|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.01.2025 Шоу-бизнес
Татар Малайны су баскан: «Авылда аквапарк булган»
Татар Малай исеме белән интернет киңлекләрендә иҗат итүче блогер Ринат Галиәхмәтов гаиләсендә күңелсез хәл. Авылдагы өйләрен су баскан. «Авылда аквапарк булган», - ди Татар Малай шаярып. Социаль челтәрдәге аралашулардан күренгәнчә, барысына да шланг гаепле. Базга да су төшкән. Берәүләр барысын да күз тиюдән күрә. Блогер һәр адымын социаль челтәргә элеп бара. Бу йорт та подписчикларга яхшы таныш. Икенче яктан, блогер булмасаң, су басуга уфтаныр идең. Ә блогер булгач, тагын бер өстәмә шәп контент һәм матбугат чараларында искә алулар, дигән сүз. Шулай да киләчәктә искә алулар уңай сәбәпләр аркасында гына булсын дип теләп кала “Матбугат.ру”.
![]() Фото: социаль челтәрдән
--- |
Иң күп укылган
|