|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2011 Җәмгыять
Абортны тыячаклар?Июнь башында “Бердәм Россия” партиясе депутаты Валерий Драганов Дәүләт Думасына абортларны тыя торган закон проекты тәкъдим иткән иде. Тик ул аны шул ук көнне кире дә алды. Үзе үк әйтүенчә, проектта кайбер хаталар киткән, шул сәбәпле генә ул аны кире алган, камилләштереп бетергәч, тагын депутатлар игътибарына чыгарачак. Билгеле булганча, Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе, “Гадел Россия” партиясе әгъзасы Елена Мизулина тарафыннан да шундый ук закон проекты әзерләнеп ята. Эчтәлеге шул ук диярлек.
Бәгъзе депутатлар үз инициативаларын демографик проблеманы хәл итүнең иң әйбәт юлы дип аңлаталар. Янәсе, алар закон нигезендә бала хокукларын ул әле дөньяга аваз салганчы ук якламакчылар. Чөнки, В. Драганов сүзләренә караганда, Россиядә ел саен 6-8 миллион аборт ясала. Бу һәр минут саен ана карынындагы ике бала үтерелә дигән сүз. Аборт ясагандагы ялгышлык аркасында 20 процент хатын-кыз гомерлеккә ана булу бәхетеннән мәхрүм ителә. Әйе, саннар коточкыч. Ләкин дөньяга инде аваз салган балаларның йөзләрчә миллионы хәерчелектә яшәгәч, бала үстерүче аналарның кадере булмагач, аңа сабыен ичмасам өч яшькә кадәр генә булса да багарлык пособие түләнмәгәч, мондый закон белән генә демографияне җайга салып булырмы икән соң?
Дөресен әйткәндә, В. Драгановның закон проекты хатын-кызларның хокукларын шактый чикләүгә юнәлтелгән. Беренчедән, алар ни өчен аборт ясатуларын язмача аңлатырга мәҗбүр булачаклар. Шул ук вакытта хатынның ире дә моңа ризалыгын язмача белдерергә тиеш. Ә балигъ булмаган кызларның аборт ясатуына ата яки ана рөхсәте кирәк. Хатын-кызлар бу операциягә бару алдыннан мәҗбүри рәвештә психолог белән аралашырга, УЗИ тикшерүе вакытында бала яралгысын күрергә һәм аның йөрәк тибешен тыңларга да тиеш. Янәсе, баласының йөрәк тибешен тыңлаганнан соң, ул аны “үтерергә” кыенсыначак. Йөкле хатын әле шушы процедураларны үтеп хастаханәгә кергәч тә психологик һөҗүгә дучар ителә: аны анда 48 сәгать буена уйланырга мәҗбүр итәчәкләр. Шулай ук табиб та теләсә нинди сәбәп табып операция ясаудан баш тартырга мөмкин.
Даруханәләрдә табиб рецептыннан башка йөклелектән бер атна эчендә котылырга ярдәм итә торган дару сатуны да тыячаклар. Кыскасы, закон проекты әнә шундый бик күп “ярамый”лардан тора.
Чиркәү әһелләре, медиклар, төрле профильдәге экспертлардан торган эшче группа катнашында әзерләнгән Е. Мизулина проекты исә тагын да ераккарак киткән. Алар абортларны түләүле итмәкче.
Закон проектлары әлегә Думада каралмаса да, җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр уятып өлгерде инде. Бу уңайдан кайбер зур шәһәрләрдә инициатив группалар оештырган протест акцияләре уза. Мәскәүдә июнь аенда ук ике мәртәбә пикет булган иде инде. Күптән түгел Екатеринбургта, Санкт-Петербургта һәм башкалада янә пикетлар оештырылды. Шунысы да игътибарга лаек, алдагы протест акцияләрендә күбрәк хатын-кызлар катнашкан булса, соңгыларында ир-атлар да депутатларның бу закон проектына каршы һәм, гомумән, законнар иҗат итү эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерде.
Активистлар, әгәр бу төр закон кабул ителә калса, Россия хатын-кызларының хокуклары чикләнеп кенә калмый, ә бөтен дөнья алдында илнең дәрәҗәсе дә төшә дип саный. Чөнки алга киткән илләрдә хатын-кызның аборт ясату-ясатмауга хокукы белән түгел, ә теләмәгән йөклелекне булдырмауга каршы көрәшәләр. Аларда шулай ук йөклелекне булдырмауга ярдәм итүче контрацепция чаралары да бушлай диярлек өләшенә. Бигрәк тә яшүсмерләргә.
Пикетта катнашучылар әлеге законнарны иҗат итүдә дин әһелләренең, бигрәк тә православие руханиларының катнашуына да каршы. Күпләр, гомумән, әлеге дин әһелләренең соңгы вакытта аеруча активлашып китүенә борчылу белдерә. Әле кайчан гына шул ук руханилар, ди алар, үзләре үк мәктәп программаларыннан җенси тәрбия бирү дәресләрен алдыруга ирештеләр. Янәсе, “Көнбатыш тәрбиясе”нә хас бу дәресләр әхлаксызлыкны пропагандалый, балаларны, яшүсмерләрне “ирекле” мәхәббәткә чакыра.
Чыннан да, закон проектында хатын-кызларның хокукларын чикләүче статьялар шактый. Мәсәлән, ирләренең язмача рөхсәтеннән башка аборт ясатмау турындагысын гына алыйк. Бу бит гүзәл затларны кайбер холыксыз ирләрнең колына һәм шантаж предметына әйләндерәчәк. Ә ата-анасының реакциясеннән курыккан кызлар абортны криминаль рәвештә ясатачак. Бу исә аларның үлеменә һәм гомергә баласыз калуга китерергә мөмкин.
Йөкле хатын-кызларны психологик газапларга дучар итү турындагы статья да шактый четерекле. Бер караганда, аборт ясату алдыннан аларның психолог белән әңгәмәләшеп алуы начар түгел кебек. Ләкин болай да икеле-микеле йөргән хатынга кат-кат бала “үтерүе” хакында искәртү аның психикасына ничек тәэсир итәр, бу төр “эшкәртүнең” нәтиҗәләре соңыннан нинди булыр? Кызганыч, проектта бу хакта бер сүз дә юк.
Ә табибларга үз белдеге белән аборт ясаудан баш тартырга рөхсәт бирү дәүләтнең хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуы түгелме соң? Кайбер төбәкләрдә бу статьяны, дәүләт абортларны тыярга кушты, дип кабул итәргә дә бик мөмкиннәр ләбаса. Яки кайбер табибларның түләүле клиникаларда “үз” табиблары барлыкка килергә мөмкин.
Пикетларда катнашучылар да, интернетта бу җәһәттән фикер алышучылар да закон проектының уңай якларын күрми. Аларның тәкъдимнәре дә бар: депутатлар демография турында бик кайгырталар икән, үз хатыннары һич югы 4-5 бала табып үстерсен. Чөнки аларның акчасы да көннекен-көнгә ялгарлык кына түгел, балаларын укыту мөмкинлеге дә зур, аларны ничек эшле, фатирлы итү проблемасы да юк, ди алар.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|