|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.02.2025 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының тагын бер чибәркәе никах укыткан«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, Халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина никах укыткан. Әлеге шатлыклы хәбәр белән аның апасы — Камилә Мифтахетдинова «ВКонтакте» сәхифәсендә уртаклашкан. — Кадерле, яраткан сеңлем Айгөл белән Ленарны никах көне белән чын күңелдән тәбриклим! Айгөл белән Ленарга чын күңелдән гаилә бәхете, үзара аңлашып яшәү һәм иминлек телим! Шамил Мәчете, 2.02.2025, — дип язган Камилә Мифтахетдинова. Яшь гаиләне котлап язучылар да бар: «Бәхетле, озын гомерле никах булсын!», «Бәхетләре гомерле, гомерләре озын булсын. Бәхетле булыгыз, бәхетле!», «Чын күңелдән котлыйм», — дигәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|