поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.07.2011 Дин

Зариф Бәшири һәм аның “Замандашларым белән очрашулар”

Хәзерге татар әдәбиятенә нигез салучы язучылар буыны революциягә кадәр барлыкка килде. Табигый, алар бөтенесе татар мәдрәсәләрендә укыганнар, аларның дөньяны танулары Ислам дине кысаларында формалашкан.

Атеизм чоры башлануы белән алар үз иманнарын, динилекләрен йөрәкләренең күренмәс почмакларына яшерергә мәҗбүр булганнар, әлбәттә. Шулай да, ул дини белемгә ия әдипләребезне мөкатдәс динебезгә булган симпатияләре бөтен язмаларында ачык күренә. Билгеле, алар совет цензурасы шартларында Исламны тәнкыйть иткәндәй буш формулаларны мәҗбүрияттән язган булсалар да, бүгенге көндә ул буын язучылар мирасы яңадан өйрәнеп чыгуга мохтаҗ, чөнки совет вакытында аларның иҗаты примитив калыпка салынып берьяклы гына өйрәнелде.

 

«Иман» нәшрияты мәдрәсә шәкертләре булган язучыларыбызның мөһим әсәрләрен кабат бастырып чыгарга тырыша. Бу юлы без Зариф Бәшири истәлекләрен чыгарырга булдык.

 

Мәгълүм булганча, Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда бүгенге Апас районының Чүти авылында мулла гаи­ләсендә туа. 1898–1902 елларда Буа мәдрәсәсендә, аннан соң Акъегет авылы мәдрәсәсендә укый. 1907 елда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Димәк, ул заманына күрә югары илаһият белемен үзләштергән зыялыбыз. З. Бәшири истәлекләре Г. Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итә торган көннәрдә чыгуы да мөһим, чөнки анда Г. Тукай шәхесенә аерата игътибар бирелгән.

 

З. Бәшири Тукайның татар шәкерте турындагы бер мәдхия­дәй сүзләрен теркәп калдыра: «Татар шәкерте татар әдәбиятын тергезеп, аңа нәфис телле шагыйрьләр, әдипләр бирде. Татар шәкерте, әпҗәтле, иман шартлы «мәфтекләр» урынына телле, фәнле, әдәбиятлы мәктәпләр оештырды. Татар шәкерте үз халкының тарихын тудырды, аның аңына үзгәреш кертте!..»

 

Камил Мотыйгыйдан Габдулла Тукай турында истәлек китерелә. Шунысы мөһим — Г. Тукайны шагыйрь итү өчен мәдрәсә җитәкчелеге аерым тырышлык куйган. К. Мотыйгый әйтә: «Гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле егет. Әти әйтә: «Моңардан зур бер шагыйрь чыгар!» — ди. Шуның өчен дә әти аны гел үз тирәсендә тота, гарәп-фарсы шигырьләре, аларны төзү кагыйдәләре белән таныштыра». Күренә ки, Мотыйгулла хәзрәт махсус игътибар биргән, Г. Тукайга шагыйрьлек дәресләре оештырган. Хәтта бу эшкә төрек бер белгечне дә файдаланган. К. Мотыйгый әйткәнчә: «Габделвәли исемле бер төрек егете солтан Гәбделхәмиткә каршы чыгуда гаепләнеп, кулга алынып, җәзалану куркынычы астында калгач, безнең Россиягә качып чыга. Әти, кайдандыр табып алып, аны үз мәдрәсәсенә урнаштырган. Әлеге Габдулла янына, аның белән бер бүлмәдә торсын дигән! Габдуллага әйткән: «Бу кеше әдәбият белән шактый таныш булганы шикелле, кабилият ягыннан да буш булмаска охшый. Син аннан файдаланырга тырыш!» — дигән. Г. Тукайның димәк олы шагыйрь булып җитлегүендә Мотыйгулла хәзрәтнең өлеше, тәэсире шактый зур.

 

Тукай русларга ияреп ак яка, ак манжеталар кияргә омтылган яшьләрне шулай мыскыл итә: «Иске бер газетаны киң иттереп катлап, муенына ураган да, аның өстеннән калын бер бауны буып, аның очларын тезләренә кадәр салындырып төшергән. Ике кулының беләкләренә дә шулай ук газеталар урап, аларны да бау белән бәйләп куйган.

 

Әнә шундый кыяфәте белән ул, джентельменнарча басып, гәүдәсен туп-туры катырып, салмак адымнар белән Нугайбикнең алдына ук килеп басты:

 

— Без яшь чакта әниләребез әйтә торганнар иде, — диде ул: — «Кәлимәтен, таебәтен, безнең әни бай хатын, маңгаенда ука-чук, сандыгында б…та юк!» — дип. Аның шушы эше белән сүзләре бер Нугайбикне генә түгел, коры манжетлар, ак якалар белән интеллигентланып йөргән башка берәүләрне дә шактый кызартты. Шунлыктан көлгәне көлде, көлмәгәне оялган сымак башын аска иде». Күрәбез Г. Тукай Европага ияргән татар яшьләрен өнәми, милли даирә өчен көрәшә, татарлыкны күтәрә, горурлана.

 

Милли кием мәсьәләсендә Тукайны искә алганда тагын шуны яза: «Кара кәләпүшен һич тә калдырмый иде». Шуны укыгач күпләребез Тукайның европача киенеп төшкән фотосын искә төшерүе мөмкин. Ләкин З. Бәшири аның төшү тарихын да аңлатып бирә: «Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камаллар аны һәрвакытта да яхшы костюм киеп, ак якадан, галстуклардан йөрергә димлиләр, аның шундый киемнәрдә, яланбаш көенчә рәсемгә төшүен телиләр.

 

— Һич булмаса, тарихка мәдәни кыяфәттә төшкән бер рәсемеңне калдырыр идең, — диләр.

 

Хәтта аларның бу димләүләре көчләү дәрәҗәсенә дә җиткәли икән. Алар беркөнне Тукайны алдап-йолдап, хәтта берникадәр басым ясауны да кулланып, яхшы костюмнан, яланбаш хәлдә рәсемгә төшерә алганнар. Тукай шул рәсем эшләнеп бетеп, кулына алгач та, арлы-бирле әйләндергәләп карап тора да, берсенең артына:

 

— Мә, ал инде күптән көткән яланбашыңны! — дип яза һәм: — Теләгеңә ирештең инде! — дип, Фатих Әмирханның алдына ташлый».

 

Димәк, Тукаебыз гелән милли киемдә йөргән, яланбашлыкны җирәнеп инкяр итә.

 

Кызыклы фактлар арасында шуны да искәртәсе килә, З. Бәшири теркәп калганча: «Мисыр тирәләрендә йөреп кайткан кешеләр турында «Мисыр каргасы, Гарәбстан песие» дигән сүзләр кулланылган».  Ә инде Г. Тукай аларга «күркә» дигән атаманы кертеп җибәрә.

 

Бик мөһим нәрсәне теркәп куя автор: шәкертләр арасында «социалист» булырга омтылыш булганда, алар маймулланып урыска охшап чәч, кием киергә йөргәндә, Фатих Әмирхан алардан мыскыллы итеп көлә. З. Бәшири яза: «Чөнки мин ул чагында гына түгел, хәтта аннан соң да Фатих абзыйның, Галиәсгар агайның ак яка белән галстук куеп, эшләпә яисә фуражка киеп йөргән чакларын күргәнем юк. Аларның башларында һәрвакытта кара кәләпүш яисә тар кырпулы каракүл бүрек, аерым яка яки күкрәкчә була торган иде.

 

Бу әсәрдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җәһәтендә шактый мәгълүмат тупланган. Мәдрәсәне бетерүчеләр үз уку йорты белән горурлануны да искә ала автор. Мәсәлән, Галиәсгар Камал сүзләрен китерә: «Татар матбугат вә әдәбиятына Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Миргазиз Укмасый, Хәбиб Исхакый кебек әдип-шагыйрьләрне чыгарган мәдрәсә җимеше бит без!» — дип масаеп та куя иде».

 

1888 елда туган З. Бәшири язмышы шулай килгән ки, ул башта 4 ел кадими мәдрәсәдә укып соңыннан 4 ел җәдид мәдрәсәдә укый, аннары исә Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә — аны статус буенча университет дип санаганнар — белемен камилләштереп бетерә. Димәк, аның фикере, тәҗрибәсе шушы мәдрәсәләрнең типларын аныклауга ярдәм итә ала. Иң әүвәл З. Бәшири Буа мәдрәсәсендә укый. Аны ул яратып тасвир итә, гәрчә шартлар ягыннан ул бик ярлы булса да. Ләкин ул мәдрәсәдә шәкертләрдә өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләнә иде, мәсәлән, кечкенә Зариф иртән торгач: «олы агайларга юыну өчен, аларның комганнарына су салам да, чыра хәзерләп, самовар куярга китәм». Димәк, шәкертләр итагатьле үсәләр, остазларны, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәнәләр.

 

Шунысы мөһим — кадими һәм җәдид мәдрәсәләрнең аермасы уку эчтәлеге буенча түгел, ә шартлар уңайлыклары буенча булган. Акъегет авылындагы җәдиди мәдрәсәне З. Бәшири болай тасвирлый: «Мәктәп ишек алдында мунча: шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагыңда чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плита, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты, җылы юыну бүлмәсе».

 

Һәм шәкертләр биредә сыйныфларга бүленеп укыйлар иде, имтиханнар ел ахырында үткәрелә. Димәк, ул шул ук мәдрәсә, ләкин спонсор булганы булып чыга, хәзергәчә әйтсәк.

 

З. Бәшири Акъегет мәдрәсәсен шулай бәяли: «Акъегет мәдрәсәсендә дә, зуррак сыйныфларга үрләгән саен фән уку артта кала, бөтенләе белән диярлек, башка дини мәдрәсәләрдәге шикелле, мәгънәсез иске мантыйк (логика) дәресләренә күчелә иде».

Димәк, уку эчтәлеге бер булган, аның тышкы формасы гына аерылган. Такта кую, класска бүлү, шартлар тудыру төрле булган, ә уку-укыту программасы һич аерылмаган. Шуның өчен кадим-җәдид уку йортларын кискен бүлү ул зур хата, фактта большевик уйдырмалары гына.

 

Ул Нәҗип Думави фикерен китерә: «Ысулы җәдит» дигән булабыз. Без  бит яңа тәртип белән дә балаларны, искечә укытуга караганда, укырга-язарга тизрәк өйрәтүдән узганыбыз юк». Менә шул күзәтү бик төгәл — ул җәдит мәктәпләренең фәкать уку җәһәтеннән тизләтү белән чикләнгәнлеген ачып сала, җәдитчелек педагогика-дидактика өлкәсенә генә чикле булуын күрсәтә.

 

З. Бәшири кадими татар мәдрәсәләрендә музыка белән бәйле белем укытылуы турында теркәп куя. «Алланы, Мөхәммәтне (с.) мактаган гарәпчә дини шигырьләр, салаватлар (дин бәетләре) яисә «Укыйк, шәкертләр», «Йөзең ак булыр синең!» шикелле нәсихәттән торган нәрсәләр «Бакырган», «Мөхәммәдия» көйләренә әйтеләләр иде». Күрәбез, җыр-моңга гелән игътибар ителенгән, хәтта кадими мәдрәсәләрдә дә аңа урын булган.

 

Безнең өчен аның татар матбугатының эшләү нигезе турында белүе мөһим. Мәсәлән, Казанда чыгучы «Баянел-хак» газетасы белдерүләр бәрабәренә яши алганы ачыклана, димәк ул тулысынча үзен аклый торган булган бер бизнес-проект итеп яши алган.

 

Шул ук вакытта иганәче-спонсорлар биргән акчага чыгучы басмалар да булган, мәсәлән, Оренбургтагы «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы. Шунысы кызык — күпчелек татар газета-журналлар гомумән штатсыз диярлек эшләгән икән. Мәсәлән, «Шура» журналы тулысынча Риза казый тарафыннан эшләнгән. Аның янында З. Бәшири кыска вакыт хезмәт итә  — әдәбият бүлеген алып бара. Казан газеталары «Бәянел-хак» һәм «Казан мөхбире»н — икесен берьюлы Сәгыйть Рәмиев эшли, шулай ук аның янына кыска вакытка З. Бәшири эшкә урнаша. Шунысы кызык: газетаның хуҗасы Сәйдәшев көн саен белдерүләрдән тапкан табыштан аларга көнлек эш хакын түли. Әлбәттә, материаль кыенлыклары сәбәпле күп кенә татар басмаларының гомере кыска булып чыга.

 

Казанда эшләүче матбагаларның эчке эшләре биредә мул итеп тасвир ителә: берничә типография арасында конкуренция булуы, мәсәлән, җырлар бастыру буенча шундый күренеш булган, гонорар (каләм әҗере) күләме дә күрсәтелә — ул вакытта китапка уртача 10 сум түләгәннәр авторларга. Халык игътибарын җәлеп итү, укучылар китапны алсын өчен экзотик адымнарга да барган нәширләр. Сәгыйть Рәмиев әйтә: «Г. Рәшиди дигән берәү, «Вәрәсәи  Хөсәения ширкәте»нең заказы буенча, мишәрләрне мәсхәрәләгән похабларны язып ята».

 

Каләм әҗере, килер турында Мәҗит Гафури мисалында күреп була — ул елына 25–30 сум акча ала икән, чөнки һәр китапка 8–10 сум акча бирәләр, елга 2–3 китап бастыра ала.

 

Г. Ибраһимовны сурәтләгәндә ул шундый детальне искә ала — ул таяк белән йөри, ул вакытта интеллигенциядә кулга таяк тотып йөрү модага кергән иде, ә бит ул мода түгел — сөннәт гамәл, дини гадәт тә.

 

Дини гадәтләр, дини карашлар ул буын кешеләренең менталитетларына тирән уелып кергән. Мәсәлән, З. Бәшири бик яратып Әбү Хәнифә тууы белән бәйле риваятьне сөйли — әтисе Сабит бер алма татып каравы өчен бөтен гомерен фида итәргә әзерлеге З. Бәширигә гомерлек тәэсир иткән — намуслы булу омтылышын ныгыткан. Шулай ук, Йосыф пәйгамбәр тарихы аның карашынча зур тәрбияви әһәмияткә ия.

 

Ошбу әсәрдән без тагын бүгенге көнгә дә кызыклы тенденцияне күрә алабыз. З. Бәшири урта азиялеләр турында ул вакытта татар җәмәгатьчелеге фикерен китерә: «Дөресен әйтергә кирәк: ул чакларда безнең күпләребез Урта Азия халыкларына, бигрәк тә үзбәкләргә, кимсетеп карый һәм шул карашларга ышана торган идек. Имештер:

 

— Алар культурада, белемдә шулчаклы артта калганнар, хәтта үзләренең артта калганлыкларын да белмәслек дәрәҗәдә наданнар!..

 

Имештер:

 

— Аларда матбугат, әдәбият дигән нәрсә дә юк кына түгел, хәтта алар арасында боларның нәрсә икәнлеген дә белгән кеше юк!

 

Имештер:

 

— Аларда тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәшә тарту, әфьюн салу!..»

 

Андый фикер татар зыялыларында тамырланган булган икән.

 

Биредә мөселманнар тормышына кагылышлы конкрет мәсьәләләр дә тәфсилле яктыртыла. Мәсәлән, мөфтине кую мәсьәләсе. З. Бәшири Һади Максуди белән шул турыда сөйләшә. Һади Максуди, имеш, үзе мөфти булырга бик теләгән һәм мөмкин булган кандидатлар турында фикерләрен әйткән, мәсәлән, Риза казыйның русча белмәвен мөфти булуга бер киртә икәнлеген әйткән.

 

З. Бәшири Мәҗит Гафуриның Р. Фәхретдинның фәнни эш ысулын тәнкыйть иткән сүзләрен теркәп калдыра: «Урта Азия халыкларының тормыш, тарих, тел вә әдәбиятларын өйрәнүдә Риза Казыйлар ысулы белән генә канәгатьләнергә ярамый. Әгәр дә син үзбәк, кыргыз-казакъ, дунган шикелле халыкларның чын тормышларын, телләрен, әдәбиятларын өйрәнергә телисең икән, язгы ял көннәреңдә аларның авылларына чыгып, гади халык белән аралашып, тормышларын үз күзең белән күреп өйрән. Халык әдәбиятларын үз авызларыннан ишетеп җый, шуннан чыгып эш ит!»

 

Димәк, Р. Фәхретдин кабинет галиме буларак язган — халык арасында чыкканы юк, авыл мәдрәсәсендә укып, аннары мөфтияттә чиновник казый булып утырып, царьдан бик зур жалование исәбенә яшәде, аннары исә Оренбургта миллионер Рәмиевлар акчасына редакциядә бикләнеп ята — кеше тормышын белми. Өй эшләрен аңа прислуга гына карап яткан. М. Гафури исә Риза казый өслүбенә чын фәнни ысулны капма-каршы куя.

 

З. Бәшири татар байларының бик саран булуын, бер тиен өчен дә оялмыйча таркалашуларын яза, ләкин шул ук вакытта шул байларның мәктәп, балалар укыту өчен акчаны кызганмавын да билгеләп үтә. Моны ул үзе гаҗәпләнеп тә яза. Мәсәлән, Шаһиәхмәт бай үзенең мәктәпкә акча жәлләмәвен шулай аңлата: «Безнең балалар тиешле белем белән коралланган замана сәүдәгәрләре булырга тиеш!» Әмма шунысын әйтү мөһим — мәгарифкә мондый мөнәсәбәт фәкать татарларга хас, чөнки Капал шәһәренең 15% халкын үзбәкләр тәшкил иткән. Аларда исә «искечә дә, яңача да бер мәктәпләре дә юк».

 

З. Бәшири шул мәсьәлә буенча үзбәк байлары белән сөйләшкән, җаваплары мондый булган: «Андый вак-төяк белән маташмыйбыз!»  Күрәбез, мәгариф, белем ягыннан татарларда аерым бер омтылыш булган — гәрчә бер Ислам динендә булсалар да, татарлар белемгә аерата мөнәсәбәттә иде.

 

З. Бәшири үзбәк кешесе белән сөйләшүне искә төшерә, ул үзбәк татарларның агарту миссиясен тасвирлый: «Бервакыт татарлар Бохарага килеп гыйлем алганнар. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Европа мәдәниятенә якынлашырга телибез». Биредә шунысы ачык: XIX–XX гасырлар кисешендә татарлар цивилизациторлык ролен үтәгәннәр.

 

З. Бәшири Казанда Жузи исемле гарәп миссионеры эшләгәнлеген тәнкыйть сүзе белән искә ала. Гарәпләрдән революциягә кадәр татарларны чукындыру өчен күпләр тырышкан, хәзер исә ваһһабилаштыру өчен күпләр китерелде.

 

Шуны да истә тотарга кирәктер, Зариф Бәшири истәлекләре — аның шәхси фикерләре, вакыйгаларны, тарихны үзенчә аңлавы һәм аңлатуы. Шушы аның истәлекләре басылып чыкканнан соң эчтәлеге белән риза булмаганнар да күп табыла, хәтта китабын чыгару сәбәпле нәшрият өстеннән күп шикаятьләр архивларда теркәлгән. Шулай да, алар кыйммәтле бер чыганак булып торалар. Алардан татар зыялылары турында күп фактик материалны алырга мөмкин.

 

Бүгенге укучыда да татар әдәбияты классиклары белән тыгыз аралашкан кешенең язмалары кызыксыну уятмый калмас дип ышанасы килә.


Вәлиулла ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»