поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
26.01.2025 Язмыш

Ун бала үстерсә дә, әнкәйнең кычкырганын хәтерләмим

Безнең әнкәй 1917 елгы, әткәй 1906 елда туган. Әнкәй 1947 елда әткәйгә кияүгә чыккан. Әткәй сугыштан 1946 елны кайтуына, хатыны үлеп киткән. 4 бала калган. Шул 4 бала өстенә без, 6 бала, туганбыз. 10 бала үстерсә дә, әнкәйнең чырай сытып кычкырганын хәтерләмим.

Эш кушса да, гел елмаеп, шаяртып, эшләтә белә иде. Ничек шулай бәләкәй генә өйдә тавыш чыгармыйча, балаларны тәртипле үстереп булган? Без әнкәйне тыңлап үстек, монда әткәйнең дә яхшы ир булуы мөһим роль уйнагандыр.

Шәһәргә укырга чыгып китсәң дә, атна саен әткәй-әнкәй янына кайтып, көч-куәт, үзеңә ышаныч алып киләсең. Транспорт булмаса да, кайта идек бит. Алар без кайтканга куана иде.
 
Миңа 6-7 яшьләр булгандыр, әнкәй белән бәләкәй арба тартып, аның әти-әниләренә киттек. Авыл арасы — 20 км. Җәйге эссе көн. Кире кайтып киләбез. Ярты юлны җәяү үттек. Безнең каршыга велосипедта берничә малай килеп чыкты. Алар укудан кайтып бара. Мин шуларның берсенә бәрелдем, борыным каный башлады. Яланда берни юк. Әнкәйнең арбага утыртып, мине өйгә кадәр алып кайтканы хәтердә. Ул арба буш түгел бит инде, күчтәнәч төяп җибәрәләр безгә. Картәтиләр бик хәлле кешеләр иде. Умарталары да бар иде. Соңыннан әткәй дә гомер буе умарта тотты. Җәен су керергә күлгә барып булмый иде. Бал аертырга кирәк. Центрифуганы әйләндереп, бал коясың. Рамны әнкәй бакчадан ташый, әткәй умартадан алып тора. Кайчан шул бал бетә инде, дип уйлый идек.
 
Әткәй бер дә намазын калдырмады. Әнкәйнең гает аенда пешергән беленнәре әле дә истә. Тары ярмасыннан әзерли иде. Әнкәй белән тугайга төшеп, балан, колмак, шомырт җыеп алып кайта идек.
 
Әткәй — 72 яшендә, әнкәй 78 яшькә җитеп вафат булдылар. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Аларга авыр булгандыр. Безне карап үстереп, барыбызны да өйләндереп, кияүгә бирделәр. Оныкларны да үстерештеләр.
 
Нурия ИБРАҺИМОВА, Уфа.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 26.01.2025
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы