поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
04.02.2025 Җәмгыять

Елан оясына чумып карадым...

Бер караганда әллә ни авыр эш тә түгел кебек, яраттым мин ул эшне. Хезмәт кешене бизи диләр. Килешеп бетмим.
Нигәме? Саулыгыңны урларлык, исәнлегеңне йотырлык булмаса, эшеңә күрә түләнгән хак бәясе куандырса бизәр ул көнеңне, ләкин...

Эшкә керүләре дә бер бәла... 

Янә эш алмаштырдым. Күпләр кулыннан үткән кара эшкә – хастаханәдә идән юып та, әнә шул идәнне юган чүпрәкләрне юдырып та карадым. Боларның икесе ике вазыйфага йөкләнгән, әлбәттә. Ләкин эш сөйгән кешенең иңнәренә эшне өяләр генә! 
 
Өстәмә керем кемгә дә комачауламый. Тукта, мәйтәм, якшәмбе-шимбәләр, төнге смена бар, ятып калганчы атып карыйм. Ярты ставкага эшкә алдылар. Казан хастаханәләренең берсенә. Кайсысы икәнлеге сер булсын, әмма шунысы тәгаен – биредә җаннан җан аерыла. Димәк, икеләтә җаваплылык тоеп эшлисе! Эшкә керүләре канун кушканча – медицина тикшерүләре үтәсе... Анысы бәя инде, анализлар 100 төрле, бар түләүлесе, түләүсезе, дигәндәй. 10 000 сум чамасы чыгарасы да бирәсе. Хәер, кай җиреңнән генә бактериягә анализ алып карамыйлар, ул диспансеризацияләр үтү дигәне уен гына икән! Ярар чирле түгелмен, бу кадәр җентекләп карауларына да сөенерлек. Ләкин төер калган мәлләр дә булды, табибларда яртышар көн чират торасы.
 
Чиратың да килеп җитә, тегеләрнең кабул итү вакыты да төгәлләнә, ник бер минут соңга калып эшләсеннәр, ишекләрен биклиләр дә куялар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, флюорография анализымны югалтканнар, үзең дубликат сорап барасың бирмиләр, табиб килергә тиеш! Ә соң аны селкетерлекме?!. Сүзе кыска: бер минут та вакытым юк, бетте-китте, янәсе... Утка баскандай берничә ишек төбендә сикергәләгәч, булды бу дип, кадрлар бүлегенә йөгердем. Анда да биш ишектә биш төрле инструктаж үтәсе. Ул-бу хәлләр килеп чыкса – белеп эш итәсе. Калын папкада күп язылган инде, ятлап түгел, укып чыгарга да өлгермисең. Акчага сөйләшсәң тиз үтәсең, ди мыеклы абзый. Түләде ди! Баш юкмы әллә миндә, бер күз йөртеп, этә-төртә ерып чыктым. Шул көнне үк эшкә аласылар, кадрлар бүлеге үткәрми генә, ярты көн үткән, смена сәгатен язып булмый, имеш. Бүлектән, эшләргә кешебез юк, үзебез көне-төне монда ятып арыдык, дигәч кенә җитәкчесенең сүзен аяк астына салмадылар. 
 
Мин хезмәттә
 
Җыештыру эшендә кулланылучы эш коралларын дезинфекцияләү бүлеге. Беренче катта урнашкан. Бүлмә эчләрендә бүлмә дигәндәй. Өчәр автомат кер юу һәм киптерү машиналары. Моплар һәм салфеткалар юу – төп эш. Смена төгәлләнгәч, эш бүлмәсен җыештырып кайтып китәсе. Эшләргә кеше юк, җиде кеше урынына ике кеше эшлибез. Өченче кеше сменасын бүлек җитәкчесе үзе алмаштыра. Җәмәгать, хәзер элеккеге сыман чиләк күтәреп, чүпрәк сыгып идән юамыйлар икән, менә шул безнең бүлек эшкәртеп, ягъни, юып, киптереп, өсте ябулы контейнерга тутырып, аңа әле кирәгенчә генә махсус дезинфекцияләүче препаратлы су салып биргән дымлы моплар белән юалар. Моп дигәне йонлач кына бер чүпрәк. Хәтта аны да кул белән тотмый әле идән юучылар. Чүпрәк башында элмәге бар, аны өскә каратып куярга кирәк контейнерларда.
 
Шул элмәктән генә эләктереп тартып алалар да швабра башына киертәләр. Нибары 16 квадрат мәйдан юарга тиешләр, аннан пакетка салып куялар, үзенә эләктергән чүбе ние белән бергә... Бер бүлекне бер мәртәбә юар өчен беләсезме никадәр чүпрәк китә! Әле бит бәдрәфләрне юар өчен башканы тотасы. Мопларның башына төсле тамга беркетелгән, сарысы генеральный итеп җыештырганда гына тоталар, кызылы менә шул – санузел, яшеле – хирургия, ә зәңгәре палаталар белән коридорлар өчен адресланган. Бутасаң эләгә! Имеш…
 
Юалар инде, зәңгәре белән бәдрәфләрне болгап чыккалыйлар. Бу чүпрәкләрдән идән юучылар риза түгел никтер, элеккеге сыман юпь-юеш калмый имеш, идәннәр, хезмәтең күренми – юылганы да беленми, диләр. Хикмәт, таеп егылырлык юешлектәмени соң! Иң мөһиме, дезинфекцияләнә, идәннәр ялтырап кала, яхшы кафельне бит көзге кебек кенә сөртәсе. Ә болар су кушалар. Алай иткәндә дезинфекцияләү көче йомшара, микробларны юк итү көче юкка чыга дип тә аңлатып карыйлар. Җиңәрсең ди авыл апаларын! Сүз уңаеннан гына әйтим, идән юучы булып авыллардан килеп эшлиләр.
 
Эш түгелдер – мәхшәрдер...
 
Менә шушы мәлдә мәхшәр инде, билләһи. Фиргавен кавемнәре дип атый идем үзләрен. Чират дия-дия әрләшәләр, әллә нинди ямьсез сүзләр әйтешәләр. Берәм-берәм кабул итәбез, чүпрәкләрне санап алабыз. Идәннекенә әллә исләре китми, ә менә салфеткалар саны чыкмый тилмертә иде. Махсус тузан сөртер өчен кайтарылган бик кыйммәтле алар. Чыкмаса түлиләр. Интернет кибетләрдә берсенең генә бәясе – 800 сум тора! Аннары кулларында 100 төрле эш, шуның яртысы шәфкать туташлары вазыйфасына керә дә, күндәм диптерме, боларны йөгертәләр. И, җаныкайларым, дөресен генә әйткәндә ат урынына җигелеп эшләүчеләр алар. 24 сәгатьнең 2 сәгатен генә чүмәшеп черем итеп алалар да, калганы аяк өстендә үткәрәләр. Хәер, артыгын селкенмиләр дә кебек... Ник дигәндә, палаталарны көненә 3 тапкыр юарга тиеш булсалар да, моны көненә бер йә ике мәртәбә генә үтиләр. Өч тапкыр юсалар, ул чүпрәкләрне көненә өч тапкыр, бер юлы ике мәртәбә күбрәк алырлар иде.
 
Су кушмыйча юсалар бүлекләрдә инфекцияләр дә таралыр идеме? Бөтен вәзгыятьне бутаган инфекция дигәне килеп чыкты бит бер көнне. Гаепне безгә сылтыйсылар. Имеш, без чүпрәкләрне дөрес юдырмыйбыз. Хирургия чүпрәген юар өчен аерым машина билгеләделәр. Башта хирургия салфеткаларын юдырасы: балаларныкын, өлкәннәрнекен аерым, реанимация... Тегеләрендә башка бүлекләрнеке. Әле вакытын, нинди градуска куеп юдырганыңны язып барасы, яңа тәртипләр керттеләр. Ике як зур килешү төзимени, чүрәк алу-тапшыру эше гел имзалы гамәлгә әйләнде: кул куеп бирәбез, кул уеп алабыз, мәхшәр кыскасы. Кәгазь өстенә кәгазь тутырасы, бюрократлар заманы шул... 
 
Тора-бара тагын ике кер юу һәм киптерү машинасы өстәделәр. Болай 100 салфетка, 25 моп салып юдыра һәм киптерә идек, хәзер һәр бүлектән күпме керә шул кадәр генә саласы. Кыскасы, машиналар тәүлек буе әйләнә. Бүлмә кыза. Коридорларда кондиционерлар куйганнар, ә монда ник бер генә һава алмашыну тишеге булсын... Түзәсең инде, кара халык күп нәрсәгә сабыр итә икән. 
 
Мопларны ничек юдырасыз диген, аларны кабул иткәндә махсус кисмәкләргә тутырабыз. Идән юучы үзләре санап салалар, без шул аларның кул йөрешеннән күзне алмыйча санап торучылар. Һәр бүлекнең җыештыручысы чиста моплы булып беткәч, безнең эш башлана: мопларның һәрберсен очыннан гына тотып щетка белән тарыйбыз, ягъни чүбеннән аралыйбыз. Чәч инде анда – көн дә бер париклык! Менә шуннан соң гына машиналарга тәртип белән саласың инде юарга. Сәркәтип эшен дә онытмыйсы: журнал тутырасы, имза куясы, вакытын язасы.
 
Үз фикерем
 
Бер караганда әллә ни авыр эш тә түгел кебек, яраттым мин ул эшне, машиналарны бер көйләп җибәргәч, әллә ничә мәртәбә утырып чәй эчәргә дә вакыт ягы иркен, сүз әйткән кеше юк. Ләкин сменалы эшкә дә күнегергә кирәк. Ни дисәң дә яшең барган саен өйгә кайтып, үз ятагыңа аву рәхәтрәк.
 
Эшне ярату хезмәт хакына да бәйләнгән. Түләү начар түгел. Ай саен алтмыш мең сумга якын акча эшләдем. Бер айга 12 смена өчен бу. Мондый җирдә хезмәт хакы бүлек җитәкчесенең финанс ягыннан ни дәрәҗәдә белемле булуына һәм бухгалтериядә сине сатмаслык үз кешеләре эшләүгә бәйле. Ышанычлы дуслар сине сатмый: килгән табельне матур гына үткәрә. МРОТның күләме билгеле, шуңа синең сменаң языла, төнге эш сәгатьләре өчен икеләтә кыйммәт языла, моңа тагын өстәмә эшләрең өчен языла, гәрчә аларны син эшләмәсәң дә... Менә шулай ипле генә җыела. Хастаханә барлыгы өч банк белән эшли, шуны өчесенә бүлеп күчерәләр – шунысы бик кызык. Минем кебек ярты ставкага эшләүчеләр исә аванс күрми, ай ахырында акчаны тутырып ала – болай да бик рәхәт. 
 
Авыл апалары эшләгән җирдә мәрхәмәтлелек төшенчәсе бик көчле инде, бер-береңә ярдәм итәр өчен үлеп торалар. Хастаханәне еш кына “су баса”. Канализация торбалары тыгылып, аварийный тишекләрдән фонтаннар бәреп чыга. Бер сызгыру җитә, якын-тирәдә болганыбрак йөрүчеләр хәзер ярдәмгә килеп җитә. Әй, җыябыз... Идән юар өчен автомат машиналар бар, аларны да “стоянка”дан тартып чыгабыз. Суны җыеп хәлләр киткәндә генә сантехник килә. Озын чыбык белән айкый торгач, беләсезме, нәрсә килеп чыга, әйтсәм әйтим, хатын-кыз чүпрәге. Шул бер юка чүпрәк бөтен системага аяк сала. Төзелеш барышында вак кирпеч кисәкләре ташланган, канализация торбаларында алар да ята, бер чүпрәк җитә тыгылырга, диләр. Дөрес сүздерме, юктырмы, ләкин шакшы суны җыештыру бик күңелле түгел анысы. Канализация торбалары тыгылыр алдыннан теге тишекләрдә тавыш уйный башлый инде... 
 
Күңелдә шик тә калды. Кайчагында теләсә кем килеп керә. Әйе, хастаханә ишеге төбендә махсус каравылчы да бар, гардероб эшли. Ә менә өске катка менү юлы бөтен кешегә ачык. Лифт ягына урамнан кергән халыкның агылуын күрсәгез. Бигрәк тә мигрантларга сүз әйтүче юк. Әй, Аллаһым, болар уенда берүк аклык кына була күрсен дип теләүләрем... Аннан инфекция тарала диләр... Соң, хастаханәләрнең ишеген каерып ачып куйгач, саклану чаралары турында сөйләшү сүздә генә булып чыгамы? Кирәк җиргә керә алмыйча тилмерәсең, ә монда... Дөрес, ишекләрдә махсус электрон йозаклар урнаштырылган, ләкин аларны эшкә җикмәгәннәр, кайчан да бер эшләп тә китәр, дип өметләнәм. 
 
Хатын-кыз коллективы – чын елан оясы... Монысын да әйтим әле. Җитәкченең холкы да авыррак булсамы... Бөтен кешегә эләгә иде безнекеннән. Идән юучыларны да өйрәтә, хастаханәнең төп дезинфектологы белән дә көрәшә, күп белү дигәне яшәүне дә, эшләүне дә кыенлаштыра. Каршы әйткән сүзне күтәрә белсә әйбәт, ә менә сүз күтәрмичә үч куып йөрсә – эшләр харап. Менә безнекен дә үсендереп кенә торасы. Үсендерә белсәң аның бүлмәсенә кереп чәй дә эчәсең, учың тутырып акча да эшлисең, хәтта төнге эш сәгатьләреңне дә өеңдә үткәрәсең.

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы