поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
04.02.2025 Мәдәният

Тинчурин театрында тавыш ничек туа?

Тинчурин театрының «күренми торган кешеләре» белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы без театрның иң серле урынында – тавыш барлыкка килә торган студиядә булып кайттык. Таныш булыгыз, тавыш режиссерлары Камил Гарифҗанов һәм Ильяс Мадаминов!

«Тавыш режиссеры һәр детальгә игътибарлы булырга тиеш»

Ильяс Мадаминов Пенза өлкәсенең Бестянка авылыннан. Музыка белән балачактан кызыксына башлый. 2015 елда мәктәпне тәмамлап, Казан мәдәният институтына дирижерлыкка укырга керә.

«Мин җырларга һәм гитарада уйнарга ярата идем. Мәктәп елларында районда төрле музыкаль бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яуладым. Икенче курста укыганда, аранжировкалар белән шөгыльләнүче бик кызыклы кешеләр белән дуслаштым. Аларның эше белән рухланып, мине дә өйрәтүләрен сорадым. Берникадәр вакыттан үземнең мелодиямне «җыя» башладым һәм бу миңа шундый ошый иде! Самат дустыма рәхмәт, ул миндә бу һөнәргә чын-чынлап кызыксыну уятты».

Институтны тәмамлагач, Ильяс «Юность» мәдәният йортына музыка студиясе мөдире булып урнаша. Анда эшләгәндә, күңеленә тавыш режиссеры булу якын икәнен аңлый. Бу һөнәрдә тагын да үсәр өчен К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына килә.

«Мин элегрәк театрларга бик сирәк йөри идем. Тинчурин театрына эшкә урнашуым бу өлкәне яхшырак өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Театр – зур булмаган авыл кебек: монда үзенә күрә рәхәт, һәр кеше бер-берсен белә. Күпчелек артистлар белән яхшы мөнәсәбәттә торабыз, кайберләре белән театрдан тыш проектларда да эшлибез».

Театрдан тыш, Ильяс фриланста саунд-дизайнер булып эшли. Мисал өчен, «Ак Барс» хоккей клубы белән хезмәттәшлек иткәне бар – Данис Зариповның хушлашу матчына тулы саундны нәкъ менә Ильяс ясаган. Ул шулай ук кыска метражлы фильмнарның саунд дизайны белән шөгыльләнә, Кыскасы, Ильяс яңа проектларга һәрвакыт ачык. Ә тавыш режиссеры эшендә иң катлаулысы дип ул монтаж-микрофоннарын тоташтыруны әйтте, чөнки биредә төрле хәлләр булырга, мәсәлән, теләсә кайсы вакытта кабель эшләүдән туктарга мөмкин икән.

«Шартлы рәвештә әйтсәк, эшкә килгәч, син моның өчен ярты сәгать вакыт кирәген беләсең, һәм нәкъ менә шундый вакытта кабельләр белән төрле хәлләр килеп чыга. Нәтиҗәдә сине дедлайн «куып җитә»... Шуңа күрә тавыш режиссурасында һәрвакыт үсәргә кирәк дип саныйм. Бу һөнәрдә күп юнәлешләр бар һәм барысы да театр белән генә чикләнми. Хәзерге вакытта миңа Game dev Sound design юнәлешендә үсү бик кызыклы. Анда миңа еш кына җитми торган нәрсә – тулы иҗат бар».

Тавыш режиссурасына кагылышлы иң кыйммәтле киңәш дип һәрвакыт детальләргә игътибарлы булырга һәм микс эшләгәндә, колакларны ял иттерергә кирәклеген әйтеп узды ул. Интервью азагында Ильястан шәхси тормышы турында да сораштым. Ул, үзенә хас тыйнаклык белән генә, студент чорында чын мәхәббәтен очратканын әйтте. Алар 2019 елда, укуны тәмамлагач, гаилә корганнар.

 

«Иң мөһиме – паникага бирелмәү, юкса, барысын да харап итәсең»

Камил Гарифҗанов Казанда туып үскән. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казандагы филиалында укыган. Хәзерге вакытта Казанның мәдәният институтында укый. Тавыш режиссурасы белән 4 елга якын шөгыльләнә.

«Электән тормышымны музыка белән бәйләргә теләдем. Әмма үземә төгәл нәрсә ошаганын белми идем. Нәтиҗәдә дирижерлык һәм тавыш режиссурасында тукталдым. Алга таба минем бу эштә тагын да үсәсем килде, чөнки без бу өлкәдә тавыш белән генә эшләмибез. Монда син артистлар, музыкантлар белән бергә эш алып барасың, синең хезмәтең ярдәмендә кешеләр үзләренең никадәр талантлы булуларына инана».

Камил фикеренчә, тавыш режиссеры булу өчен осталык һәм практика кирәк. Ул хәзерге көндә үзе дә тавыш режиссерлыгына укыта, теория һәм практиканы алып бара. Бу өлкәне биш бармагы кебек белә, кыскасы!

«Тавыш режиссурасы төрле булганын да истә тотарга кирәк, ул студиядән башланып концерт һәм театрда эшләнергә мөмкин. Һәрберсенең үз практикасы һәм эш рәте бар».

Камил Тинчурин театрына эшкә 17 яшендә урнаша. Үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен нәкъ менә татар театрында кулланырга тели. Моңа кадәр Актер йортындагы театр куелышларында эшләп караганы була, ә Тинчурин театры аны татар музыкасы, татар артистлары белән җәлеп итә.

«Театрда эшләү дәверендә мин шуны аңладым: тавыш режиссеры барлык тавыш кораллары белән таныш булырга тиеш. Музыка коралларыннан, мисал өчен, думбра, баян, клавишалы коралларны белергә кирәк. Һәр артистның үз тембры, һәр музыка коралының үз яңгырашы бар. Аннары монда син аерым бер клиент белән түгел, ә тулы театр белән эшлисең. Көн дәвамында аларга булышасың, кич бергәләп спектакль куясың, тәүлек дәвамында элемтәдә торасың. Иң мөһиме, бер береңне аңлап эшлисең. Биредә кеше белән аралашу бик мөһим роль уйный, чөнки без һәр артистның тавышы белән таныш булырга тиеш».

Камил театрдан тыш та төрле проектларда катнаша. Мәсәлән, озак вакыт «Сәләт» белән эшләгән, күптән түгел БРИКСта да актив катнашкан ул. Шулай ук үзенең музыкаль төркеме өчен көйләр иҗат итә, композитор һәм вокалист булып та эшли.

Фильмнар төшергәндә саунд-дизайнер буларак та катнашкан, хәзер шул белемнәрен спектакль чыгарганда да куллана. Мәсәлән, яфрак шыгырдау, кош сайравы, яңгыр һәм башка шундый тавышларны нәкъ менә саунд-дизайнер «тудыра». Тавыш режиссеры аны сәхнәдә вакыйгалар барганда тормышка ашыра.

«Безнең эштә иң авыры – һәр коралның ничек эшләвен аңлау. Әлбәттә, «крутилка»ларны әйләндерү авыр түгел, әмма ешлыкның нәрсә икәнен һәм аның белән ничек эшлисен белү, тавышның көчәюен һәм эквалайзер кебек әйберләрне чын-чынлап аңлау кирәк. Әгәр инде шуларны үзләштерсәң, теләсә нинди аппаратура, пульт белән эшли аласың дигән сүз. Иң мөһиме – эштә паникага бирелмәү, юкса, барысын да харап итәсең».

Киләчәктә Камил бу өлкәдә тагын да камилләшергә тели, моның өчен ул үзен күбрәк проектларда сынаячак. Театр куелышлары өчен дә җырлар язарга тели. Әлбәттә, үзенең музыкаль төркемен таныту белән дә шөгыльләнә.

«Мин кешеләргә хис-кичерешләр бирергә яратам. Шуңа күрә тавыш режиссурасы өлкәсендә эшлим дә инде. Үзем иҗат иткән җырларга да тирән мәгънә салырга тырышам. Кешеләр минем иҗатым белән танышып, бу дөньяда ялгыз түгеллекләренә инана ала».

 

Рәфидә Галимҗанова.

Фирүзә Вәлиева фотолары

Идел


---
Тинчурин театры
№ --- | 04.02.2025
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы