|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2025 Мәдәният
![]() «Без шундый театр төзербез…»Бүген татар театры һәм, гомумән, татар сәнгате янә үсеш чоры алдында тора. Яңа дәверне Камал театрының яңа бинасында башларга ниятлиләр. Нинди булыр ул – яңа дәвер? Аның башлангычында кем тора? Нинди өметләр баглана? Гомумән, яңа мәһабәт бинада ниндирәк тормыш кайнаячак? Сөендек тә, көендек тә Иң элек бүгенге ноктага китергән вакыйгаларны искә төшерик. Камал театрының яңа бинасы 2021 елдан бирле татар җәмәгатьчелеген «тонус»та тота: төрле фикер алышулар, хәтта бәхәсләр өчен сәбәп булып тора. Һәм алар яңа бинаның проекты раслануга ук ишетелә башлады. Аның тышкы күренешеннән татарлык, миллилек эзләделәр – тапмадылар. Эчке күренешенең сурәтләрен күреп сокландылар. Театр артистлары арасында да төрле фикерләр ишетелде. Билгеле, күпләр эшләү, иҗат итү өчен шартларның бермә-бер яхшыруына сөенде. Үзгә бер рух, мохит урнашкан бина белән хушлашырга бик теләмәүчеләр дә булды. Ул арада җәмәгатьчелек иске бинаның язмышы өчен борчылды. Сүз уңаеннан, Татарстан урамындагы театр бинасында нәрсә булачагы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Шуны тәгаен әйтә алабыз: кыш азагына кадәр анда Камал театры спектакльләр куячак – афиша шул хакта сөйли. Янә Такташ урамына кайтсак, бина төзелешен күпләр дүрткүзләп күзәтте. Ул БРИКС саммитына кадәр төзелеп бетәрме, юкмы? Күпләрне әнә шул сорау борчыды. Ашыгып, ашка пешмәскә булдылар. Хәер, ничек кенә карасаң да, яңа театр болай да бик тиз арада әзер булды. Үзегез чагыштырып карагыз: театрның Татарстан урамындагы бинасы 15 ел буе – 1972–1986 еллар дәвамында төзелгән. Сүз уңаеннан, ул да, аерым алганда, аның үзенчәлекле тышкы күренеше заманында шактый каршылыклы фикерләр уяткан. Тарих кабатлана, димәк? Яңа театрга – яңа җитәкче Һәм менә, ниһаять, бина төзелеп бетә. Театр труппасы күченергә әзерләнә башлый. Ә 2024 ел ахырында, мөгаен, күпләр өчен көтелмәгән яңалык игълан ителә: Камал театрына яңа җитәкче билгеләнә. Труппа өчен дә, театр өчен дә яңа кеше түгел, берничә спектакле Камал театры репертуарыннан еллар буе төшмәгән драматург, режиссер, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, «яшь» депутат Илгиз Зәйниев. Театрның матбугат хезмәте әлеге билгеләнешне «Камал театры үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килү һәм эшчәнлек киңәю сәбәпле» һәм «театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча» дип аңлатты. Илгиз Зәйниев үзе «ВТ»га болай диде: «Укытучым мине ярдәм итәргә чакырды. Бу – милли сәнгать өчен бик җаваплы вакыт. Мөмкин булган бар көчләрне бер ноктага тупларга кирәк». Илгиз Зәйниев – 37 яшендә генә булуына карамастан, татар театры дөньясында үз исемен булдырган кеше. Әлеге язмага алыныр алдыннан, янә бер кат аның иҗатына күз ташладык. Бик еракка китми генә, соңгы елларда аның пьесалары буенча куелган яисә ул үзе куйган спектакльләрне барладык. «Кара Пулат» операсыннан (Зәйниев аның ачык һавадагы куелышы өчен җаваплы иде) алып «Ситса туй» комедиясенә (Камал һәм Минзәлә театрларында бара) кадәр – аның иҗаты төрле юнәлешләрне, төрле катлау тамашачыларын колачлый, театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан да югары бәяләнә. Әйтик, аның «Әкият» курчак театрында Евгений Водолазкин әсәре буенча куйган «Авиатор»ы театрга өч «Алтын битлек» алып килде. Иҗаттан бераз читкә китеп, җитәкчелек ягыннан карасак та, Зәйниев «чор»ында «Әкият» театрының «академия театры» исемен йөртә башлавы шулай ук игътибарга лаек. Хәер, Илгиз әфәнденең «чор»ы әле тәмамланмады: ул курчак театрында үз вазыйфасында калды. Белүебезчә, хәзерге көндә ул Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре буенча курчак спектакле чыгарырга әзерләнә. Башкаланың Такташ урамында урнашкан мәһабәт бинадан һәм театрдан җитәкчеләр нәрсә өмет (һәм таләп) итә? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны искә төшерик. – Аның концепциясен без бинаның проекты турында фикер алышканда ук билгеләдек, – ди министр. – Театр ул – үзендә сәнгатьнең төрле юнәлешләрен берләштерә торган иҗат урыны. Һәм ул мәдәни кодны саклауда иң көчле инструментларның берсе булып тора. Камал театрының яңа «йорт»ы – безнең өчен гади генә бина түгел, ә милли-мәдәни кодны саклау, күрсәтү һәм тарату чарасы. монда без театр сәнгате белән беррәттән кино, музыка сәнгатен үстерергә, мәгърифәтчелек юнәлешендә, ягъни лекцияләр, очрашулар, фикер алышулар форматында эшләргә җыенабыз. «Яңалыкка омтылып, асылыбыз онытылмасын» Тагын да гадиләштереп әйтсәк, яңа бина Камал театры труппасы өчен генә түгел, башка сәнгать әһелләре өчен дә «йорт»ка әверелергә тиеш. Һәм алар барысы бергә милли мәдәнияткә хезмәт итәчәк. Бу зур максатларга ирешкән очракта, татар мәдәнияте, яңа дәверенә аяк басып, үсеш кичерәчәк. Аның юлы нинди булыр? Яңа бинаның экспериментлар өчен бер дигән мәйдан булуын гел искәртеп торалар. Ләкин, яңалыкка омтылып, асылыбызны онытмабызмы? Бу сорауларны без Илгиз Зәйниевкә бирдек. Бүген – искедә, иртәгә – яңада Юнәлеш билгеле, инде юл саласы калды. Әлбәттә, ниятләр, максат-бурычлар турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Әмма яңа юнәлеш конкрет гамәлләр кылына башлагач кына күренәчәк. Моның өчен шактый вакыт кирәк, билгеле. Ә ул үзгәрешләргә бәя биргәнче, тагын да күбрәк сабыр итәргә туры киләчәк. – Тамашачылар театрның сәхнә залларын күрәчәк, төзелеш тарихына кагылышлы һәм башка кызыклы фактлар беләчәк. Экскурсияләргә билетларны театр сайты аша алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, театр белән якыннанрак танышу өчен, театраль променад әзерләнә. Әлегә репетицияләр бара, – диде ул. – Беренче катта фойе, заллар, балалар клубы һәм күргәзмә зоналары урнашкан. Өченче катта театр лабораториясе һәм сәнгать остаханәсе бар, анда мастер-класслар оештырылачак. Төп буфет та көн дәвамында эшли. Театрның дүрт тамаша залында һәрдаим спектакльләр, концертлар, кино күрсәтүләр, лекцияләр һәм башка чаралар узачак. Яңа бина даими резидентлар өчен дә, аренда чаралары өчен дә ачык. Мәсәлән, «Апуш» балалар театр студиясе белән аерым көннәрдә аларның спектакльләрен күрсәтү буенча килешү инде бар, – дип аңлатты ул. Театр труппасы яңа «йорт»ка инде күченә башлаган. Театраль сезонны өзмәс өчен, күченү эшләрен әкренләп кенә башкаралар. – Күченүдән тамашачылар зыян күрмәячәк. Иске бинада уйналган соңгы спектакльдән соң икенче көнне үк яңа бинада уйнаячакбыз, – диде бу җәһәттән Илшат. Театраль сезон ахырына кадәр Камаллылар тагын ике премьера чыгарачак. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев драматург Таҗи Гыйззәт һәм композитор Җәүдәт Фәйзи язган беренче татар музыкаль комедиясе – «Башмагым»ны сәхнәләштерәчәк, ә төрек режиссеры Мостафа Курт Гүнгәр Дилмәннең «Тере маймыл рестораны» пьесасы буенча «Сары елга» спектаклен тәкъдим итәчәк. Премьералар кайсы бинада булыр – монысын безгә төгәл генә әйтә алмадылар. * 1900 еллар – «Сәйяр» труппасы – үз биналары булмый. * 1911 ел – «Сәйяр» труппасы – Татарстан урамындагы «Шәрык» клубында урнаша. * 1922 ел – төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыела һәм «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» барлыкка килә – күчмә театр буларак эшли. * 1928 ел – Горький урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли (хәзер анда Тинчурин театры). * 1987 ел – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан һәм театр өчен махсус төзелгән бинага күчә. * 2025 ел - Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан һәм театр өчен махсус төзелгән бинага күченә(чәк).
--- |
Иң күп укылган
|