поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
26.08.2008 Шоу-бизнес

ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА: “ЙОКЛАРГА ЯТАР АЛДЫННАН КЕФИР ЭЧӘМ”

“Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова белән аның эш урынында очраштык. Тыңлаучылар белән кичке эфирда аралашканын күзәтәм. Кызу-кызу сөйли, хәтта муен тамырлары бүртеп чыга. Көлеп тә ала. Тыңлаучылардан килгән sms-хәбәрнең исәбе-хисабы юк. Компьютер экранында алар шулкадәр вак, күзләрең яхшы күрмәсә, укырмын димә. Күзгә файдалы булган бер рецептны әйтеп үтте Гөлназ. Ул кара җиләк (черника) кайнатмасы икән. Ниһаять, төнге сәгать уникедә эфир тәмамланды.

 

– Гөлназ, бигрәк күп көч сарыф иттең, аны ничек кире кайтарасың?

 

– Иң яхшысы – салкын душ керү. Су тәндәге бөтен тискәре энергияне юып төшерә. Йокларга ятар алдыннан һәрвакыт кефир эчәм. Әбием өйрәткән догаларны укып, изрәп йокыга китәм.

 

– Эфирдан чыккач, ашыйсы киләдер бит?

 

– Юк, эфир вакытында үтә киеренке халәттә булу ашыйсы килү теләген бетерә. Мин бик аз ашый торган кеше. Җәй көне бөтенләй диярлек ашамыйм. Бүген, мәсәлән, бер өчпочмак белән чәй эчтем.

 

– Нишләп алай?

 

– Гаиләбез белән аз ашый торган кешеләр. Кичке алтыдан соң организм ризыкны гомумән кабул итми. Әниемә 45 яшь, гәүдәсе кызлар кызыгырлык. Ул интуитив рәвештә туклана. Мин дә аңа охшаганмын.

Бабам (әниемнең әтисе) ашау ягыннан бик нәзберек кеше булган. Мин дә ризыкны сайлап кына ашыйм, дөгенең бер бөртеге кара икән, ул аштан баш тартырга мөмкинмен. Итнең маен яратмыйм, сарык ите ашамыйм. Камыр ризыклары да минем өчен түгел. Әллә нигә бер әби пешергән кабартма белән сыйланам. Элек иртән ипигә май ягып ашый идем, хәзер аннан биздем.

Иң яратканым – яшелчә, дөге һәм ит. Элек бәрәңгегә исем китә иде, көнгә өч тапкыр ашаганым хәтердә. Әчкелтем ризыкларга өстенлек бирәм, гранат, әфлисун, яшел алма яратам. Бер лимонны күз дә йоммый ашап бетерергә мөмкинмен.

 

– Син бик озын, буең күпме?

 

– 170 см. Кечкенә чакта бию түгәрәгенә йөрдем. “Кызыгыз озын буйлы булсын дисәгез, аңа кишер согы эчерегез”, – диде укытучы. Әни аның киңәшен истә тотып, миңа гел шуны эчерде. Ул бик файдалы икән.

 

– Сез гаиләдә ике кыз. Кечкенә чакта өй эшләре кайсыгызга күбрәк эләгә иде?

 

– Миңа. Сеңлем Айсылуга 18 яшь, безнең өчен ул һаман бала. Кая барсам да, аңа уенчык алып кайтам. Битеннән үбеп, егетләр янына очрашуга озатам.

Үскәндә дус кызларымның, әни кайтуга ашарга пешердек, дигәнен ишетергә туры килде. Менә ул яктан әни безне бик иркәләде. Савыт-саба янына якын китермәде. Үзем юам, кагылмагыз, дия иде. Әби дә аны шулай тәрбияләгән. Кияүгә чыкканда камыр җәя белми идем, әтиегез өйрәтте, ди. Хәзер нәрсә генә пешерми. Ирем Ленар белән әти-әнием йортында еш кунак булабыз. Әни савытка салып, безгә ризыклар җибәрә. Йә каенанага барып тукланабыз.  

 

– Алай булгач, син өйдә ашарга пешермисеңдер?

 

– Танышларым да шулай ди. Син әзерләгәнне ашарлык түгелдер, дип тә өстиләр. Ялгышалар, вакыт булганда әллә нәрсәләр пешерергә мөмкинмен. Балык эченә фарш тутырам, шашлык кебек ит кыздырсам, Ленар яратып ашый. Кайвакыт әти кебек оста итеп “солянка” пешереп, үзе мине сыйлый.   

 

– Туегыз кайчан булды?

 

– Быелның 18 апрелендә.

 

– Ленарны кайсы сыйфатлары өчен үз иттең?

 

– Ул бик сабыр кеше. Нервлана башласам, мине шундук тынычландыра.

 

– Син усал, ахры?

 

– Мишәрлек бар анысы. Кеше миңа яхшылык эшләсә, рәхмәтне меңе белән кайтарам. Явызлык кылырга теләп бармагын авызыма тыга икән, шартлатып өзәм. Кайвакыт кызып китеп кешегә хәтерен калдырырдай сүз әйтәм, соңыннан үкенәм һәм барып гафу үтенәм.

 

– Нишләп син шундый тынгысыз?

 

– Мин тугач, өшемәсен дип, әти-әнием җәйге эсседә җылы одеялга төреп куя торган булган. Соңыннан китап буенча тәрбияләргә уйлаганнар. 1 яшьлек чагымда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йокымнан уятып, салкын су белән коендырганнар. Күз алдына китерә аласыңмы? Тынгысыз булуым шуларның тәэсиредер дим.

 

– Бәби алып кайтырга җыенмыйсыңмы?

 

– Аллаһы Тәгаләдән узып, фәлән ел тапмыйм, дип әйтә алмыйм. 21 яшьтә әни булырга иртәрәктер дип саныйм. Каенанам, алып кайт, үзем карыйм, ди. Башта зур киленең (Гөлназ белән җырчы Дилә Нигъмәтуллина килендәшләр – Э.С.) тапсын, аннан миңа чират, дидем (елмая).

 

– Син төнгә хәтле эшлисең. Ленар көнләшмиме?

 

– Кайвакыт булгалый, күп очракта аңлый. Гадәттә, төнге эфирдан соң ул мине килеп ала.

 

– Эфирга чыгасы килмәгән вакытлар буламы?

 

– Булгалый, ләкин андый халәтне, ясалмалылыкны тыңлаучы тиз сизә.

 

– Эфир алдыннан нәрсә тыела?

 

– Ашау. Ашыйсыгыз килсә, су эчегез, ди ди-джей Булат Бәйрәмов. Шуны без бик теләп үтибез. Әгәр ди-джей төкерек йотып сөйли икән, димәк, ул ашаган. Еш тамак кырса, ул баллы әйбер капкан.

 

– Гөлназ, син берара “90х60х90” тапшыруын алып бардың.

 

– Анда ишеткәннәрдән чыгып кына диета тотарга ярамый. Һәр кешенең организмы үзгә. Кемнедер ябыктыра торган диета башка берәүне тазартырга мөмкин. Ябыгам дип, ашыйсы килгән ризыктан баш тартырга ярамый. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш белән туклансыннар. Яшел чәй эчү бик файдалы. Ашыйсы килгәнне бетерә. Ябыгырга теләгән кешегә шуны тәкъдим итәм.

 

– Кайда ял итү күңелеңә хуш килә?

 

– Авылга кайтып мунча керсәм, бер ай ял иткән кебек булам. Тискәре энергиядән һәм арудан бары тик мунча коткара. 4-6 сәгатьсез аннан чыкмыйм. Бөтен тәнемә, битемә бал сылыйм, чәчемә маска ясыйм. Каты итеп берничә тапкыр чабынам. Аннан чыккач, мәтрүшкә, җиләк чәе эчеп тәнемә сихәт алам.


Эльмира СӘЛАХОВА
Тәмлетамак
№ --- |
Тәмлетамак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы