поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июнь
  • Илдар Хәкимов - җырчы
  • Илдус Әхмәтҗанов - актер
  • Ләйсирә Фазлыева - журналист
  • Гөлгенә Шиһапова - журналист
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
05.02.2025 Язмыш

Кеше китә, эзе кала

Минем олы апам һәм аның сыйныфташлары: “Без бәхетле идек, чөнки мәктәптә безне Хәбиб абый Хәбибуллин укытты. Эх, нинди яхшы педагог һәм директор иде ул! Темаларны яхшы аңлата, укучыларны беркайчан да ачуланмый, ничектер яратып карый, гел елмаеп кына сөйләшә иде”, - дип сөйлиләр иде.

Гомере буе Мәчәләй авылы мәктәбендә эшләп, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган укытучы Җәүһәр Сафиулловна да аларның сүзләрен кабатлый: “Эшемдәге уңышларым, беренче чиратта, директорыбызның казанышы, дип әйтер идем. Чөнки мин үземдә аның характерын тәрбияләргә тырыштым. Аның кебек кеше тагын бармы икән? Бөтен яклап та чын КЕШЕ иде Хәбиб абый!” - ди.

Бүгенге көндә Самарада яшәүче Таһир ага Мамышев та Хәбиб абыйны яхшы сүз белән искә ала. Бигрәк тә 1939 елның декабрендә аның белән булган бер хәлне сөйләргә ярата. Урамда чатнама суык. 1нче сыйныфта укучы Таһир, әтисе эшләгән Подбельск пекарнясыннан ике буханка ипи алып, авылына кайтып барышы. Үрнәк бистәсе турысында бер кеше баланы ат чанасына утырта һәм, өстенә җылы әйбер ябып, авылга кайтарып куя. Хәбиб абыйның военкоматтан фин сугышына чакыру алып кайтуы булган икән. Тик аңа сугыштан кайту насыйп булмаган. Ә менә бала күңелендә бу очрашу матур хатирә булып сакланган.

Хәбиб абыйның сугышчан дусты Куйбышев кешесе булган. Сугыштан соң ул, Хәбиб абыйның гаиләсен табып, иптәше турында кешелекле, чын патриот иде, дигән.

- Финнарның аякларында кыска, ләкин киң чаңгылар. Аларга карлы урманда йөрүе уңай, әйтерсең зур чабата киеп йөриләр агачлар арасында. Ә безнең чаңгылар тар, озын. Шул сәбәпле безнекеләр урманнарда бик күп һәлак булдылар, - дип сөйләгән. Безнең Хәбиб абыебыз да шул урманнарда ятып калган инде менә. Туганнары каберен күпме генә эзләсәләр дә, таба алмадылар.

Хәбиб абыйның ике кызы һәм аларның балалары да үзе кебек уңган-булган, итагатьле һәм динле кешеләр булып үстеләр. Әтисе сугышка киткәндә, кызы Разия әле тумаган да булган. Ә бүген инде Разия үзе дә, абыстай буларак, авылдагы Коръән мәҗлесләрен алып бара, вәгазьләр сөйли, улы Сәйфулла күп еллар буе имам вазыйфаларын үти. Җәүһәриянең балалары да тырыш һәм абруйлы кешеләр.

Хәбиб абыйның күңеле тыныч булсын. Оныклары һәм оныкчыклары батыр йөрәкле бабаларын онытмыйлар, һәрвакыт хәер-догада.

 

Сәгыйдә СУБЕЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.02.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы