поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
27.01.2025 Язмыш

Бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады

Әниебез, озаклап булса да терелде, тик бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады. Кызык кына инде бу дөнья дигәннәре. Коданың 75 яшьлек юбилей бәйрәмендә булып кайттык. Кода дигәнем киленебезнең бабайсы, кайчандыр безнең бакча башы күршебез булган, озак еллар милициядә эшләгән Мөдәрис абый.

Ул миннән 15 яшькә олы булып чыга. Ике күрше ярыша-ярыша бәрәңге чүпләгән вакытларда буразна арасында тәгәрәп йөргән елак кызның кайчан да булса кодагый булып түрендә утырасын башына да китермәгәндер ул вакытта инде мыек төрткән җиткән егет. Ә минем өчен Мөдәрис абый "куркыныч" кеше иде. Милиционер бит! Сары мотоциклының лүлкәсенә салып алып китсә! Бетте баш!

Ә хәзер көлешә-көлешә шул вакытларны искә алып утырабыз, яшь арасы да сизелми, күңелебез белән җитмешенче, сиксәненче елларны урыйбыз.
 
Ишми кушыннан су ташыган чаклар искә төшә. Артезиан коесы казылганчы суга тилмерде безнең авыл халкы. Су буена житәрәк ерымнан агып чыгучы суны чүмеч белән тутырып ала торган итеп җайлап куйганнар иде, чишмә кебек ясарга уңайсыз булгандыр, күрәсең. Без аны "куш" дип йөртә идек. Әле анда хәйран текә таудан төшәсе. Кыш көне ул бозланып ката. Баскыч-баскыч итеп ясалса да, кайвакыт менеп җиткәндә генә аягың таеп китеп чиләгең-ниең белән аска мәтәлгән чаклар да була.
 
Мөдәрис коданың әнисе Гөлсем апаны да искә алдык. Һәрвакыт көләч йөзле, ачык чырайлы, елмаеп сөйләшә торган, ап-ак чәчле күршебезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын! Аның турында кода сөйләгән хикәятне сезгә дә бәян итим әле.
 
Дәрес бара. Кисәк кенә күзем тәрәзәгә төште. Урамнан безнең авыл фермасыннан сөт ташучы трактор узып бара. Озакламый ул кире авылга әйләнеп кайтачак. Мин тиз генә портфелемне эләктердем дә, яшен тизлеге белән ишеккә атылдым. Каршыма очрап юлны бүләргә маташкан олы гына гәүдәле Венера апаның култык астыннан елгыр гына шуып чыктым да, урамга җилдердем.
 
Трактор белән авылга кайтканда никтер йөрәгем “чыгам-чыгам” дип тибә иде. Өй ишеген ачып керә-керешкә “әни” дип кычкырып, аны эзли башладым. Өй салкын, никтер мичкә ягылмаган, югыйсә башка вакытта без кайтышка өй май кебек җылы була иде. Әнинең ипи баскан күәсендәге камыры ташып аккан, игезәк энем белән сеңелем өстәл өстендә кочаклашып калтырап утыралар. Минем “Әни кайда?” дигән соравыма алар җавап бирә алмады. Сөйләшә белмиләр шул әле, яңа тәпи китеп маташалар.
 
Эзләнә торгач, мин чиләк-көянтәләрнең юк икәнен абайладым һәм су буена йөгердем. Тау башыннан кушның өстен кар каплаганы күренә, димәк, әни анда түгел, фермага киткән. Кушта су булмаган вакытта без суны шуннан, ерактан ташыйбыз. Сыер савучылар йөри торган сукмак буйлап елганың икенче ягында урнашкан фермага йөгердем. Ни гаҗәп, әни анда килмәгән булып чыкты.
 
Йөрәгем нидер сизенеп, кире куш янына чаптым. Барсам... Әнинең сыңар чиләге белән көянтәсе тора, үзе һәм тагын бер чиләк юк. Каршыда – яр өстеннән ишелеп төшкән кар өеме. Мин “әни” дип кычкырып, кулым белән карны актара башладым һәм, аңыма килеп, кире авылга йөгердем.
 
Авылдашлар җыелышып төшеп, әнине кар астыннан казып чыгарганда ул ярым үлем хәлендә булса да, бәхеткә каршы, исән иде. Ярый, йөзе белән кушка капланган, шул тыны бетәргә ирек бирмәгән.
 
Мин әле дә булса шаккатам. Нинди көч мине дәрестә утырган җиремнән йолкып чыгарды икән? Мин бит, югыйсә, алай теләсә ничек дәрестән качып, уку калдырып йөрүчеләрдән түгел идем. Шул вакытта тракторга утырмыйча, өч километр араны җәяү кайткан булсам? Без, берсеннән-берсе кечкенә җиде бала (мин иң олысы), әнисез кала идек бит! Әле аякларында ныклап басып тора да белмәгән игезәкләрне кем карар иде?
 
Аллаһның рәхмәте белән, табибларның зур тырышлыгы белән әниебез, озаклап булса да терелде, хәтта берничә елдан соң кече энекәшебезне дә алып кайтты әле. Тик бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады.
 
P.S. Кода урыныннан кузгалып, икенче бүлмәдә күз яшьләрен сөртеп кергәндә, безнең дә күңелләр тулган иде.
 
Камәрия Вафина. Кукмара, Ядегәр
 
Фото: ru.freepik.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы