|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2025 Язмыш
![]() 101 яшьлек Мөнирә әби: "Конвой белән Казанга озаттылар"Әлмәт районы Елховой авылында гомер итүче Мөнирә әби Гурьева үзенең 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген дә күзе күрә, ишетә, ходунки ярдәмендә йөри. Кешеләрне таный. Кызы Роза белән кияве Фәндәс абый тәрбиясендә һәр көненә шөкер итеп яши. ...18 яше дә тулмаган килеш, аны Ульяновск якларына бараклар буярга җибәргәннәр. — Өйдән алып килгән ризык бетте. Ачлык башланды, салкын. Түзмәдек, тугыз кыз качып кайттык. Юлда бик туңган идек, авылга кайтып җиткәч, нык авырдым. Хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Бераз хәл алгач, колхозга бригадир булып эшкә урнаштым. Көз көне җир сөргәндә, Чирмешәннән полиция килеп алып китмәсенме? Конвой белән башта Бөгелмәгә, аннары Казанга озаттылар, — дип сөйли Мөнирә әби.
1943 елның җәендә аны Колымага җибәрәләр. Анда хатын-кызлар тайгада агач кисә. Булачак тормыш иптәше Константин белән дә шунда таныша ул.
— Без 8 бала үстек. Бүген алтыбыз исән-сау. Әни гомере буе сабыр булды, эштән курыкмады. Күпләп матбугат алдырды. Догаларны, газеталарны хәзер дә күзлексез укый. Әниемнең бүген дә безнең белән булуы зур бәхет, — ди кызы Роза апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|