|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2025 Шоу-бизнес
![]() Анастасия Макарова: “Дуңгызлар белән бер бүлмәдә кыш чыктым”
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Анастасия Макарова белән әңгәмәдән соң: “Китапны тышлыгына карап сайламыйлар”, - дигән сүзләр искә төште. – Анастасия, балачагыгыз кыен булган. Шулаймы? – Кыен дип әйтмәс идем. Әлбәттә, авырлыклар булды, әмма барысы да балалык белән сизелмәде. Күптән түгел генә туган нигезгә кайтып килдем. “Без монда ничек сыйдык соң?”, – дип уйлап куйдым. 36 квадрат метрлы фатирда – сигез кеше яшәдек: әти-әни, сеңелләрем, энем һәм мин. Акыл керә башлагач, әлбәттә, уңайлырак шартларда яшисем килде. Яшүсмер чакта әти-әниләргә йорт төзеп бирү турында хыялландым. Хәзер бу максатыма ирештем дип горурланып әйтә алам. Әлбәттә, йорт 1 елда гына төзелмәде, ләкин үз көчләрем белән әти-әнигә шундый бүләк ясый алуыма шатланам. Дөресен генә әйткәндә, балачагым турында сөйләгәнем булмады. Әмма быел тамашачыларга ачыласым килә. Мине матур “курчак” итеп кенә кабул итүчеләрдән туйдым.
– Матур хатын-кызлар турында һәрвакыт гайбәт буладыр ул?
– Гайбәтчеләргә бер генә сүз: “Минем кебек эшләп карагыз”. Эшләгән кеше теләге булса, һичшиксез, уңышка ирешә ала. Минем турында: “Аның “поклонник”лары күп, рәхәтләнеп яшәп ятадыр”, – дип фикер йөртүчеләр дә аз түгел. “Карале, аңа өеп-өеп акча биреп торучы булса, эшләп тә тормас иде”, - дип уйлаучылар сирәк, кызганыч. Элек төрле гайбәтләргә игътибар бирмәдем, сөйләрләр дә туктарлар әле дигән принцип белән яшәдем. Әмма минем дә яшем бара, гаилә корасы, балалар үстерәсем бар. Гайбәт – дөреслек булмаса да, кешенең фикерләрен чуалтырга мөмкин.
– “Дуңгызлар белән бер бүлмәдә кыш чыктым” , - дип сөйләгән идең. Дөресен әйтәм, башта бу сүзләреңә ышанмадым.
– Була торган хәл инде. Кыш бик салкын килде. Сараебыз тактадан гына булгач, анда гел җил уйнап торды, ә дуңгыз балалары кечкенә иде. Сайларга туры килде: алар йә үлә, йә минем белән бер бүлмәдә яши. Дуңгыз балалары 3 ай эчендә сизелерлек үсте, билгеле. Соңгы айда болай да кечкенә бүлмәдә бөтенләй урын юк иде диярлек. Киемемнән дә сасы ис килеп торды. Шул кием белән мәктәпкә барасы, артымнан көлеп калганнары хәтеремдә. Ләкин күңелдә барыбер өмет яшәде. Бар да вакытлыча икәнен төгәл белеп тордым. Бу вакытны бик сагынып искә алам, чөнки балачакта булган ышаныч, өмет, еллар узу, тормыш асылын аңлый башлау белән юкка чыга төсле. Шул кечкенә генә бүлмәдә үземне зур сәхнәдә итеп күз алдына китереп, “концерт” куюда кадерле. Әни: “Сәгать төнге өч бит инде. Йокла, җырчы!”, – дия иде (көлә).
Без “алтын кашык” белән тумадык. Мәктәптә укыган вакытта да, башкаларның кырын карашларын тоеп үстем, шуңа күрә бу теманы гел читләтеп үтәргә тырыштым, оялдым. “Ничек инде сәхнәләрдә балкып торган җырчы дуңгызлар белән бер бүлмәдә яшәсен”, – дип уйлый идем. Узган ел концертыма әзерләнгән вакытта остазым Миләүшә Таминдарова белән озак кына балачагым турында сөйләшеп утырдык. Шул вакытта ул: “Бу синең тормыш. Ник ояласың”, – диде. Безнең еш кына үзебезне башка яктан күрсәтәсе килә, матуррак буласы килә. Ә чынбарлыкта исә, бу хәл турында башкаларга да ачылып сөйләгәч, шундый күп кайтавазлар килде. Үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашучылар булды, минем кебек кыен шартларда яшәгәннәр дә язды. Әйе, безгә җиңел түгел иде, әмма сынаулар булмаса, мин, бәлки, уңышка да ирешә алмас идем. Балачактан тормышым өчен, гаиләм өчен җаваплылык тоеп яшәдем.
– Димәк, мәктәп елларында сине кыерсытучылар булды?
– Безнең авылда күпбалалы гаиләләр күп. Безнең сыйныфта ким дигәндә өч шундый гаилә бар иде. Менә шул бер төркем балаларга карата бераз тискәре караш сизелде. Иң кызганычы, бу укытучыларның мөнәсәбәтләрендә дә чагылды. Хәзер аларга бернинди үпкәм дә юк. Әмма шул ук мәктәптә энем белән сеңлем дә укый. Төп максатым - аларны кимсетүдән саклап калу булды. Дөрес, укытучылар белән телефоннан аралашырга туры килгәләде. Хәзер бу мәсьәләне җайладык бугай инде. Күптән түгел генә мәктәпнең юбилее булды. Музыкаль аппаратура алып кайтып куйдым, чын күңелдән эшлим. Шундый ук күпбалалы гаиләләрдә үсүче балаларга ярдәм итәсе килә. Дөрес, мәктәпкә кергәч әле дә уңайсызлык хисе тоела. Миңа “сез” дип мөрәҗәгать итәләр. Укытучыларның алай итеп сөйләшүе мине дә уңайсыз хәлгә калдыра.
- 36 квадрат метрлы фатирда ничек сыйдыгыз соң сез?
- Безнең белән әнинең әбисе дә яшәп алды. Әби сугыш чоры баласы, ул балачактан акылга зәгыйфьрәк булган. Бабай әнигә 7 яшь булганда бакыйлыкка күчә. Әби берүзе генә өч баласын тәрбияли алмавын аңлап, аларны балалар йортына тапшыра. Әби алар янына кунакка килгән, әмма ул башка кеше белән гаилә коргач, аралары суынган. Әбинең ире вафат булгач, әни аны безгә алып кайтты. Ул урын өстендә ята иде инде. Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Яшүсмер чак, бунтарлык чоры. “Ул бит сине ташлап киткән. Бездә болай да урын юк”, - дидем. Шулвакыт әни: “Минем белән андый хәл булса, син мине картлар йортына озатачаксыңмы?” - дип сорады. “Синең белән алай булмаячак”, - дип әйтеп бетерергә дә җитешмәдем. Әни: “Булмас димә, дөнья бу!” - диде. Мин бу сөйләшүне гомеремдә дә оныта алмаячакмын. Әни әбине соңгы сулышына кадәр карады. Ул әнинең кулларында үлде. Әниемә булган хөрмәтем чиксез. Барысын да ничек бар шулай кабул итү, көчле, сабыр булу - бу сыйфатлар миңа әниемнән күчкәндер.
- Әти-әниләрегез кем булып эшли?
- Әти сөт заводында эшли. Әни авылда ветеринар иде. Ул лаеклы ялда, әмма хәзер дә сыр заводында эшли. Гап-гади гаилә.
- Казанга килгәч үк, иҗат белән шөгыльләнә башладыңмы?
- Юк инде. Казанга килгәч, бер финанс оешмага эшкә урнаштым. Без өйләр буенча йөреп, кешеләрне дәүләт пенсия фондыннан, дәүләтнеке булмаган фондка күчерү белән шөгыльләндек. Белмим, бу эш никадәр “чиста” булгандыр. Без кечкенә “аферистлар” идек. Бер атнага 1 мең түләп тордылар. Акчаны көч-хәл белән җиткердем. Кесәмдә нибары 25 сум гына булган чаклар да булды. Иртән эшкә барып җитәрлек акча бар, ә ризык чыгып алырга юк. Икенче көнне эштә акча бирергә тиешләр иде. Ә ашыйсы килә бит, чарасызлыктан шкафтан каткан ипи табып аны җебетеп ашадым. Әти-әнигә бу хакта сөйләмәдем. Аларның миннән кала да дүрт баласы бар бит. Шәһәргә китүне - зур тормышка аяк басу кебек кабул иттем. Әти-әнинең миңа матди яктан ярдәм итеп торырга мөмкинлеге булмавын да аңладым. Хәзер, әлбәттә, әти-әнигә җиңелрәк. Балаларның күбесе үзләре тормыш көтә, ярдәм итеп торырга да тырышабыз.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|