поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
02.02.2025 Дин

Кыямәт көне киләчәкме?

Җир шары үз орбитасында иярченсез, ягъни, Айсыз калса, коточкыч фаҗигага дучар булачак икән.
Кыямәт көне турында балачактан бирле ишетеп килсәк тә, без аны акыл җитмәслек галәми бер фаҗига, күз алдына китереп булмаслык дәһшәт дип уйлыйбыз.

Дөресрәге, уйламыйбыз, ә безгә кагылмый торган, ерак киләчәктә булуы ихтимал дип безне куркыту өчен уйлап чыгарылган гарасатлы бер әкият итеп чамалап, көндәлек мәшәкатьләребезгә чумып, тынычланып калабыз.

Коръәндә «Кыямәт» дигән махсус сүрә бар. Шуның кайбер аятьләренә күз салыйк әле: 
5) Ләкин кеше дигән җан иясе алдан күрәчәгенә ышанмый;
6) – Кыямәт көне кайчан киләчәк соң? – дип көлгән була;
7) Күзләр камашыр;
8) Ай тотылыр;
9) Кояш белән Ай бергә укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне.
10) Ул көн килгәч, адәми зат әйтер: - Бу дәһшәттән кая качып котылыйм?! 
 
Менә бит хикмәт нәрсәдә икән: Кояш белән Ай укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне. Димәк, Коръәнне иңдерүче Кодрәт Иясе Ай җисеменең кайчан да булса Җир тарту көченнән ычкынып, Кояш кочагына барып керәчәген күптән белгән.
 
Җир шары үз орбитасында иярченсез, ягъни, Айсыз калса, коточкыч фаҗигага дучар булачак икән. Җирнең утлы үзәк-төше хәрәкәтсез калып тораташка әвереләчәк. Аннары магнит сүрүе югалачак, ә инде Кояштан ургылучы зәһәр җил-давыл атмосфера катламын йотачак. Сулар – бөтен океан-диңгез-елгалар парга әйләнеп югалачак. Ә инде галәми радиация нуры Җир йөзен тереклеге сүнгән җансыз чүлгә әверелдерәчәк (Марс планетасы моңа мисал).
 
Америка астронавтлары Айга менеп, аның изге өслеген таптап йөргәннән соң, бер калкурак урынга кечкенә экран куеп калдыралар. Җирдән лазер нуры җибәреп, Айның ераклыгын төгәл үлчәү өчен эшләнә бу. Күзәтә торгач, Америка галимнәре көтелмәгән нәтиҗәгә киләләр: Ай орбитасы ел саен Җирдән 4 сантиметрлап (төгәлрәге 3,78 см) арага ераклаша бара икән. Гаҗәп бит, миллион еллар буе Планетаның яшәеш сагында торган Ай Җирдән китә бара! Бу бит коточкыч ачыш! Йөз елга – 4 метр, мең елга – 40 метр ара. Болай үлчәп барсаң, Кыямәт көненә якынча күпме калганын да ачыкларга мөмкин ич!
 
Космосны яуларга кызыгучы зур илләр киләчәктә Ай өслеген бүлешү турында хыялланалар. Әлбәттә, анда менеп затлы сарайлар сала алмаслар. Ә менә казылма байлыкларын умыртып казу, эшкәртү, җиргә ташу эшен комсызланып юлга салачаклар. Кытайлар хәтта Ай өстенә заводлар корып, байлыкны үз урынында эшкәртергә уйлыйлар. Мондый чорсызлыктан Айның авырлыгы кимергә һәм ул җиңеләеп үз орбитасыннан ычкынырга да мөмкин бит. Алтынга табынган кавемнән торган бертөркем магнатларның чорсыз нәфесе шулай итеп Айны харап итүе дә бар.
 
1958-59 елларда АКШта  А 119 коды астында яшерен проект эшләнә. Бу проект буенча алар Ай өслегендә кечерәк атом шартлавы оештырырга тиеш булалар. Соңарак СССРда да академик Яков Зельдович тарафыннан  Е3 проекты эшләнә. Максаты: шартлау мизгелендә Айдан күтәрелгән балчыкка спектраль анализ ясап, су бармы-юкмы икәнен ачыклау була. Бу проектлар төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмый кала. Шулай да... Американың НАСА белгечләре 1919 елда Айга ракета җибәреп, атом-төшсез генә, көчле шартлату оештыралар. Бу тетрәүдән соң Ай өслеге 7 сәгать буе тынычлана алмыйча дерелдәп тора...
 
Ай – бик нәзберек күк җисеме. Аңа саксыз кагылырга ярамаганлыгы турында бер генә галимнең дә чаң сукканы юк әлегә.
Коръән үзенең «Кыямәт» сүрәсе белән кешелеккә каян фаҗига килергә мөмкинлекне аңлатып, кисәтү ясаган: «Айга кагылмагыз! Айны саклагыз! Ай ул – Җир-Ананың яшәү маягы!»
 
Фото: ru.freepik.com

Марсель ГАЛИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы