|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2025 Шоу-бизнес
![]() «Кешеләр минем турында миннән дә күп белә икән» – Лилия Хәйруллина белән свидание
Ә син заманында популяр «Ханна Монтана» сериалын карый идеңме? Өстәвенә шәхси тормышын сер итеп 7 кат йозак астында саклый. Әллә шуңа күрә , явыз телләр аның хакында гайбәт таратырга бик тә ярата. Килделе-киттеле имеш-мимешләр, дөресен әйтергә кирәк, хәтта минем изге колак-шәрифләремә дә кагылып үткәләде. Бөтен шик-шөбһәләр таралып юкка чыксын һәм гайбәтчеләрнең телләре әзгә генә булса да ял итеп торсын өчен, Лилия белән свиданиегә барып бөтенесен дә үзем сорашып кайттым.
ЛИЛИЯНЕҢ СУПЕРКӨЧЕ
Лилия инде байтактан кияүдә «чилить» итә, свиданиеләргә йөрми. Йөрсә дә, никахлы ире белән берәр җылырак чит илгә чыгып китүне өстен күрә. Редакциянең болай да бай булмаган фондын ГОАга очып туздырырга рөхсәт бирмәделәр, шуңа Лилия белән Казан үзәгендәге каһвәханәдә генә күрештек.
Лилия мин көткәннән кечкенәрәк буйлы һәм шулай ук мин көткәннән җитдирәк булып чыкты. Әле яңа гына диярлек бала табып, рәткә килеп ятышы икән. Җитмәсә авырлы чагында сәламәтлеге белән дә җитди проблемалар булган, хәтта депрессиягә бирелгән. «Хәзер инде бар да яхшы, авырлыклар чыныктыра, уйландыра, тормышка да, иҗатка да башкача карарга мәҗбүр итә», – ди Лилия. Аргентинада дүрт айга якын яшәп кайтканнан соң, туган як, сагыну турындагы җырлар аның өчен башкача яңгырый башлаган.
Гаҗәп, аның белән аралашканда, безнең, хатын-кызларның, көче турында уйладым мин. Нинди генә шартларга ияләнергә туры килми бит хатын-кызларга. Төрле хәлләрдә югалып калмау, коелып төшмәү һәм җитмәсә позитив булып калу – Лилиянең суперкөче.
ЛИЛИЯГӘ 70 ТӨРЛЕ ҺӨНӘР ДӘ АЗ
Әлбәттә, кайчак маҗараларга үз ихтыяры белән эләгә ул. Мәсәлән, студент чагында Лилия «Work and Travel» программасы белән Америкага сәфәр кыла. Анда барып төшкәч, алдан сөйләшеп куйган эше булмавы ачыклана һәм ул чит илдә акчасыз, танышларсыз урамда кала. Эш эзләп юлда очраган ишекләрне кагып йөри торгач, грек ресторанына биюче булып урнаша. Ипилек-тозлык акча эшли, аннан тагын берничә эшкә керә, нәтиҗәдә акчалы булып кайта.
Гомумән, Лилия эштән курка торган кеше түгел – ул Сармандагы ит комбинатында пилмән дә ясаган әле. Ә бүген ул җырчы булып эшли – концертларда, корпоративларда чыгышлар ясый. Блогындагы рекламадан да акча тамгалап тора.
ИҖАДИ ТӘҖРИБӘЛӘР
Балачактан ук җырлаган булса да, җырчы булу теләге чагыштырмача соң барлыкка килгән. Үз стилен эзли-эзли музыканың барлык җанрларында диярлек иҗат итеп караган. Ул эстрада җырларын да башкара, Нурминский белән рэп та укый, «Гауга» төркеме белән рок та җырлый, кыскасы, иҗат Лилияне сынаган арада, Лилия иҗатны сыный.
Бер ара, «Гауга» төркеме белән бик якынаеп киткәч, Лилияне җырчы Оскар Юнысов белән «шипперить итә» (димли) башлаганнар иде. Оскар белән Лилиядән сөяркәләр чыкмаса да, шәп кенә иҗат тандемы килеп чыкты. Мәсәлән, Лилиянең «Җиләттең» җырында «Гауга» стиле ярылып ята. Аның авторы Оскар икән. Лилиягә дә мондый стильдә җырлау килешеп тора шикелле – ничек кенә булмасын «Мин татарча сөйләшәм» һәм «Печән базары»нда аны халык җылы кабул иткән иде.
Ә ШӘХСИ ТОРМЫШТА ХӘЛЛӘР НИЧЕГРӘК?
Лилия үзе мәхәббәт турындагы «Җылыт» җырын ярата икән. Мәхәббәт дигәннән, Лилиядән ул турыда да сораштым. Иренең кем икәнен ул сөйләми, шәхси тормыш – шәхси булып калсын, ди.
Ә менә гыйшыклыклар турында кайбер нәрсәләрне ачыклап булды. Беренче зур мәхәббәте Лилия өчен сынау булган. Ул Казанда укыганда, егете башка шәһәрдә яшәгән – Лилия сөйгәне янына атна саен үзе кайтып йөргән. Мәхәббәт хакына күп нәрсәне корбан итәргә әзер булган ул, әмма ике елдан артык очрашып, яратышып йөргән кешесе аңа беркөнне: «Я мин, я иҗат», – дип ультиматум куйган (сәлам, кызыл флаг). Лилия озак уйланулардан соң булачак һөнәрен сайлаган. Һәм юкка түгел, чөнки иҗат Лилиянең тормышында һәрвакыт булган. Ни дисәң дә, аның әти-әнисе сәхнә кешеләре. Әтисе – баянчы һәм композитор Рөстәм Хәйруллин. Лилиянең иң популяр «Җиләкле җәй» җырының көен дә әтисе язган. Әнисе, җырчы Гөлдания Хәйруллина исә еш кына Лилиянең блогында күренгәли. Лилия әнисен блогерлыкка ковид вакытында «тартып кертә», бергә мәзәк видеолар төшерергә өнди.
Башта дәрәҗәле артист ояла, кеше нәрсә әйтер, дип борчыла, әмма соңыннан үзенә дә ошап китә булса кирәк. Хәзер Гөлдания ханымны Лилиянең социаль челтәрләрендә яратып көтеп алалар. Аңа мәхәббәт аңлатып свиданиеләргә чакырып торучы кешеләре дә барлыкка килгән икән.
![]() ГАЙБӘТ ТӘ ӘЙБӘТ
Лилиягә дә мәхәббәт аңлатып язучылар байтак, кияүгә чакыручылар, хәтта свидание өчен акча түләргә теләүчеләр дә табыла (хәер, миңа да бу язмам өчен редактор бераз «тамызыр» дип өметләнәм).
Берәү Лилиягә «милфам» дип яза икән (белмәүчеләр өчен, милфа дип олырак яшьтәге, баласы булган, матур һәм сексуаль хатын-кызны атыйлар). Чыннан да, Лилияне милфа дияргә була. Тик менә кыяфәтенә карап кына төгәл яшен әйтерлек түгел. Киенүе яшүсмерләрчә, блогы да җиңелчә, елмайта торган контентлы, аралашканда да җиңел, гел позитив.
Хәтта хейтерлар турында сүз чыккач та, ачу-үпкә белдермәде ул. Көлеп: «Кеше сөйли икән, димәк, мин аларга кызыклы», – дип кенә куйды. Лилия югалып кала торган кеше түгел, гайбәтне дә үз файдасына куллана белә.
Димәк, чамасы булса, гайбәт тә әйбәт. Мин интернет челтәрләренә кереп, Лилия турында гайбәтләрне җыеп чыктым, һәм аларны үзенә җибәреп, реакция бирүен сорадым.
Һәр баласы төрле ирдән икән – Кешеләр минем турында миннән дә күп белә икән.
Язылучылары сатып алынган икән – Лайфхак: кием белән косметика алганчы, язылучылар сатып ал!
Лилия суррогат аналык белән шөгыльләнә имеш – Әйе, язылучылар сатып алу мөмкинлеге булсын өчен.
Лилияне спагеттины сындырганы өчен Италиядән депортацияләгәннәр – Шенгеным юк, тик спагеттины дөрес ашау/пешерү – изге әйбер!
Дөресен әйтергә мәҗбүр, Лилия белән свиданиебез романтик рухта булмады. Гомумән, Лилия минем кебек үк шыр реалист булып чыкты. Чәчәк яратмый, мактаганга эреп китми. Шуңа бу язмамда аны артык мактап тормаска булдым. Әллә ничек үзем дә сизми калганмын, свиданиебез азакка таба эш күрешүенә әйләнде дә калды.
фото: Фирүзә Вәлиева
Зөләйха КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|