поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
04.02.2025 Криминал

Мошенниклар ата-ананы баласы аша алдый башлаган

Лениногорскида яшәүче 10 яшьлек кыз әнисенең 20 мең сумлык хезмәт хакын мошенникларга күчергән. Мамадышта тугызынчы сыйныф укучысы билгесез кешеләргә әнисенең картасыннан 300 мең сум акча җибәргән. Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек кыз да шул рәвешле әбисе белән әнисенең банк карталарын 600 мең сумга «чистарткан». Мондый хәбәрләр торган саен ешрак ишетелә.

Мошенникларның кырын эшләренә үсмерләрне дә җәлеп итә башлавы күптән яңалык түгел анысы. Бу хакта гел сөйләп, язып торалар. Әмма моңа кадәр мошенниклар балаларны нигездә арадашчы итеп кулланса, хәзер инде акчаны алар кулы белән урлый башладылар. Балага әти-әнисенең акчасын күчертер алдыннан мошенниклар төрле алымнар куллана. Үсмерләрнең бер ишен социаль челтәрдә фәлән кеше белән язышуын бар дөньяга фаш итү белән куркыта, икенче берсенә компьютер уенына кирәкле бушлай валюта алырга тәкъдим итә. Һәр ике очракта да эш ата-ананың банк картасы мәгълүматларын әйтү яки балага шуннан фәлән счетка акча күчертү белән тәмамлана.

Мондый аянычлы очракларның артуына, иң беренче чиратта, ата-аналар үзләре гаепле. Юрист Роман Архипов шул фикердә.

– Бала ата-ананың банк картасына кагылырга ярамавын белеп торырга тиеш. Үсмернең үз исеменә махсус банк картасы ачып, шунда кирәкле суммада гына акча күчереп торудан да яхшысы юк. Чит-ят кешеләр белән аралашырга, аларга бернинди шәхси мәгълүмат, парольләрне әйтергә ярамавын да яхшылап аңлатырга кирәк, – ди юрист.

Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ашуралиев фикеренчә, бүген балаларны җәмгыятьтә генә түгел, Интернет киңлегендә дә үз-үзеңне дөрес итеп тотарга өйрәтергә кирәк.

– Бүген олыларның гына түгел, балаларның да социаль челтәрләрдә үз сәхифәсе бар. Шуңа күрә аңа иң беренче чиратта мошенниклар «вата» алмаслык итеп ышанычлы пароль куярга кирәк. Синнән нәрсәдер эшләвеңне сораган сәер СМС-хәбәрләргә дә җавап бирергә ярамый. Социаль челтәргә үзең турында артык күп мәгълүмат куярга ярамый. Алар ярдәмендә мошенник корбанын яхшылап өйрәнәчәк, аның ниләр белән кызыксынуын, ниләр яратуын белеп торачак. Шулар ярдәмендә алар соңыннан кешене куркытырга, котыртырга, янарга да мөмкин, – ди белгеч.

Балалар психологы, педагог-психолог Регина Фәхрисламова балаларны мошенниклар йогынтысыннан саклау өчен, иң беренче чиратта, алар белән гел аралашырга кирәк дип саный. Замана ата-анасы, кызганыч, еш кына нәкъ менә шуңа вакыт таба алмый да инде.

– 6–9 яшь аралыгында бала тәнкыйди фикер йөртергә өйрәнә. Бу чорда алар бик күп сораулар яудыра. Менә шунда балага яхшылап җавап бирергә, барын да җиренә җиткереп аңлатырга кирәк. «Үскәч аңларсың», «син кечкенә әле» дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Юкса бала минем фикерем мөһим түгел дип уйлый башлый. Шуның белән бер рәттән үсмерлек чорына җиткәч инде әти-әнисе дә аңа авторитет булудан туктый. Ул абруйлы затларны читтән эзли башлый. Мошенниклар исә андыйлардан бик оста файдалана, – ди белгеч.

Әле бу юлларны язганда гына да Чистайда яшәүче бер кызның, танышының туганы өчен тавыш бирәм дип, 44 мең сум акчасыннан колак кагуы мәгълүм булды. Ул күптән түгел кызының телефонына «туганым бәйгедә катнаша, шуның өчен тавыш бирче» дигән СМС-хәбәр килүен, кызының шул сылтама аша кереп тавыш биргәннән соң банк картасындагы бөтен акчасын югалтуын сөйләгән. Сылтама аша кергәч, мошенниклар аның телефонын «җимергән» – онлайн банк кушымтасына кереп, картасындагы 44 мең сум акчасын урлаган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда яшәүче Гөлназ Габделвәлиева да «танышым өчен тавыш бир» дигән СМС аркасында аздан гына ярык тагарак янында калмаган.

– Моннан берничә көн элек телефонга танышымнан «бәйгедә катнашкан сеңлем өчен шушы сылтама буенча кереп тавыш бирче» дигән СМС-хәбәр алдым. Эш буенча мондый тавыш бирүләрдә бик күп катнашырга туры килә. Шуңа күрә бу юлы да, аны-моны уйламыйча, сылтама буенча кердем дә тавыш бирдем. Баксаң, бу хәбәр мошенниклардан килгән булган һәм алар мин тавыш биргәннән соң минем «Ватсап»ны «җимерергә» дә өлгергән. Шуннан соң таныш-белешләремә минем исемнән «бер үтенечем бар: иртәгә кадәр картама 70 мең сум акча күчереп тора алмыйсыңмы? Төшкә кадәр кайтарам» дигән СМС-хәбәр килгән икән. Хәлемне сорап бер-бер артлы якыннарым шалтырата башлагач кына эшнең нидә икәнен аңыштым, – дип сөйләде Гөлназ «ВТ» хәбәрчесенә.

Хокук сакчылары кисәтә: чит кешегә түгел, танышыңнан килгән хәбәрләргә дә ышанырга ярамый! Ул ниндидер сылтама җибәргән булса, бигрәк тә аң булырга кирәк. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан, иң элек кешенең үзенә шалтыратып, бу хәбәрне дөрестән дә ул җибәргәнме, юкмы икәнлекне ачыкларга кирәк, ди хокук сакчылары.

Сүз уңаеннан, әле бу көннәрдә генә мошенникларның тагын бер яңа алым уйлап табуы билгеле булды. Алар күпләр үз итеп өлгергән «Озон» маркетплейсы аша халыкны төп башына утырта башлаган. Янәсе, маркетплейс һәркемгә ун мең сумлык бүләк ясый. Аннан файдалану өчен шәхси менеджер белән сөйләшеп, ул кушканнарны үтәргә генә кирәк. Бу сөйләшү ахыр чиктә булган акчаңнан колак кагу белән тәмамлана, билгеле.

Мошенник корбаны булмас өчен 7 кагыйдә

– Телефондагы «Ватсап», «Телеграм» ише мессенджерларны, социаль челтәрләрдәге сәхифәгезне ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп көйләгез.

– Якын кешегезгә ярдәм кирәк, дип шалтыратсалар, аның үзе белән сөйләшмичә, берни дә эшләмәгез.

– Таныш булмаган номердан килгән шалтырату, шикле хәбәрләргә җавап бирмәгез. Анда күрсәтелгән сылтамалар аша керү дә куркыныч икәнен онытмагыз.

– Банк картагыз, исәп-хисап счетларыгыз турындагы мәгълүматны, телефонга килгән парольләрне таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез. Таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетына акча күчермәгез.

– Балаларга, өлкән яшьтәге якын кешеләрегезгә кырыгалдарлар һәм аларның алдау ысуллары турында сөйләгез.

– Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак.

– Алданган очракта, «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.

Фото: ru.freepik.com

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.02.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы