поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Декабрь
  • Сәрия Хәбибуллина - журналист
  • Хәсби Фазлуллин (1909-1995) - дирижер
  • Резидә Гасыймова - журналист
  • Булат Браво - блогер
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
Архив
 
05.02.2025 Шоу-бизнес

Айгөл Зәйнуллина: “Бүтән кияүгә чыкмам инде”, - дип уйлый идем”

«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина тормышында шатлыклы вакыйга. Ул сөйгән яры Ленар белән никах укыткан. Айгөлнең куанычын уртаклашып, аның белән хәбәргә чыктык.

 -  Айгөл, котлыйбыз сезне. Көтмәгәндә күңелле яңалыкларның сәбәпчесе булдыгыз бит әле. Күптән очрашып йөрдегезме?

- Бик зур рәхмәт котлауларыгыз өчен. Бәхет - тынычлыкны ярата, диләр бит. Гомумән, тормышымны махсус күрсәтеп йөрмим, бу миңа хас түгел. Дөрес, күпләр өчен бу хәбәр көтелмәгән булгандыр. Бик күп котлаулар килде, алар шундый ихлас, кайберсен күз яшьләре аша укыдым. Безне Ленар белән иҗат кавыштырды. Ике ел элек бер чара вакытында сәнгать йортында очраштык. Башта дусларча гына аралаштык. Ленар белән сөйләшү шундый кызык тоела иде. Нинди генә темага кагылсаң да, ул шундый төпле җаваплар әйтте. Ә минем өчен һәрвакытта ир-атның акылы, белемле булуы мөһим роль уйнады. Хисләребезнең гади дуслыктан мәхәббәткә әйләнгәнен сизми калдык. Бер-беребезне яраткач, гаилә корырга булдык.
 
- Ленар нинди өлкәдә эшли?
 
- Ул иҗатны бик ярата. Балачакта музыка мәктәбенә йөргән, баянда уйный белә. Шулай да эше бөтенләй иҗат белән бәйле түгел.
 
- Айгөл, бу сезнең икенче никахыгыз. Тормыш иптәшегезнең дә элеккеге гаиләсе бармы?
 
- Ленарның да беренче никахтан уллары бар. Икебез дә егетләр тәрбиялибез. Иң мөһиме - балалар никахыбызны кабул итте. Безнең тормышта төрле хәлләр булды. Элеккеге иремнең балаларны урлавы һәрберебезне какшатты. Бу авыр вакыйгаларга кире әйләнеп кайтасым килми. Хәзер тормышымны яңа биттән башлыйм. Ленарның балалары да мине кабул итте, минем улларым да Ленар белән уртак тел тапты. Күз тимәсен инде.
 
- Икенче тапкыр гаилә кору җиңел бирелмәгәндер?
 
-  “Бүтән кияүгә чыкмам инде”, - дип уйлый идем.  Кешеләргә ышанырга, күңелне ачып салырга җиңел булмады. Әмма Ленар үзенең мөнәсәбәте, гамәлләре белән фикеремне үзгәртә алды. Аның янында үземне таш кыя артында торган кебек хис итәм. Ленар ярдәмендә янәдән мәхәббәткә ышана башладым. Өметен өзгән хатын-кызларга да мөрәҗәгать итәсем килә: “Үзегездә йомылып калмагыз. Язмыш кисәк кенә үзгәреп куя ала. Сез дә чын ир-атны очратып, яңа тормыш башлап җибәрә аласыз. Пар канатсыз яшәү кыен. Өметегезне өзмәгез!”
 
- Элеккеге ирегез балалар белән аралашамы?
 
- Бу хәл булганга 6 ел. Суд ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннән соң, ул безне озак вакытлар тынычлыкта калдырмаган иде. Ярты ел узгач, чикләүләрне бетерсеннәр өчен, яңадан судка бирде. Мин ул судны да җиңдем. Аны ата-ана хокукларыннан чикләделәр. Дөресен генә әйткәндә, бу хәлгә аңлатма биреп бетерү дә кыен. Мин беркайчан да балалар белән аралашуны чикләмәдем. Кеше бер мизгелдә үзгәрде. Хәзер балалар әтиләре белән аралашмый, күрешми. Мин балаларга: “Теләгегез булса, аралашыгыз. Ул сезнең әтиегез булудан туктамый”,- дип әйтәм. Әмма балаларның әтиләре белән аралашасы килми. Хәзер алар да зур, үз фикерләрен әйтә алалар. Кеше башкаларга начарлык эшләсә, барыбер язмыш аны үзенчә җазалый. Элеккеге ирем белән дә шулай булды.   Минем аңа бер үпкәм дә юк. Аны кичердем, бәхет теләдем. Ачу саклап, уч алу белән беркайчан шөгыльләнгәнем булмады һәм булмасын да. Әйе, безгә бик авыр иде, әмма тормыш дәвам итә. Очраклы рәвештә генә элеккеге иремнең үз гаиләсе булу, кызы тууы турында белдем. Һәркемгә бәхет телим!
 
 
- Туй үткәрергә уйлыйсызмы?
 
- Мәҗлес, туй үткәрәсем дә килми. Үзем шундый чараларда еш чыгыш ясагач, төрле хәлләр күрәбез. Туй - мәхәббәт күрсәткече түгел бит. Гадилек, тыйнаклыкны өстен күрәм. Гаиләбез, якыннарыбыз белән  җыелып бәйрәм иттек. Минем өчен гаилә булуыбыз, бер-беребезне яратып, хөрмәт итү мөһимрәк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.02.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы