|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2025 Әдәбият
![]() Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәянең өченче өлеше)
Мортаза кире өйгә кереп, тимер шкафтан ау мылтыгын тартып чыгарды, өйалды ишегенә җитүгә үк Тарзанга атты. – Нәрсә икәүләшеп шыңшып утырасыз? Бар фельдшер Суфияга шалтырат, – дип Мортаза хатынына кычкырды.
Суфия үзенең машинасында берничә минут эчендә килеп тә җитте. Сәйранның битен юып, спиртка манчылган марляны пластырь белән ярага ябыштырды.
– Куркыныч яра түгел, ләкин эзе бераз сизелеп калыр инде моның, – диде Суфия үз эшен тәмамлагач.
Яшь кызны борчуга салып, яра эзе турында әлегә әйтми торса да ярый иде. Суфия үзенең телен тыймаганга үкенеп куйды, тик сүз авыздан ычкынган иде инде. Сәйранның ярасы төзәлсә дә, битендә эт тырнагы эзе калды. Кыз бер як битен чәчләре белән каплап йөри торганга әйләнде. Таңсылу исә, үзен мыскыллаган ирләрне хөкемгә бирергә теләсә дә, “җиңеп чыга алмам” дип уйлап, гариза язмады, кайсыдыр шәһәргә китеп югалды.
Урманга җиләк җыярга барган балалар: ”Өрәк! Өрәк!” – дип, котлары очып, авылга йөгерешеп кайтты. Аларның берсен-берсе бүлдереп сөйләүләренә караганда, өрәк агачлар артында эт ырылдаган кебек куркыныч авазлар чыгара, чылбыр чылтырата икән. Балаларны куркыткан җәнвар колхоз рәисенең урманга качкан эте Тарзан иде.
Умарталыкта көннәрдән бер көнне кәеф-сафа корып утырганда колхоз рәисе Мортазага да ташланган Тарзан. Кече йомышын үтәргә куаклар арасына кергән ир эт һөҗүменнән умартачы өенә йөгереп кереп кенә котылып калган. Шушы хәлдән соң Мортаза: ”Этне үтергән кешегә акча бирәм”, – дип авылга хәбәр салды. Сәнәкләр тоткан егермеләп ир-ат колхоз идарәсе каршына җыелышты. Аучы билеты булган бер ир мылтыгын күтәреп килгән.
– Куаклар арасында ялгыш кешеләргә тидерерсең, – дип Мортаза аны өенә кайтарып җибәрде.
Акча кызыктыра шул, аучы абзый сәнәк тотып, янә килеп җитте. Ир-атлар урманны тикшерүне умартачылык тирәсеннән башлады. Күпмедер вакыттан соң бер ирнең: ”Монда-монда! Килегез!” – дип яман кычкырган авазы ишетелде. Бу тавыштан кошлар да куркышып, шыбырдашып читкәрәк очты. Тарзанның муен өлешендә калган чылбыр агач ботагына уралган. Шул сәбәпле, этнең буылып үлүенә китергән. Этнең үлүенә атнага якын вакыт узган, ахырысы. Аны чебен-черки сырып алган, ачык авызында ак кортлар кыймылдый иде. Умарталыктан тимер көрәкләр алып килеп, агач төбенә чокыр казып, этне күмделәр. Акча берсенә дә эләкмәсә дә, ир-атлар урманнан кәефләнеп кайтып китте. Колхоз рәисе биргән 5 шешә аракыны аланлыкта матур гына бушаттылар.
Район үзәгендәге нефть базасыннан колхоз техникасына бензин алып кайтырга кузгалган Илназ юл читендә кул күтәргән кыз турысында туктады. Егет аның күрше авылда яшәүче Сәйран булуын таныды. Кыз да егетне хәтеренә төшерде. Клубта узган Яңа ел кичәсендә алар бергә туры килеп, биеп алдылар. Ләкин, күрешүләре шуның белән бетте. Илназ үзләренең авылларындагы Таңсылу белән очрашып йөри иде. Таңсылу җитәкчеләр арасында чуала башлагач, гади шофер Илназдан читләште.
– Мин түбәндә түгел, ә югарыда яшәргә телим. Әнә, колхоз рәисе кызын үзеңә карат, тик булмый ул синнән, – дигән иде Таңсылу соңгы очрашулары вакытында.
Бай абзыйларга җенси нәфесләрен басар өчен чираттагы бер кабымлык кына икәнлеген сизенмәде кыз. Бик тиздән Казанда яки Кара диңгез буенда зиннәтле фатирларда мул тормышта яшим, дип хыяллана башлаган иде инде ул.
Ходайның “бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” сүзләре хактыр, мәгәр. Илназның Сәйран белән уйламаганда-көтмәгәндә шулай очрашуын тагын ничек юрыйсың? Яшьләр шактый араны сүз башлый алмыйча узды. Илназ Сәйранның үзләренең авыллары мәктәбендә укытучы булып эшләвен ишеткән иде.
– Балалар дәрестә тыныч утыралармы соң, тәртипсезләнмиләрме? – дип, тамак кыргалап, сүз катты, ниһаять.
– Тыныч-тыныч, тәртипсезләнмиләр, – дип җавап бирде кыз.
Машина кабинасында янә тынлык урнашты. Сәйран эт тырнаган битен чәчләре белән әледән-әле капларга тырышты.
– Сәйран!
– Нәрсә?
– Исемең бигрәк матур синең.
– Әти белән әни Төркиядә ял иткән чакларыында ишетеп, ошаткан булганнар бу исемне. Мин тугач, Сәйран, дип исем кушканнар.
– Районга әтиең машинасында килмәгәнең, юлга үзең генә чыккансың, – диде Илназ.
– Әти эш белән Казанда. Мин мотоциклда олы юлга кадәр чыктым.
– Мотоцикл кайда?
– Урманда.
– О, башлы икән син!
Сәйран күңеле булып көлде. Берәм-сәрән генә сүз алышып, олы юл аермасына җитеп, авыл тарафына борылдылар.
– Минем мотоцикл әнә теге имән агачы төбендә, шул турыда туктарсыз, – диде кыз.
Илназ кызның мотоциклны кабызып, юлга чыкканын көтеп торырга булды. Сәйран агачлар куенында спорт чалбары һәм костюмы киеп өлгергән, тик мотоциклын урыныннан кузгата алмыйча азаплана иде. Илназ бензовоз кабинасыннан төшеп, ярдәмгә килде һәм мотоциклның арткы тәгәрмәченә каты кысылган куакны тартып чыгарды. Сәйран кулларын мотоцикл руленә сузганда, кабарынкы күкрәкләре белән Илназның беләгенә орынды. Егетнең бөтен тәненә рәхәт дулкын таралды. Кыз да кызарып, башын аска иде.
– Ярар, мин киттем, – диде Сәйран.
– Тукта әле бер секундка. Әйдә, кич белән сезнең авыл читендәге куыш тал янында очрашыйк. Мин сине шунда көтәрмен. Килерсеңме? – диде Илназ.
Кыз җавап бирмичә генә мотоциклын кабызды. Илназ инде өметен өзеп, моңсуланып, машинасына таба атлады. Мотоцикл ялт кына асфальт юлга күтәрелде, кызның: ”Килермен!” – дип кычкырган авазы гына ишетелеп калды. Илназ сөенеп-шатланып кул изәде.
Авыл читендә үскән карт талның эче кеше сыярлык зурлыкта куыш иде. Кайсыдыр бер акылсызы әле тал куышына тыгып учак яккан. Бичара талның эче һәм тышкы кәүсәсе каралып-күмерләнеп килгән. Шушы рәвешендә дә тал яшәргә тырыша, яфраклардан үрелгән яшел яулыгын җәйнең йомшак җилендә җилпи иде.
Илназ бишекле “Иж” мотоциклында куыш тал янына килеп туктады. Сәйран да мотоциклыннан аерылмаган. Егет белән кыз бер-ике сүз алышырга өлгермәде, яңгыр сибәләргә тотынды. Илназ мотоцикл бишегеннән күн куртка алып, Сәйранның иңнәренә салды. Кочаклашып, талга сөялеп, шактый гына басып тордылар. Төн караңгылыгында күңеленә хуш килгән егет кочагында тыныч һәм рәхәт иде Сәйранга. Илназның да бәхет кошын куеныннан чыгарасы килмәде.
– Яңгыр туктады, бар кайт инде син. Иртәгә, дөресерәге, бүген эшкә барасың бар бит, – диде кыз.
Илназ саубуллашып, кайтыр юлына кузгалды. Куыш тал гашыйкларның әледән-әле очрашулары урынына әверелде. Чираттагы күрешүләрендә Илназ җиңел автомобиль сатып алырга хыяллануы, ләкин әлегә акчасы җитеп бетмәве турында әйтеп үтте.
– Машина булса, яңгыр да куркыныч түгел. Машина эчендә утырыр идек рәхәтләнеп.
– Алырсың әле, алырсың. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә эшлисең бит, – дип дәртләндерде аны Сәйран.
– Киләсе якшәмбедә өйдә булам. Әни чебешләрне суярга планлаштырды инде, – диде Илназ.
--- |
Иң күп укылган
|