поиск новостей
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
Архив
 
05.02.2025 Матбугат

Гөлназ Сәфәрова: «Ә нәрсәгә ул журналистика? – дип сораган кешегә минем ачуым чыга»

Сезнең игътибарга Татарстан Республикасының атказанган артисты, журналист, чаралар алып баручысы Гөлназ Сафарова белән интервью тәкъдим итәбез.
- Гөлназ, сез еллар дәвамында берничә өлкәдә танылган кеше. Сез бит инде студент чагыгыздан башлап газета, радио, телевидение сфераларында эшләдегез. Сезнең эшегездә иң авыры нәрсә булды, исегездә калдымы һәм аны ничек чиштегез?

-  Шуны әйтәсе килә, стресслы очраклар журналист эшчәнлегендә гел булып тора һәм алар булырга тиеш тә. Әлбәттә, план буенча эшләү, сорауларны әзерләү һәм эшләү яхшы, ләкин шул киеренке халәткә керү кешенең чынлыкта нинди икәнен күрсәтә. Ул ничек бар шулай уйлый, эшли башлый. Һәм кадрда моны күрү бик кызык, чөнки телевидение җанлы рәсем ярата. Текст та үзенең гадәттәге композицион төзелешеннән читкә китә. Журналист керткән кечкенә ремарка, очрак текстны җанландырып җибәрә. Шул исәптән радиода да. Стресслы очраклар булгалады инде ул: микрофон янмагды, компьютер катып калды…Әмма алар безне чыныктырды гына.

Әлбәттә, мин бу очракларны хәзер инде елмаеп искә алам. Газета, радио, телевидение арасыннан күбрәк стресска дучар иткән өлкә ул – радио булды. Минемчә, иң авыры һәм иң кызыгы да –  радиожурналистика.
 
-  Хәзерге вакытта блогерлык өлкәсе үсешенә бәйле журналистлар саны артты. Кыска видеолар төшереп, кызык мәгълүматлар җиткереп, һәрбер кеше үзен журналист дип атый ала. Сезнеңчә чын журналист нинди булырга тиеш?
 
-  Журналист – бик көчле профессия. Журналистның карашы киң булырга тиеш. Мин, мәсәлән, чит ил әдәбиятын дүрт ел буенда томлап-томлап укып чыктым һәм хәзер дә бөтен әйберне сөйли алам. «Ә нәрсәгә ул журналистка?», – дип сораган кешегә минем ачуым чыга. Чөнки журналист ул йөз процентка бар өлкәдәге мәгълүматны белергә тиеш. Аның белем, IQ дәрәҗәсе югары булырга тиеш. 
 
Чын журналист, минемчә, проблеманы ача торган, анализлый торган, кешегә дөньяви мәгълүматны җиткерә торган, ниндидер моментларда ябык һәм ярамаган темаларга тия белә торган кеше. Шуңа күрә, ул дөрес булырга, дөрес фикерләргә тиеш. 
 
-  Сез социаль челтәрләрне еш кулланасыз, шундагы хейтерларыгыз еллар дәвамында үзгәрдеме? Һәм үзегезнең аларга мөнәсәбәтегез нинди?
 
-  Һәрбер кеше үзенең фикерен белдерергә хокуклы. Ләкин, мин гел әйтәм, аны ничек итеп белдерү зур роль уйный. Гомумән, мин радиога килеп кергәч тәнкыйть күп иде. Чөнки шул вакытта күңел ачу жанры бик алга китмәгән иде. 
 
Хейтерларга килсәк, вакыт белән иске карашлы кешеләр ничектер төшеп калды, ә яңалыкны белә торган, аңлый торган кешеләр бары күбрәк булып чыкты. Кайсы өлкәне карасак та, дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Сине аңлаучылар, реаль бәя бирүчеләр синең үсешеңә юл ача, үз-үзеңә ышаныч өсти. Хейтерларга игътибар бирәбез, чөнки алар үз фикерләрен язалар, үзләрендә булган негативны тараталар. Аларны күрмәскә кирәк.
 
-  Күптән түгел бер подксатта сез Рөстәм Нургалиевичның иң яраткан алып баручысы дигән фикер җиткерелде. Һәм моннан чыгып шундый сорау бирәсе килә, әгәр дә сез Рөстәм Нургалиевичка берәр нинди тәкъдим белән шалтыратсагыз, ул сезнең әлеге тәкъдимегезне кабул итер идеме?
 
- Белмим, минем шалтыратканым юк. Рөстәм Нургалиевич коммуникациягә ул ачык кеше, ул һәрвакыт халык тавышын ишетә, халык белән элемтәдә. 
 
- Сез хәзерге вакытта нәрсә белән мәшгуль һәм кайда эшлисез? Барысына да берьюлы ничек өлгерәсез?
 
-  Мин хәзер «Барс-Медиа» компаниясендә эшлим. «Барс-Медиа» хәзер ике төрле юнәлештә эшли. Радио юнәлешеннән мин киттем, хәзер күбрәк, нәкъ менә бу концепт-чаралар оештыру өстендә эшлим. Күбрәк режиссура, сценарий юнәлешенә киттем, чөнки миңа бу өлкә хәзер кызык, мин аны өйрәнәм һәм үземнең белемемне, тәҗрибәмне тагын да үстереп, укырга телим. Бу минем үзем өчен кызык. Режиссура, сценарий һәм зур масштаблы чаралар эшләү һәм бу акча китерә торган өлкә. 
 
Минем кечкенә генә бизнесым бар. Бу миңа бик катлаулы бирелә, чөнки минконтроллер кеше: миңа бар нәрсәне үземә контрольдә тотырга кирәк. Мин янымда ышанычлы кешеләр туплый алдым. Мин аларга ышанам – алар минем ярдәмчеләрем. Кеше үзенә нәрсә кирәк икәнлеген белергә тиеш. 

Гөлназ ГАФУРОВА
Идел
№ --- | 05.02.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы