|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2025 Дин
![]() Үлем хәбәре килеп иреште… Нишләргә? Беренче адым нинди булырга тиеш?Үлемгә әзерлек һәм мәет озатуга кагылышлы сорауларга җаваплар Һәр нәрсәнең азагы булган кебек үк, кеше гомеренең дә чиге бар. Вакыты суккач, һәркемгә дә бу дөньядан китәсе. Соңгы сәфәрне, әлбәттә, барлык дини кагыйдәләрне үтәп оештыру тиешле. Ә бу – әледән-әле сораулар китереп чыгара торган мәсьәлә. Үлемгә әзерлек, мәет озату турында рухи остаз, ислам һәм гарәп теле нигезләре мөгаллиме Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН белән сөйләштек. Үлем хәбәре килеп иреште, ди. Күпләр «нишләргә?» дип аптырап та калырга мөмкин. Чынлап та, нишләргә? Беренче адым нинди булырга тиеш? – Әйтик, берәү бер җирлектә яши, аңа берәүнең үлеме турында хәбәр килеп иреште, ди. Бу зат иң элек «Бәкара» сүрәсенең 156 нчы аятен укый: «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», – ди. Хәдисләрдә дә, кешенең ахирәткә күчүен ишеткәч, шушы сүзләрне әйтергә кушылган. Әлбәттә, кешенең кайгысын уртаклашырга мөмкин. Аннан соң кайгы кичергән кешегә, гаиләгә берәр нинди ярдәм күрсәтү ягын кайгыртырга кирәк. Кемдер финанс ягыннан булыша ала, чөнки соңгы юлга озату – чыгымлы эш. Кемдер хәтта ашау-эчүне кайгырта ала. Кайгы килгән йорттагылар шушы эшләр белән булса да мәшгуль булмаса иде. Кеше ахирәткә күчкән вакытта син аның янында булсаң, «Бәкара» сүрәсенең 156 нчы аятен укыйсы. Җаны чыккач, дога кыласың, гөнаһларын гафу итүне сорыйсың. Аннан соң мәетнең күзләрен йомдырасың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кайчан адәм баласының җаны чыга, аның карашы шул җанны озатып кала». Шуннан соң мәетнең ияге астыннан авызын бәйләргә кирәк булыр. Авызы ачылып, мәетнең кыяфәте бозылып, ямьсезләнеп ятмасын өчен кирәк бу. Шуннан соң мәетнең кулларын кырыйларга куясы. Мәетнең эче кабармасын өчен, корсагына берәр нинди авыррак нәрсә куярга була. Кешене югалткач, аның якыннары шашып-шашып еламаска тиеш. Бу динебездә тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мәрхүм шуның өчен сынала», – дип кисәтә. Кеше бүген китеп барды, ди. Мөмкинлек бар икән, аны тизрәк кабергә иңдерү ягын кайгыртырга кирәк. Хәдисләрдә дә әйтелә бу. «Әгәр бу кеше яхшы булса, сез аны яхшылыкка якынайтырсыз. Әгәр дә ул яман кеше булса, сез үзегезнең җилкәләрне яманлыктан азат кылырсыз», – диелә. Кешедән җан чыккач, ул инде бу дөнья әһеле булмый. Аны бу дөньяда тотып торырга тырышмыйк. Аны тизрәк өенә кайтарырга – җирләргә кирәк. «Өйдә кундырыйк», «көтеп торыйк» дию дөрес түгел. Кеше бит мондый сүзләрне әйткәндә, мәет турында түгел, үзе хакында уйлый. Сәбәп юк икән, мәетне бу дөньяда тотып торырга тырышмасак иде. Мәеткә хөрмәт күрсәтү, аның хаклары өстенрәк. «Мәет саклау» дигән төшенчә дә бар. Безнең халыкта андый гадәт бар. Мәет саклау мәеттә үлем галәмәтләре күренмәгән очракта кирәк. Бәлки, ул мәрткә киткәндер, клиник үлем кичергәндер, дип шикләнгәндә, йөзенә үлем галәмәтләре чыкмаган очракта. Фото: "Татар-информ"
--- |
Иң күп укылган
|