|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2025 Хатлар
![]() Гаиләләр нигә таркала?Гаиләләр таркалу турында матбугатта да күп язалар. Телевидение, радиодан да сөйлиләр. Үземнең дә бу хакта уйланып, аерылышуга китергән сәбәпләрне барлап утырганым бар. Хәзер яшем 90 нан узды инде. Яшьләргә киңәш итеп әйтер сүзләрем дә җыелды. Аерылышуга китергән беренче сәбәп торак мәсьәләсе дип саныйм. Совет заманында гаилә корган яшьләргә тулай торактан булса да бүлмә бирәләр иде. Ә хәзер яшьләрнең йә торырга урыннары юк, йә өйләнешкәнче һәрберсе үз фатирын булдырган. Бергә тапкан гына кадерле була. Икенчесе — әти-әнинең яшьләр тормышына кысылуы. Хәзер өйләнешкәндә үк әти-әни: “Ил бетмәсә, ир бетмәс”, “торып кара, ошамаса кайтырсың”, — дип нәсыйхәт бирә.
Өченчесе — хатын-кыз ирләргә караганда акчаны күбрәк эшли. Ул 2-3 тапкыр ялга барып кайта, кирәк әйберен ала. Ир моңа сүз дә әйтә алмый, чөнки хатыны үз акчасын туздыра.
Дүртенчесе — телефон. Элек стационар телефоннар иде. Ул шалтыраса, телефонга кем якынрак, шул барып ала. Кешенең кем белән сөйләшкәне дә ишетелеп тора. Ә хәзер гаиләдә һәр кешенең үз телефоны. Җитмәсә, язып аралашу да бар. Кем язганны, кем белән элемтәдә булганны аңлап та, белеп тә булмый. Ирнең дә, хатынның да үз машинасы, үз телефоны, үз дөньясы булгач, уртак кызыксынулар бетә, аралашу кими, бу гаилә таркалуга китерә, әлбәттә. Ярый ла, бу хаталарны аңлап, вакытында төзәтә алсалар. Күпләргә сабырлык та җитеп бетми бит. Тату, тигез гаиләләр күбрәк булсын иде. Картаймыш көндә парлы булып яшәү — зур бәхет.
Әфтах ШӘМСИЕВ, Чаллы.
Фото: ru.freepik.com/
--- |
Иң күп укылган
|