Куберәк укып ташлаганмын ахры.
http://matbugat.ru/smiles/sm35.gif

№127 (777160) / 09.08.2011 10:00:20

)))Бай һәм җитеш булу өчен, укып белемле булу кирәкми... Ышанмасагыз, башында Абрамович торган, техникум да бетермәгән, дөньядагы иң бай кешеләрнең списогын карагыз:

http://finam.info/gallery/foto12121000E7/default.asp
)))

№126 (777155) / 09.08.2011 03:13:44

Соры корт версиясе дә яшәргә хаклы.Минемчә әсәр авторы беркемнән дә көлми.Теләсә кемгә , теләсә кайсы өлкәдә нишләргә кирәген "белүче" ир -ат, җәй көне тцзек машинаны кабыза алмый(элек ат җигә белмәү кебек хурлыклы нәрсә),әнисе үлгәч аны күмүне хәл итә алмый.Бу хикәя-кисәтү.Әсәр герое ир-ат!Ә хатын-кыз түгел, свеча өрү дә хатын-кыз эше түгел, гәрчә замана хатын кызы һәммәсен дә булдыра.Трагедия жанры дип таптым мин моны.

№125 (777150) / 08.08.2011 23:38:28

Эшләрегез һәрвакыт уң булсын.

№124 (777142) / 08.08.2011 22:06:18

Ташбака))))
мәгънәсе бик каты закодированный.Аны декодировать итүне Соры гына булдыра алган.

Типа, әйтәләр бит, менә мин мәсәлән, берни эшләмичә көн-төн интернетта утырам. Кеше тәнкыйтьлим.Бу кеше күзлегеннән караганда бер нәрсәгә ярамаган нәрсә инде!Ягъни әрәмтамак.Аның эше каты- җимерек уазигының кайсыдыр җирен өреп катыннарын, балдызларын җиләккә ташу ахыры.Туганнарына карата бик кунакчыл.
Мин болай авылга такси белән кайтып җыйдым. Свичә өреп тә ятмыйм. Әйтергә кирәк, ярты чиләк кенә җыйдым. Бер елны ике чиләк җыеп, аны чистартып күзем тонгач, җыймаска булдым. Шулай дип сөйләгәч, катыннар, әй, без чүбе белән кайнатабыз диләр. Алай итеп караган идем, кыш буе дөя кебек төкеренеп утырдым. Мин ялкау, әрәмтамак кура җиләклеге тотам. Барып та торасы юк, чистартасы да. Тәмлелеге! Әрәмтәмлетамак шулай.
Яхшы ул үстердем. Әрәм тамак шулай.
Ашарга, кияргә өйгә китереп кенә бирәләр.Әрәм тамак шулай.Апалар белән җыелышып чәй эчәбез, гәп сатабыз.Кирәк вакытта бер-беребегә ярдәм итәбез. Репетиторга атасы акча бирмәгән иде, апам бирде бурычка. Безвозмездно ди, Мәйтәм, што син, апа, бирәм озакламый Алла боерса, эшне алыштырдым. Менә шулай яшәп ятабыз инде, интернетагы эшсез әрәрмтамаклар.
Шул турыда.

№123 (777141) / 08.08.2011 22:01:52

О.К. Рәхмәт сезгә! Буген тынычлап йоклый алам. Сәетнең Зәет Мирзануров турында язганын аңладым.
Мин дә Леонардо до Винчинең кем булуын белмим. Димәк Зәет Мирзануров бу мәкаләсен миннән дә көлеп язган. Тик мин беләм: минем кебекләр күп һәм бездән көлу дә, безнең белән көрәшу дә файдасыз. Безнең кебекләр өчен Зәет Мирзануров -Дон Кихот, без аның өчен -җил тегермәне!

№122 (777136) / 08.08.2011 21:32:48

Ташбака, Соры корт №96 (777073) / 07.08.2011 / 10:19 ны кара, бик ачык аңлаткан. 

№121 (777135) / 08.08.2011 21:24:33

Ике мәртәбә укып чыктым, өч көн уйланып яттым шушы мәкаләне укыгач. Барыбер аңлап бетермәдем авторның ни әйтергә теләгәнен.
Ишеген кагып йокысыннан уятуларын аңладым.Хатыны да әйбәт кеше икән, тырыш та, кунакчыл да. Сәет тә кунакчыл икән . Тик ул бераз дорфа һәм аз укыган.
Ә ни әйтергә теләгән соң ул? Бәлки берәрсе аңлатыр???!

№120 (777134) / 08.08.2011 20:45:09

Татар юморының 80%ы хатын-кыздан көлүдән тора. Залда әниләр,ак яулыклы әбиләр утыра, ә сәхнәдә теләсә ни әйтеп хатын-кызны мыскыллыйлар.
Монда да дин әһелләре булдыксыз ирләрне тәрбиялисе урында төкрек чәчеп күлмәк, итәк тикшерә.
Ир-атны добытчик дисез. Ә хатын-кыз дәүләт эшендә дә эшли, өендә дә көне-төне сөрә.
Сезгә шул кызык булса языгыз да көлегез инде, Рамил...

№119 (777128) / 08.08.2011 16:25:58

Камал театрындагы иң күркәм артистлар мишәрләр ләбаса.))))))))
Үзең яңадан кая таба борасың Мөгъәсим?????????

Мишәр булмаган артист күркәм түгел?
Бәхәс нәкъ менә шуннан башланды түгелме?

№118 (777109) / 08.08.2011 07:29:14

Безнең алда әдәби әсәр. Биредә проблема гаилә чикләрендә генә түгел.Үәзер бик күпләр компьютерга багынып дүрт стена арасында деградация кичерә.Яшьләр, балалар шул сукмакта. Ат азгына тайга иярә диләр,андыйлары безнең ише.Бер хатын турында ишеттем, бала тапкач, язышмыйча баласын имезергә теләмәгән.
Сүз менә шушы эргәдә барырга тиеш иде. Әмма безнең арада тормышында бердәнбер яктылык, дело всей ңизни -интернетта бакылдау сайлаганнар табылды. Алар өчен хикәя -покушение на святое. Менә Иркә татар-мишәр "проблемасын" калкытты һәм җимгә чиртүчеләр, капланучылар табылды. Әлбәттә бу сөйләшенеп эшләнгән нәрсә дә булуы ихтимал. Хикәя супер, тик аның дәвамы кирәк, үзәктә хатын-кыз торганы, Рамиль штрихларын да искә алып.

№117 (777107) / 08.08.2011 03:05:40

Юләр яки исерек хәлдә хулиганлык гамәле кылучыны изоляциялиләр.\"КАмал театры татарныкы Буа театры мишәрнеке\" кебек провакацияне алыйк. Камал театрындагы иң күркәм артистлар мишәрләр ләбаса.
Бу хикәянең \"татар-мишәр мәсъәләсенә\" ни катнашы бар? Явыз ният белән колагыннан өстерәп эшләндеме бу провокация, тилелектәнме-барыбер түгелмени?

№116 (777106) / 07.08.2011 23:59:33

Ә юк, СТОП! Бу шәхеснең иреген кысу дип атала. Һәркем үз фикерен белдерергә хокуклы. Тантанада я җыелышта, я булмаса поезда барганда, сиңа ошамаган кеше була икән, син барыбер претензия белдермисең, үз юлыңны дәвам итәсең. Гомумән, шәхесне җәмгыятьтән изолировать итеп булмый, әгәр ул җинаятьче булмаса. Фикерләрегез белән сак булыгыз!

№115 (777105) / 07.08.2011 23:51:14

Хикәянең төп герое хатын-кыз булса ул ниндим булыр иде? Өй җыештырылмаган, урын җыелмаган, краннардан су тама, идән юуылуны оныткан, почмакларгны пәрәвез сарган. Ике иякле, җыерчыклы халат кигән, симез хатын. Киенә белмим, чәче тузган, тырнаклары педикюрнең ни икәнен белми. Теле, шатлы итеп әйткәндә биленә хәтле. Бу "әңгәмәдә" ярымистерика сыман словоизвержениелщргщ тап булдык. Кеше кайда да булса ъзен расларга омтыла. Бу -шушылай.

№114 (777104) / 07.08.2011 23:38:15

Мөгътәсим, шунысы кызык, гаепне ул хикәяне укып тормыйча гына таба-башта барысы белән дә ду китереп әрләшә-мыскыллаша-ягни "үзенең фикерен белдерә". Вакытлар узгач кына аның инде мәкаләне укырга дигән уй башына килә.Әмма инде укуның мәгнәсе калмый-кайсы үпкәләгән була, кайсының инде үз фикерен әйтеп тә торасы килми башлый-кыскасы темаларны бозып утыра бу хатын.
P.S. Админ- Иркәгә бан куюыгызны таләп итәм! Сәбәбе-флуд һәм троллинг, ягни кешеләрне мыскыллап, темаларны бозып утыра. Кем риза- кушылыгыз!

№113 (777102) / 07.08.2011 21:45:15

Хикәя да Винчи турында түгел ич Аллаһ колары , ә Иркә һәм аның командасы турында, ул сызган юлдан теркелдәүчеләр турында...Иркәнең хикәядән гаеп "табуы" табигый, тапмаса, мактаса автор өчен уңышсызлык булыр иде.

№112 (777100) / 07.08.2011 21:25:48

Иркә
Бер татар халык әкияте бар, озын булганга, кыскача эчтәлеге:
Бер егет, эшләп-эшләп тә баеый алмагач, Акыл иясенә, киңәшкә барырга була. Юлында, төрле уңышсызлыкка очраган кешеләр, аның кая барганын белеп, үз уңышсызлыкларының да сәбәбен белеп кайтырга куөшалар... 
Акыл иясе, төрле уңышсызлыкка очраган кешеләрнең уңышсызлыкларының сәбәбен әйтә, ә син кайтып җиткәндә баерсың, ди...
Егет, һәрберсенә, уңышсызлыкның сәбәбен әйтә, тегеләр, рәхмәт йөзеннән, егеткә, җайга салынган эшгләреннән өлеш тәкъдим итә.Кайтуга мин үзем дә байыем,дип, егет өлештән баш тарта...
Егет өенә кайтып җитә, ләкин аны өендә бер нинди дә байлык көтми...

Иркә, үзләрен \"дини\" диүчеләрне дә, туп-туры, Коръәндә язылганны, юристлар кебек, хәрефен-хәрефкә генә аңлап, чын мәгънәсенә төшенәселәре килмәгән өчен, кабул итә алмыйм...

Стоп, \"мин шул горчица гына\" түгел, тозы, борычы һәм горчицасы, т.е. весь СМАК!!! )))

№111 (777099) / 07.08.2011 21:12:56

Менә мин дә оныттым Леонардо да Винчи кем икәнен.Кирәкме соң ул тормышта?Ул кеше татар халкының дөньяда бар икәнен дә белмәгәндер әле,нигә дип мин аны истә тотарга тиеш.
Мишәрләр яши торган яктан мин.Иркәнең сүзләрендә хаклык бар.Мин мишәр, дигән кешегә мин вообще көлеп карыйм.

№110 (777098) / 07.08.2011 20:40:01

Соры, диванда ятучы ирләр турында түгел бит монда. Үзең аралашкан туган-тумача турында, эчке киемеңне тышка селкүдип кенә кабул иттем.
Диванда ятучы ир белән яшәп ник интегим, мин алар белән просто аралашмыйм, яшәмим. Мондый мәкалә язып аларны үзгәртеп буламы?
СССР таркалганда компартиягә тәнкыйть көчәйгәч, шушы типтагы мәкаләләр күбәйгән иде. Типа эшләгез, тәнкыйтьләмәгез.Хәзер интернетта тәнкыйть күп.
Верховный судьяның кем икәнен белсә, бәлки уазының свичәләрен алыштырып торасы, әллә кайсы җирләренә өрәсе булмас иде.

Миннехановка гел упрек итеп әйтәләр, мин дә аның кебек әйтеп куйыйм әле, әти-әни да Винчиның кем икәнен белмичә үлеп киттеләр инде. Үзем дә быелмы гына аның голубой булганын, Мона Лизаның әллә күршесе, әллә любовнигы икәнне укыдым.Яшәгәнмен икән мин дә.
Ул якка мин мин ислам традициясеннән чыгып фикер йөртәм, барысы Алла коллары яки конвенция о правах человекадан. Человек рождается свободным и равноправным.

Кем анда укып тормауны даһилык диде әле?? Сез яңа кешедер ахыры. Безгә өстәге язма тема бирү генә. Безгә фикер алышу күңелле. Шәхсән мин комментлар укырга керәм. Акыллы, кызыклы язучылар күп. Күпме шагыйрь һәм шагыйрәләребез бар!!!!!!!!!!!Рәхәтләнеп укый торган. Соры әйтмешли, мин шул горчица гына))))

№109 (777096) / 07.08.2011 19:14:20

Ркаил Зәйдулланы да укымаганга ошап тора. Күптән түгел Марсель Галиевнең Ркаил Зәйдулланы мактаган зур күләмле мәкаләсе "Татарстан яшьләре"ндә дөнья күрде.Мактап та күрсәткән! Соклануларын тезепме тезгән...Яшерен-батырын түгел, башка , әллә болар дуслар гына түгел микән дигән көфер уйлар да кереп чыкты...

№108 (777095) / 07.08.2011 19:02:01

... (өч ноктага) Поэзиядә сай йөзәсез, күренеп тора, остазым, чорыбызның бөек шагыйре Мөхәммәт Мирзаны укымагансыз.

№107 (777094) / 07.08.2011 18:54:15

Соры корт, Сездән мондый аналитика көтмәгән иде.! "...Интернетта утыруны акыллылыкның чигенә чыгуга санаучы һәм аның элгәре -вагонда телевизор карап "күп белүче"... Хикәянең динамикасын тоеп, "үсеш"не һәркем аңларлык кимәлдә әйттегез... Мокытлар гына утырмый ахры монда.

№106 (777092) / 07.08.2011 18:38:22

Минекен тагын сөрттеләр. Ә менә монысы ничек :
Язу элдем сайтка,
Бәлки ошар Зәеткә,
Озак сузылды гайбәт,
Димәк хикәяң әйбәт!

№105 (777091) / 07.08.2011 17:11:35

татарда эйтем бар\\\" Сэнэктэн корэк булган\\\"Бу.кайберэулеребезгэ бик туры килэ..Узебенен чыккан ишекне онытмыйк ибдэшлэр!!

№104 (777084) / 07.08.2011 13:43:09

Автор конечно же расчитывал на рев и хай, но Соры корт оказался хитер. Он хотел спасти репутацию даже тех, кто по всем параметрам подошел диагнозу да Винчи. Но они не понимают его.Им невдомек формула "унижая возвышаем, возвышая унижаем". №95 абсолютно не прав. Фаузии Байрамовой, чтобы напакостить власть имущим, нужно было всего лишь хвалить их напрополую. Только так она могла их поставить под удар Москвы.

№103 (777082) / 07.08.2011 13:28:41

Иркә, син гомумән комментарияләреңне макәләләрне укып тормыйча гына язасың бугай! Нәрсәгә укып торырга син үзең дә даһилар рәтенә(местечковый) кереп барасың бит инде.

№102 (777081) / 07.08.2011 13:23:41

Агизел һылуына . Ниңә үдеңне төсереп калдырайһың?

№101 (777079) / 07.08.2011 11:45:15

Мәлик, бу юллар, Да Винчи һәм Оноре де*Бальзакның кем икәнен белмәүче, үзен акыллы итеп күрсәтергә теләүче Марс, он же  ЗММ, он же мишәр малаена ябыша.

№100 (777078) / 07.08.2011 11:31:24

Агыйдел сылуына. Габдулла Тукайдан сукмаганмы тагын? Анда Былтыр Шүрәленең бармагын бүрәнгәгә кыстыра.Максатың аңлашыла : А.Дюма китабын укыгансың, белдек.

№99 (777077) / 07.08.2011 11:25:42

Догадайтесь с одного раза, кемгә ябыша бу юллар безнең сөйләшүчеләр арасында?
"– Нәрсәләр язган инде да Винчи? – ди бу, көлемсери төшеп.

– Эшлексез хөрәсән кеше, ашатмасалар да риза, тик аңа сүз куертырга, акыл сатарга бирсеннәр, – дип язган, – минәйтәм. – Да Винчи фикеренчә, хөрәсәннәр башкаларны каралтырга да маһир... Һәм алар һәрдаим үзләренең бушкуыклыкларын, эшлексезлекләрен акларга укталышлы".

№98 (777076) / 07.08.2011 11:21:57

Зәет МИРЗАНУРОВ моны, *Граф Монте-Кресто* дан урлаган. Госслужащийларныың наданлыгын күрсәтү өчен, Александр Дюма, Граф Монте-Кресто белән Иф замогы комендантын очраштыра. Комендантка Монте-Кресто үзен Оноре де*Бальзак дип таныштыра. Комендант, Бальзакның күпән үлгән икәнлеген белмичә, аны Оноре де*Бальзак дип кабул итә.

№97 (777075) / 07.08.2011 11:13:40

Сэлам Иркә дус!. Төшегезгә мин кермәдем ме??Әлегә вакыт юк, әгәр рөхсәт булса, соңырак сөйләшербез..Дөнья куабыз бит!!
Юк, сүз көрәштерергә түгел, именно( урысча булды инде)сөйләшергә..безнең уртак фикерләребез бар бит..

№96 (777073) / 07.08.2011 10:19:35

"Икенчедән интернетта утыручы кеше -эшлексез фикере, бу бик тар карашлы фмкер" икәне белән килешкән хәлдә, интернетта утыручы "Бөтен кешегә дә да Винчине белү мәҗбүри түгел" диючеләрнең дә булуына ничек карыйсыз? Кичә шундыйларның берсе белән сүз көрәштердегез түгелме? )))
Зәет МИРЗАНУРОВ интернетта утыручылардан түгел, интернетта утыруны акыллылыкның чигенә санап,"мин фәнни, гыйльми нәрсәләр белән кызыксынам" диюенә карамастан, Леонардо да Винчиның да кем икәнен дә белмәүче, "вагон йортта вахтадагыларга аш- чәй дә әзерләүче, анда телевизор карап, дөнья хәлләреннән хәбәрдар," "Себергә йөрүче чыбык очы тал башы кардәш" ләргә алмашка килүчеләрдән, яъни, Сез һәрвакыт "яратып" телгә алучы "диванда утыручы" лардан көлеп яза...

№95 (777071) / 07.08.2011 10:00:06

Ниһаять, укып чыктым мәкаләне дә)))))

Ни өчен укымаган идем, чөнки гадәттә татар гуманитарие андый даһилар исеме кулланса, җыен чушь чыга.Бу юлы да нәкъ шулай икән.

Әмма теле, хикәяләү кызыклы. Ахырга хәтле ни булыр дип кызыксынап укыдым үзе, тик ахырда чушь фикере калды.

Бу мәсәлә бик гади чишелә! Әгәр сез мондый туганның яшәү рәвешен яратмыйсыз икән, үзегезнең нервыны ашап, ник аралашасыз? Ни пычагыма?
Мондый хикәя язып, дөньяны сез күзаллаганча үзгәртәм дип уйлыйсызмы???

Һәркем үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар. Беренчедән. Икенчедән интернетта утыручы кеше -эшлексез фикере, бу бик тар карашлы фмкер. Киресенчә, сез үзегезнең дөньядан артта калганыгызны раслыйсыз. Ватык свечалы уазлар тоту - иң алдынгы файдалы саваплы нәрсә инде сезнеңчә. Җиләклекнең ничә км икәне язылмаган. Без җәяү йөри идек болай. Ә бер кая да йөрисе килмәсә, ишек алдында кура җиләклек тотам. Болар барысы мәкалә стиле белән фикер йөртүнең ничек йомшак итеп әйтим инде, законга сыярга тиеш)))) үтә тар карашлы кешенеке дип кенә әйтә аламю.

№94 (777069) / 07.08.2011 09:29:28

Шулай шул Рөстәм! Рахимкулов иң яраткан җырчым иде. Такташ шигырьләренә исем китә.

Әмма Тукай вә Бәшир, Мәһди, Сәйдәш илә Яхин, Биктимер, Каримуллиннар , хәтта ки нәкъ менә Татарстанга сыймаган Айтматов Казан артыннан!

Шуңа күрә каймак дип сөйләнеп утыру?.....Әйе, коммунистлар заманында идарәдә күп иделәр. Коммунизм - тарих чүплегендә...

Шунлыктан мин:"Мишәрләрне Такташыгыз, Рахимкуловыгыз Ваһаповыгыз өчен яратам!" -дип әйтә алам.Әле Сәйләнннең кем икәнен белмибез. Бәлки ул да мишәр кызыдыр.

Без бергәбулып, әйдәгез сортларга бүлешмик. Такташ һәм Рахимкулов минеке дә, өстә санаган бөекләр сезнеке дә!

Димәк ки, татарлар гына бар!

Икенче нәрсә; предатель дип обзывать итеп татарлаштырып булмый.Ни өчен урыслашалар дигән сорау куеп, шуңа җавап тапсак, татарлаштыру юлын табарбыз. Татарлар урыска күчеп, тормышларын җайлырак итәргә омтылалар.Димәк без дә, татар булуны җайлырак, яхшырак итәргә тиешбез.Шәймиев бу өлкәдә һаман өстәмә налоглар, өстәмә тәлапләр куеп бик зур ялгышлыклар эшләде. Бушка бирәм дә яхшы булам дип уйлаган иде. Бушка беркайчан рәхмәт булмаячак, әз булды гына диячәкләр. Ә менә кешеләргә үзләре эшләп табуны җиңеләйтү- монысы бөек эш. Татарга Чыңгызхан кебек 10 процент налог ясарга кодрәте җитә торган лидер кирәк!Татарлаштыру юлы -шул!

№93 (777065) / 07.08.2011 08:32:39

Исе китәр иде исәрнең,
Мин яратам дисәм, мишәрне...
Истә, "первый" булып килде ул,
Кем ошамый, шуны сөрде ул.
"Алды" Минзәләне, Мөслимне,
"Бөкте" Мамадышны, Сарманны,
"Тез чүктерде" Зәйне, Актанышны,
"Тотты" Кукмараны, Сабаны...
Түбән Кама, Чаллы -аларныкы,
Аларныкы булды Казан да,
Алар мәкамендә яңгырады
Манарадан әйткән азан да...
...Исе китәр иде исәрнең,
Гаепләсәм әгәр, мишәрне,
Гүзәл әкиятен Алишның,
Тиңсез моңын Хәйдәр Бегичнең,
Имәнинең камил иманын,
Исхакыйның ихлас күңелен,
Акчураның алтын акылын,
Батыршаның мәгърур үлемен...
Еники иҗаты агышын,
Габдулла Рәхимкол тавышын,
Пакь өметен Хәсән Туфанның,
Шашкын рухын Һади Такташның...
Түрәләре кылган-кырган эшләр
Кузгатса да йөрәк давылын,
Ул кәрләләр күләгәсе генә
Каплый алмый мишәр кавемен!

КАЗАН,ТКН,2004 ел,Саба шагыйрьләре.
http://rustemzaripov.blogspot.com/

№92 (777063) / 07.08.2011 08:23:33

123,

мин-мин дигән нәрсә миңа хас түгел.Башка кешеләрнеке булсын.
Әмма берсен генә әйтә алам. Мин беркемне дә беркайчан да мыскылламадым.Моны расларга кирәк.Кемгәдер шулай тоела икән, бу алар проблемасы.
Ә менә миңа ява. Монысын казанучылар эшли.
Алар беренчеләре дә түгел, бетмәсләр дә. Бу мине түгел, аларны күрсәтә. Гадәттәге реалдагыча аралашып, язганнарыгызның публично язылып барганын онытасыз. С меня то с гуся вода.Ә менә казанышлы кешеләрне бизәми.

№91 (777061) / 07.08.2011 08:14:20

Иркә, ахыры яхшы тәмамлану бер дә синең казанышың түгел анда! синнән акыллырак кешеләр булмаса тәки утырыр идең мыскыллашып!

№90 (777060) / 07.08.2011 08:00:46

Дуслар, аңлыйсызмы, дус, тату булыйк дип кенә татулашып булмый.Үпкәләрне эчкә яшереп калдыру, конфликтны тагын да тирәнәйтә генә.Дөресен әйткәндә дәшми дә узасы идем. Мәкаләне дә укымадым өстәге.
Ни өчен кысылдым.Башта мишәр малае нигы чыкты? Кеше үзен аерып күрсәтә икән, бу инде бердәмлеккә баруда каршылыклар барлыгын күрсәтә. Ул сүзен татар булу турында әйтсә дә, ник кына ни өчендер мишәр малае. Бу абсурд була түгелме? Димәк, Иркә хирургларча нарывны ачарга, чистартырга тиеш. Кайда каршылык? Күпме дәрәҗәдә? Ни өчен? Без шуларны аыктан-ачык сөйләшмичә, килешә алмыйбыз. Килешү ул,коммунистлар заманындагыча, бер кеше волясына бар кешенең баш өсте дип буйсынуы түгел. Берләшү ул каршылыклар булганда да, аны ачыклау, мөмкин булса, юк итү, һәм бергә булырга килешү.
Минем уемча, конфликтны бераз куертып булса да, ахыры сугышка түгел, аерылышуга түгел, бергә булырлык дигән дәрәҗәдә икәнен аңладык. Менә моңа өйрәнә алсак, шунысыннан да кыйммәтле нәрсә юк.
Дошманлык, аерымлык, конфликтлар нәрсәнедер әйтеп бетермәүдән килә. Эчтә җыелганны закон кысаларында һәрвакыт әйтергә кирәк. Закон кысаларында каршылыкларны юк итәргә өйрәнсәк, бу берләшә алуда безнең иң көчле адым булачак
Ике ел буена әкрен-әкрен алга барабыз. Мин шуңа сөенәм.
Миңа шәхсән түгелгән әйберләрне мин кичерә алырлык этапта инде. Барысын ни ишетәчәгемне белеп әйтәм. Баштарак кына ник кирәк бу миңа дигән шикләрем зур иде.Вакыт нәкъ менә шапырынмыйча тыныч кына татарча яшәп ятучы бик акыллы татарларның бетмәгән генә түгел, бик күп булуын күрсәтте.

Хәтта ки эш шуңа барып җитте ки, урыс каналының иң популяр :"Давай поженимся" тапшыруында күптән татарча сөйләшмәгән татар егете үзенең үзенчәлекле булуын күрсәтеп, татарча җырлады. Гузеева тәтәң браво дип кычкырды.

ДОЖИЛИ! В хорошем смысле этого слова! Әле кайчан гына оялучылар күп иде.
Димәк, татарлар, шул исәптән матбугатрулылар тарихы акыллы татарның кешеләрчә самоорганизациягә әзер икәнен күрсәтте, һәм моны Мәскәү дә таный. Кигәвен, без бит баррикадаларның ике ягында идек, хәзер дуслар! Мишәр-татар каршылыгын да шулай юк итәргә кирәк булганга, мин ул конфликтны раздула, кем әйтмешли. Ахыры яхшы тәмамланды, бүтән мишәр малайлары дигән никлар чыкмас дигән өметтә калам. Чыгу мөмкинлеге калып чыкса, тагын сөйләшербез. Мишәр-татар каршылыгы бүгенге татар-башкорт дәрәҗәсенә җитәргә тиеш түгел беркайчан!



№89 (777059) / 07.08.2011 03:19:00

Опушки. Депутатлар шулай "иҗат" итә, шомбайча, тунны яки бүрекне әйләндереп: куян шулпасы, шулпасының шулпасы һ.б.ш.и. Гаепне читтән эзлиләр, башкалар күзендәге чүпне күрергә оста, үзләренекендәге бүрәнәне -юк.Мин аптырыйм, нигә бу уңайдан Иркә үз сүзен кистереп әйтмәгән?

№88 (777058) / 07.08.2011 03:04:16

Узган гасыр башында җәдит-кадимче конфликты оештырылган.Аннары бер-бер артлы һәр ике як тарафдарлары булган зыялылар юк ителгән. Бүген татар-болгар, татарны кабиләләргә таркатып үзара каршылык тудыру, салафит-ханафит һәм башка проектлар сынала. Җимгә чиртүчеләр күп түгел, Флюра әйтмешли, микроблар гына.

№87 (777057) / 07.08.2011 02:49:44

"Әңгәмә"не укып чыктым, биредә кардәшләр түгел, ә хәлсез, ихтыярсыз һәм бәхетсез дошманнар җыелган.Фотодагы Да Винчи карашы шулкадәр моңсу .Ә "әңгәмәчеләр" аның белән чагыштырганда хәтта лилипут та түгел. ...Чөнки лилипутлар берләшә ала әле, ә микроблар -юк.

№86 (777056) / 07.08.2011 02:07:23

Милләтне эчтән таркатып сугыштыру
Тия бәгырьгә;
Әйләнмәсен иде "Матбугат ру"
"Бугатам ур" га...

№85 (777055) / 07.08.2011 01:25:39

иң астагы өченче юлдагы: "язып бетерү" не - язып бетереп бастыру, дип укысагыз иде.

№84 (777054) / 07.08.2011 01:18:58

Әйе
Язма яхшы, әйбәт.
Үзем, шактый яшәп шактый күргәнлектән (мондый тарих яки язмалар, миңа - көндәлек, таныш ризык), язма тирәсендә чыккан бәхәскә кушылдым.
Колак №78 белән килешәм:
1. Үз тирәңдә туплаудан проблемалар башлана. Шулай булды, булачак. Үзләрен яхшы итеп тотканнар калачак, азакта. (гафу, элекке замандагысын сүлим).
2. Берләшү - монысы - элек була торган күренешләрнең тагын берсе иде. Күз алдында тотам - гадел хезмәт, игелекле идеялар тирәсендә тупланган (кемдер туплаган, берләштергән, ләбаса) коллектив - җәмгыятьне.

Бүгенгесе (бер әйттем инде) - \"Кара урман\". Фәүзия ханым Бәйрәмова яза башлаган иде, шушы исемдәге романны.
\"Бүген әле, бу романны язып бетерү - дөреслекнең фаш ителүеннән зыян күрәчәк шәхес (*кендек*) ләр тарафыннан дөрес (неадекватно) кабул ителмәскә мөмкин булганлыктан да, мөмкин түгел\", - дип уйлыйм.

№83 (777053) / 06.08.2011 23:56:48

Авторга, шушындагы әңгәмәдән чыгып хикәясен дәвам итәргә генә кала.

№82 (777050) / 06.08.2011 22:58:35

Туктап бетереп булмады, теләсәм дә.
№ 75 тә, бердәмлек сыйфатларын күрсәтеп уздым. Җәбрәйләрдә тагын да көчле, тагын да күп төрле юнәлешләргә кагылышлы кагыйдәләр җыентыгы - устав - Конституция (инде килеп), КАТЕХЕЗИС язылган. Анда: үз-үзеңне ничек тотарга, кем белән тормыш корырга, ничек яшәргә, ..., - барлык сорауларга җавап һәм яшәеш кагыйдәләре язылган.

Без, татарларга да, үрнәк аласы иде шундый ныклы-төпле тормыш итү кагыйдәләре булдырган, ә, иң кыйммәтлесе - шул кагыйдәләргә тугры булып, милләтен саклаучы-үстерүче җәбрәй халкыннан.
Ходайга шөкер, КОРЪӘН ебез бар.
Анда күпчелек сорауга җавап бар.
Җәбрәйләрнең дә, безнең КОРЪӘН гә кадәр үк чыккан дини китаплары бар. Хәлбуки, Катехезис лары да(аерым) бар.

Чигенеп: Фаләстин кебек яки башка шундый илләрне басып алып, Әмрика яки башка ил көчеге булып яшәмәсәк иде.

№81 (777034) / 06.08.2011 22:19:04

Юк, гәҗитне мин запросто укыйм. Китапны, әлбәттә, ятып уку җайлырак. Әмма бик тиздән алар бетәчәк. Һәрхәлдә кимиячәк. Хәзер ридерлар бар инде, ятып укый торган. Күзгә зыяны күпмедер, анысын әйтә алмыйм.

Кинотеатрлар ничек азайды, актуальлеген югалтты, кәгазь белән дә шул булачак.Димәк электрон акчалы булачак. Әмма алар әлегә бесплатны ТВ кебек. рекламага яши.

№80 (777030) / 06.08.2011 21:59:07

Иркә ханым, әгәр гәҗит -җурнал алдыручы булмаса( бергенә минутка күз алдына китерик, гәҗитнең тираҗы юк дип) электрон вариант өчен генә гәҗит чыгарырлар идеме икән?? Мин күптән интернет челтәрендә булсам да электрон вариантка ияләшә алмыйм.. Диванга ятып, аякларны өскә күтәреп укуга ни җитә!! Нигымны алыштырам..З,М,М

№79 (777026) / 06.08.2011 21:42:05

Мин 82 дән соң туктадым инде.

Мишәр малае, син бит акчагызны жәлләп татарча кәгазь гәҗиткә язылмыйсыз дидең.Син каян беләсең кемнең кайда нәрсә укыганын, ник укымаганын.Минем күптән кәгазь вариантлар укыган юк. Акча булмаганга түгел. Электрон вариант җайлы булганга.Сүзне уйлап әйтергә кирәк. Уйлап бетмәгәнне дә кичерәбез, кеше мыскыллау булмаса.Акчагызны жәлләп кәгазь гәҗиткә язылмыйсыз дию, беренчедән заманнан артта калу, икенчедән мыскыллау.Бәлки акчалары юклар да бардыр, кемнең дә булса хакы бармы гәҗиткә язылырга тәлап итәргә!
Мин син кәгазь гәҗит укыганга көлмәдем.Бәлки электрон вариантка мөмкинлек юктыр. Аңа ияләнү дә тиз түгел.

№78 (777024) / 06.08.2011 21:37:11

Юк Фаил,яңадан башларга тели генә әле,кая монда тукталу!

№77 (777022) / 06.08.2011 21:31:35

Иркә, №84 ,ккайчанда булса бер туктатырлар .Кешесенэ элэккэнен юк.Эйдэ талаш ызгыш,булдырасын ! ТАТАРЛАР БУЛДЫРА.кем каршы килэ??????? Шэйми сузе без булдырабыз.

ТАЛАШУНЫ НЕМЕДЛЕННО ТУКТАТЫГЫЗ!!!!!!!!!!!!!!!

№76 (777020) / 06.08.2011 21:30:13

Узем мишэр булмасам да, эйтми кала алмадым. Мишэрлэрдэн купме колсэлэр дэ, молодец халык алар. Тырыш, эшчэн, бер элэктереп алса, всё, ычкындырмый.) Элеп алып, селкеп сала, сугып егып, кутэреп торгыза торган халык алар мишэрлэр. Хэм, кая мишэр, шунда Ислам Дине кочле. Мишэр - чын татар ул. Алар белэн бэхэслэшу бик кыен. Уз сузлэрен бирэ торган халык тугел алар. Тагын бер кат эйтэм- молодец халык алар.

№75 (777018) / 06.08.2011 21:27:02

Әйдәгез тынычланыгыз, бер кем дә үзен өстен куймый.. Миндә татар булуым белән, татар баласы булым белән горурланам.Татар милләтенең үз теленә вайымсыз карауы, татар теленең юкка чыга баруыгына борчый.Минем татрча гәҗит- җурнал алдыруымны, татарча китап укымны Иркә ханым артта калганлык дип атады..Кеше көлдермәскә өндәде..

№74 (777016) / 06.08.2011 21:26:54

Менә №82 се белән килешәм. Талашуда уздырам дип уйласагыз, юк булмас, алмыйсыз. Әмма һәрвакыт туктап килешергә, татулашырга була. Менә монысын иртәме-соңмы аңлыйсыз.

№73 (777015) / 06.08.2011 21:23:22

Татарлар кемне дә булса каймак дип атау түбәнлегенә төшмәс. Мишәрләрнең үзеннән генә, конкрет Шамкайдан, Камал сәхнәсеннән ишеткәнем бар.

№72 (777014) / 06.08.2011 21:23:20

Әйдәгез тынычланыгыз, бер кем дә үзен өстен куймый.. Миндә татар булуым белән, татар баласы булым белән горурланам.Татар милләтенең үз теленә вайымсыз карауы, татар теленең юкка чыга баруыгына борчый.

№71 (777013) / 06.08.2011 21:22:20

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар! Мишәргә, типтәргә, казанлыларга бүлешик-карарбыз нәрсә килеп чыгасын! Татар интеллигенсиясе, гомумән мондый сүзләрне онытырга- аның өчен бары тик татарлар гына булырга тиеш!
PS.никларда нәрсәгә үзеңнең милләтеңне язарга, яз шәхсән үзеңә хас булган сыйфатыңны-мишәр малаена.

№70 (777012) / 06.08.2011 21:20:43

))) Җәмәгать, Зәет МИРЗАНУРОВның сонгы 35 юлын укыгыз әле,кемнәрне күрерсез икән?...)))
Әллә, бу хикәя түгел, чын барлык дип расларга тырышәасызмы?...)))

№69 (777010) / 06.08.2011 21:17:41

Мишэрлэр узлэре тугел, татарлар безне мишэрлэрне татарнын каймагы диеп атыйлар.Э без сезгэ каршы килмибез,шулай ошый икэн сезгэ,пожалуйста,татарнын каймагы булыйк

№68 (777007) / 06.08.2011 21:12:19

гафу,Кигәвен үз тирәңә туплаудан -илдәге проблемалар башлана түгелме?
Берләшү дисәң бер нәрсә!

№67 (777006) / 06.08.2011 21:11:10

Соры корт,купме була халыкны пычратырга,хурларга,ахыр чиккэ житеп килэ тугелме сон Иркэ апан? Болай булса Иркэ ожмахнын турендэ булыр Аллахы боерса! жэннэттэ анын урыны булыр,Аллахынын татлы жимешлэрен ашар Аллах боерган булса.Шулай була гына курсен инде иншалла!

№66 (777005) / 06.08.2011 21:10:33

Узлэре башлаган бэхэскэ нокта куя алмый утырасыз.
Мишэр булу остенлек дип сез утырасыз бит!

№65 (777004) / 06.08.2011 21:09:46

Мишәрләр, дистәләрчә төрле. Иң каты - цыкылдатучылар Чистайның үзендә(Чистай, мишәр башкаласы саналса да) түгел(төгел), Чирмешән-Әләкси ... тирәләрендә. Уртача: чыкылдау, характер катылыгы буенча йомшак мишәрләр - Буа ягында.
Иркәгә зря генә ошамыйдыр, буалылар!

Әйткәнем дә бар, мишәрләр: тырыш, бердәм, үзсүзле халык. Алар - җәбрәйләрдән генә (в хорошем смысле) калышадыр, бу дөньяда. Бер мишәр, начальник булып, дөньяның кайсы почмагында урнашса да, үз тирәсенә мишәрләр туплар. Безнең чиста татар (минеке дә) үз танышларын якын да китермәс үз тирәсенә.
Гафу. Бу элек, СССР вакытында шулай иде. Бүгенгесе - \"Кара урман\"!

№64 (777003) / 06.08.2011 21:07:47

Сез бит үзегезне татарның каймагы дип атыйсыз! Моны сез башладыгызмы? Минме? Каймак кайда була? Өстә була.

Менә шулай башкалардан өстен кую закон белән тыела.
Болай теләгән хәтле горурланыгыз! Миңа по барабану.

№63 (777000) / 06.08.2011 21:03:39

Иркә ханымга.Иркә, в отличие от вас,мы очень хорошо знаем законы, и ук России и основной закон страны Конституцию Российской федерации и республики Татарстан.. Әл-хәмдү раббил- гааләмиин, үзенең милләте белән горурлану, үзенең милләте, теленең киләчәге өчен борчылу бер закон тарафыннан да тыйлмый.

№62 (776999) / 06.08.2011 21:03:13

Татарлар һәм мишәрләр! Әйдәгез дуслашыйк һәм дус яшик! ))))))

№61 (776998) / 06.08.2011 21:02:14

эйтим эле миндэ
Бәхәсегезгә кысылмыйм, ләкин, "Ялгыз хатын" икән, анда сезнең ни эшегез бар?! "Ялгыз хатын" булгач, киресенчә, сезгә снисходительный булырга кирәк. Мишәрләр дини халык дисез бит, ә шәригать: тол хатынның бусагасы алтын булса да ярдәм тиеш, ди...

№60 (776992) / 06.08.2011 20:52:11

Иркэ!

№59 (776987) / 06.08.2011 20:43:20

Кылыч, мин сиңа кайчан шулхәтле насолила? Арттан ук таныгач))))

№58 (776986) / 06.08.2011 20:42:29

Иркә, узен эйтмешли бай-бай,синен белэн утырырга вакытым юк,хатын чакыра.

№57 (776985) / 06.08.2011 20:37:50

Колак, Иркә, уфффф косасы килэ,нинди закон сойлисен Иркэ? син монда купме халыкны мыскыл итеп утырасын.Дэшмэгэннэр очен рэхмэтенне эйт,мин сине белмисендер дип уйлыйсындыр инде,утеп киткэндэ дэ артыннан таныйм!!! Хэзер закон исенэ тоштеме????????????????????????????

№56 (776984) / 06.08.2011 20:35:40

Яхүдләр алар белемле. Образованные һәм информированные. Бу бик зур аерма.

№55 (776981) / 06.08.2011 20:32:29

Артык горурланма, авызыңны чамалап ач, авызыңны закон белән томаларбыз, кирәк булса.

Кеше нинди милләттән булганы өчен түгел, эшләгән эшләре белән горурлана. Коммунистлардан калган лозунгны кәгазь гәҗит кебек кулланып кеше көлдермә.За это статья имеется.

№54 (776979) / 06.08.2011 20:29:02

Яшәсен мишәр халкының йөзек кашы- Буа театры!!!!!!

№53 (776977) / 06.08.2011 20:25:51

Иркә, анладынмы инде хэзер мишэрлэрнен уткен,горур халык икэнен? алар шул анлата да,авызынны да яба белэ,так что чамалап кына сойлэш,или гомумэн алар сойлэшкэндэ
кысылма! БЕСПОЛЕЗНО!

№52 (776976) / 06.08.2011 20:18:45

Минем горурлыгым минем милләтем, татар милләте.минем халкым.Минем горурлыгым , минем мишәр булуым!!

№51 (776975) / 06.08.2011 20:13:19

Буа театры точно сезнең горурлык инде-Мишәр малае!

№50 (776973) / 06.08.2011 20:10:42

Татарның йөзек кашы Камал Театры..

№49 (776971) / 06.08.2011 20:06:00

Ярар, мишәрләр. Татар халкының йөзек кашы булган Буа театрыгызга сәлам әйтегез. Бүтән сезнең белән сүз көрәштерергә вакытым бик кадерле.Бай-бай.

№48 (776958) / 06.08.2011 17:13:28

Мишәр малаена :
Килсен алар*, килсен якынга,
Керсен алар, керсен ялкынга!
Фатих Кәрим
*Алар- Сез телгә алган авторитетлар.

№47 (776957) / 06.08.2011 17:06:21

Иркә каушама!

№46 (776954) / 06.08.2011 16:21:10

Милләтебезнең йөзек кашы булган Туфан ага, Алмаз Хәмзин ага сез кайда?? Сездә безне, балаларыгызны күздән ычкындырмагыз..Без сезнең фикерләрегезгә мохтаҗ..Әллә сез барсынада кул селтәдегезме??Не имеете право!!!!!

№45 (776949) / 06.08.2011 16:05:21

Мишәрләрнең ничек яшәве турында матбугатта күп язылды. Хурлыйсы түгел, киресенчә үрнәк аласы.
Татарларның 60-70%ын тәшкил иткән халыкны кимсетергә сезнең бер хакыгыз да юк.

№44 (776944) / 06.08.2011 15:40:19

Иркәдән туры хәбәр. Аның №18, №22 , №28 ләргә мөнәсәбәтен дә беләсе килгән иде.

№43 (776942) / 06.08.2011 15:27:46

Вәт-вәт, бача)))))

әйттем бит. Мин аларны белмәгән чакта, бик каты алардан пострадала.Шуннан соң нинди, кем икәннәрен яхшылап өйрәндем.Хәзер үзләре мине за км обходят.

Кагыйдә шундый - аларның үзләренә үк үзләреннән арттырып чытлатып әйтеп бирү.Алар өчен оялып тору түгел.

№42 (776940) / 06.08.2011 15:23:27

бача, схвачено буенча сезнең информациягез әз икәне күренә.

Болай, хөрмәт итегез, рәхим итеп. Кем каршы?

Мишәрләрнең диндар икәне билгеле. Әмма мине алар кыланмышында беләсезме отвращение тудыра? Бер яктан бисмилла, Аллаһы, икенче яктан утырып аракы эчәләр, зина кылалар.Аллаһыга карата икейөзлелек яхшылыкка илтми.

№41 (776939) / 06.08.2011 15:19:56

бача.. әгәр НИГиыңа карасаң син күпне күргән кеше..Син мине аңладың..Милләтәшләрем гафу итегез, мин ялгыш килеп кердем.. бу базарда минем эшем юк!

№40 (776935) / 06.08.2011 15:11:19

Иркэ.не только сплоченный и именно у них все схвачено!!! Я их уважаю, молодцы!!!Аларда ссср вакытында да мечеть работал, все ритуалы соблюдали....МИШАР МАЛАЕ..Сез булдырасыз!!

№39 (776931) / 06.08.2011 15:03:18

Мишәрләрнең минусы шул - алар үзләренең көлкегә калганын аңлый белмиләр.Моңарчы үҗәт, тырыш дигән плюс якларыгызны яза идем. Болары минусыгыз.

Ну, кем бөтен кеше электрон форматка күчкәндә, кәгазь гәҗит укымыйсыз дип яза инде. Бу өйгә су кертү мөмкинлеге булганда, чишмәгә көянтә белән бару бит инде!!!Адәм көлкесе икәнен аңламый - яза! Әле имеш миннән көлә! Каймак дип алар үзләрен атый бит. Сез үзегезне әллә нәрсә дип тә атый аласыз.
Ә менә мине ул үзе әйтте. Чөнки мишәрләр каймак дип монда кычкырып әйтсә, тагын көләр идек, кешеләрне сортларга бүләсез, кемгә сез хокук бирде дип официаль претензия бирер идек.

№38 (776930) / 06.08.2011 14:56:32

Мин алардан да усал булырга өйрәндем)))) Өйрәттеләр. Аңлады ул үзе ни турында икәнен.

"у них все схвачено и захвачено.. мишары народ сплоченный .."

Так было, при коммунистах. Но увы... прошло ваше время.Сплоченный, но не схваченный.

№37 (776927) / 06.08.2011 14:49:04

у них все схвачено и захвачено.. мишары народ сплоченный ..

№36 (776924) / 06.08.2011 14:39:26

иркэ ханым!! Син не так поняла.. Мишарин синнэн кычкырып колде..Еще раз прочитай и поймешь намеки.. алар усал..

№35 (776920) / 06.08.2011 14:23:29

Әллә мишәр татар каймагы дип уйлый идеңме? Без -шул, дөрес әйтәсең!



Үзегезгә каймак дип исем тагып, үзегеә күкрәк кагу....

Ә бу юлысы син әйттең миңа каймак дип. Мин кабул иттем. Ә мин сиңа каймак дип әйтә алмыйм.

№34 (776911) / 06.08.2011 11:56:40

Мишәр малае, үзеңнең артта калганлыгыңны кешегә кыкырып сөйләмә. Язма гәҗит үлеп бара инде.Язма китап та шулай.

Бүген шатлыктан биибезме дим. Миңа грекларның тотынышып бии торган Сиртакилары бик ошый. Әйдә шуны, дим улыма. Юк, син лутчы татар биюен куй ди. Мәйтәм анда җитәкләшеп, кулга- кул тотынып булмый, грек, төрекнең халаендагы кебек дим.
Сул кулымда, Мәһдиев 5 томлыгы. Уң кулда һәрвакыт Тукай җыентыгы ята.Берсен , сатып алсам да, чүплеккә аттым. Макулатурв тотарга урын юк өйдә.Тукай бүләген алган китап.Нәкъ менә шул чүп бәя дә, чын әйберләр үз бәясен алмаганга татар үсә алмый. Мәһдиев кадер-хөрмәт күрдеме? Яхинны консерваториядән кудылар. Татар үзен шулай тотканга акыллылары урыслашуга юнәлеш тоткан. Яхшырак булмасмы дип? эш шунда!!!!!

Татарлыкка, гадәти кешене, сез татарча сөйләшмәсәгез, сез - предатели дип татарлыкка өндәп булмый.

№33 (776910) / 06.08.2011 11:51:08

мин уземне артык акыллыга санамыйм,бары тик фикеремне белдерэм

№32 (776908) / 06.08.2011 11:36:28

"Узып баручы"га
"дөресен эйткән туганына ярамаган"ди халык..Урыс туган "Правда глаза колит" ди..Үпкәләмим мин андыйларга, үзләрен укымышлыга, зыялыга санап, алар гына күп белә, соңгы нәтиҗәне аларгына ясарга тиеш дип уйлыйлар..Уйласыннар..Тик интернеттан гәҗит язмалары укып, кешегә кисәтү ясау,тәбәнсетү милләтеңне кайгырту, югала барган телең өчен борчылу тугел әле..Ә сезгә рахмәт, мине аңлауыгыз өчен

№31 (776906) / 06.08.2011 10:48:23

Авыл малае, сиңа бер кем дә рөхсәт сорарга кушмый ләкин, туган теленне туры килмәгән шрифт белән язып бозу-ямсезләндерү-туган телеңне хөрмәт итмәү, аны саклап калуны кайгыртмау дигәнне аңлата!

№30 (776905) / 06.08.2011 10:41:24

Укучы, мин дә Мишәр малае яклы. Аны, чабуыннан тартып урынына утыртырга чамалаган ханым, һич шигем юк, үз балалары-оныклары белән урысча сөйләшә. Күб күргән инде андыйларны, телевизордан, радиодан, гәҗит-журналлардан татар телен яклаган булалар, ә үзләренең балаларын һәм оныкларын татарчага өйрәтә алмыйлар.Кеше авызын томаларга оста үзләре!

№29 (776903) / 06.08.2011 08:18:03

Хикэядэге"мин" -утырып чыккан кеше ахры.Китапханэче булып ул "шунда" эшлэгэнгэ ошый...

№28 (776900) / 05.08.2011 23:57:55

Соры кортка, №1 дәге "Печән базары" хакындагы фаразы өчен зур рәхмәт. Минемчә урыннар, бүләкләр күптән бүленгән,чит-ятлар -чакырылмаган кунак кыйммәтендәдер дип чамалыйм, интернетта феноменаль күрсәткече белән әсәренең егәрен раслаган Сәйләнне җиңүче итсәләр дә риза -бәхил.Үзләре интернеттан алып күчереп бассалар сүзем юк, әмма әлеге бәйге оештырган журналга иң яхшы дигән әсәремне ничәдер ел элек җибәреп төнәгәнем бар, кабат тырмага басасым килми...

№27 (776898) / 05.08.2011 23:10:00

мин нинди хэреф белэн язмамын??!!ансынада кемнэндэ булса рохсэт сорыйм мени??
(кеше тэнкыйтькэ тузэргэ тиеш)

№26 (776895) / 05.08.2011 22:25:18

Мишәр малае, 

м.да., мишэрдэ кеше,ул мишэр малае хэтле сина фикер йортэ белергэ кирэк эле апаем.Бик топле фикер язган.

№25 (776892) / 05.08.2011 21:14:36

Энем,мишәр малае, алай ук күркә кебек кабарма инде син!Тумаган колынның билен сындырырсың!Беренчедән,монда татар хәрефләре белән һәм ялгышсыз (синең кебек биш ялгыш белән түгел!)күпчелек яза.Татар телен ничек "чәйнәвеңә" тукталып тормыйм инде...Икенчедән,кемнең нинди гәҗит-журналларга язылуын,нинди китап китап алуын мрудагы (Сиңа башта үзеңә һичъюгында мондагы язмаларны укырга вакыт табарга кирәктер ?)төпле фикерләрдән дә тоемларга була. Өченчедән,үзең "татар теле!" -дип чаң кагасың,ә үзең "мишәр малае" нигында мишәр халкына сәлам җибәреп ятасың.Үзең милләтең буенча кем соң син? Татармы,әллә мишәрме?

№24 (776888) / 05.08.2011 20:54:29

Татар теле, татар телендә сөйләшү турында сүз алып барган буласыз.. Беренчедән, үзебезнең ана теле харефләре белән язарга өйрәнегез!!Кайсыгыз татарча гәҗит - җурналлар алдыра?? Кайсыгызның өйендә татар язучыларының сонгы елларда басылып чыккан китаплар бар?? Юк, арагызда андый кешеләр юк!Акчасызлыкка, авыр тормышка сылтарсыз.. Тик нигәдер сырага акча табыла.. Китапханәләр ябыла дип чаң сугалар..Түрәләрне( бигерәктә Мәскәүнекеләрне) сүгәләр.. Кайсыгызның соңгы тапкыр булганы бар..Юк, арагызда андый кеше юк..Ике татар баласы ватып - сындырып урысча сөйләшә, баласына татарга хас булмаган исем куша...Мәскәү түрәләре гаеплеме??Купләр шулай әйтәчәк, татарны кысалар, татарны яратмыйлар диячәкләр..Үз- үзен яратмаган, үз- үзен хөрмәт итмәгән кешене кем яратсын, кем хөрмәт итсен..!!

№23 (776886) / 05.08.2011 20:33:14

Туфан абыйны эбижэйт итмик инде!!!

№18 \" кеше шулай инде ул яткан тырмага кабат басып ойрэнэ!\"

№22 (776883) / 05.08.2011 20:04:00

Укучыга. " Минхач мажаралары" юморескасында да и Татарстан яшлярендэге мәкаләдә дә хастаханәдә бер татарның татарча сулэшергэ телэмэве тэнкыйтлэнэ.Бу хакта цченче кулланышта пьесасын котэбез. Макалэдэ Опушки авылында татарлар хэм урыслар яшэве, и шундагы татарларның авылга татарча исем алмаулары милләткә "Ясин" чыгу дип гаеплэнэ.Депутат язучы утырган парламент ни туда, ни суда, ни татарча ни урысча исемле тугел-Югары Совет??? дип атала. "Ясин" чыгуга килсәк, чҗя бы корова мычала булып чыга тугелме? "Ясин" сурэсен язучы улгэч укый торган дога дип анлый. Э ул дога жаннын мэнгелеге хэм Аллахнын чиксез кодрэте турында. То же тест килеп чыккан. Автор очен. Опушки татары.

№21 (776864) / 05.08.2011 12:25:27

Соры корт хаклы. Тест сыйфаты да бар шул.Проверка на ввшивость. Реакцияң никадәр кискен, хәлең шулкадәр өметсез.

№20 (776848) / 05.08.2011 03:13:56

Юпитер. неДовинченный язмасы.
Ә менә Довинченныйлар "Идел Титанигы" дигән исем астында төрле жанрда иҗат үрнәкләрен дөньяга чыгара башлады..."доВинченныйлар" һәр нәрсәбезне, хәтта фаҗигабезне дә икенчеллеккә кайтарып калдыра....

№19 (776830) / 04.08.2011 22:16:27

Монда берзаман Гомәр Хәйәмнең кем икәнлеген белмәгән шагыйрә дә йөри иде әле)))
Аптырарга кирэкмэс.Гомэр Хэям элек мэктэп программасына кертелмэгэн иде.
Шагыйрэ Татжурны бетермэсэ белмэскэ дэ момкин.

№18 (776827) / 04.08.2011 21:43:54

Авторга Туфан Миңнуллиннан үрнәк алу кирәк. Бу хикәядә милли проблема юк.Ә Туфан абый Минһаҗ маҗараларында (Казан утлары һәм шушы хикәя чыккан гәҗит санындагы мәкаләсендә дә, "Ясин" сүрәсенә бәйләп татар мәсьәләсен күтәрде. Шуны куярга кирәк иде интернетка!

№17 (776824) / 04.08.2011 20:43:57

Укытучы, әй дустым! килеп тә җиттең мени?!)))) Рәхәтләнеп синең белән тел кашыр идем,тик гафу ит. вакытым юк(
Икәүләшеп белем иленә китәр идек-Гомәр Хәямнең, да Винчиның кем икәнлеген белергә, Көтүчене ияртеп)))

№16 (776822) / 04.08.2011 20:36:25

Әнә шул ,үзләре бөтенесен дә белә дип санаган узып баручылар ,үзләренең кайсы җирләре кычытканын да белмичә,теләсә кайсы җиргә кереп ышкыналар да инде...

№15 (776821) / 04.08.2011 20:17:14

Мәктәптә, өч сәгать укыганны Да Винчине белү дип санаргамы, \"...\"?
Ахры син һәм узып баручы алтылы 9 ны бетергән?

№14 (776820) / 04.08.2011 20:06:13

Соры корт,һэ-һэ)))Монда берзаман Гомәр Хәйәмнең кем икәнлеген белмәгән шагыйрә дә йөри иде әле)))) Хәлләре ничек икән??

№13 (776819) / 04.08.2011 19:34:25

Марс
Мммм, мактанырлык җирен күрмим. Леонардо да Винчи, 8еллык мәктәп программасында, хәтерем ялгышмаса, 6 класста, "Урта гасырлар тарихы"нда, өч сәгать дәвамында үтелә... Ну 8еллык та белемегез юк икән...  

№12 (776816) / 04.08.2011 19:16:57

Бөтен кешегә дә да Винчине белү мәҗбүри түгел. Мин белмим икән, иң башсыз кеше булып чыгаммы "белгеч"?

№11 (776814) / 04.08.2011 19:05:44

Мееенә, именно тест!!! "Леонардо да Винчи - мәшһүр рәссам, сынчы, архитектор, галим һәм инженер" икәнен иң башсыз кеше дә белсә дә, хикәянең герое "фәнни, гыйльми нәрсәләр белән кызыксынучы" Леонардо да Винчи кебек вак-төякне белми булып чыга... Безнең арада шундый "белгечләр" күпме?...

№10 (776811) / 04.08.2011 18:52:44

Леонардо да Винчи - мәшһүр рәссам, сынчы, архитектор, галим һәм инженер.
Хикәя тест булып чыккан һәм эшли дә башлаган.

№9 (776724) / 03.08.2011 20:55:09

Әйе Марс,Леонардо мәшһүр рәссам.
Ә бу неДовинченный Леонардо язмасы.

№8 (776719) / 03.08.2011 18:18:03

Авыз кыек булгач, көзгегә үпкәләүдән мәгънә юк

№7 (776718) / 03.08.2011 17:51:22

"Ир ирлеген итте, килеп артыма типте", "сугып ега, тартып торгыза"
һәм башка шундый әйтемнәр искерде.Хикәядәге типажлар арта...

№6 (776714) / 03.08.2011 17:25:35

Леонардо да Винчи художник будган тъгелме?

№5 (776609) / 02.08.2011 09:07:30

Дөрес
)))Зәет МИРЗАНУРОВ безне, ягънии, МРуда утыручыларны сүрәтләгән...)))

№4 (776567) / 01.08.2011 21:14:35

Тач өстенә баскан, әле монда безнең заман ирләренең ике генә экземпляры. Болардан да шәбрәкләре бар, кайсыларын капчыкка салып урманга илтеп адаштырасы килә.

№3 (776565) / 01.08.2011 20:53:58

Элбэттэ шэп язылган!эзрэк уйлабрак кына укырга кирэк!

№2 (776545) / 01.08.2011 16:54:20

Язма катлаулы телдэ язылган. Авторнын нэрсэ анлатырга телэгэнен анламадым.
Жэй коне кызу кояш астында язганга ошап тора....

№1 (776543) / 01.08.2011 16:03:50

Шәп!!! Печән базарында булса, һичшиксез икенче урын булыр иде... (Беренчесе-Сәйләннеке)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте