|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
23.01.2025 Шоу-бизнес
Зөлфәт Зиннуров гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз«Менә шулай, кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән», ди Зөлфәт. Зөлфәт Зиннуровның гаиләсе кайгы кичерә. Җырчының әтисенең бертуган абыйсы вафат булган. Бу хакта Зөлфәт җирләү мәрасименә китеп барганда социаль челтәрләрендә хәбәр итте. «Алда – Бигәнәй зираты, артта – мәет белән машина… Менә шулай, кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән. Әтинең бертуган абыйсы Фәһим абыйның өч көн элек туган көне булды. Кичә менә 77 яшендә китеп барды. Авырды инде. Җирләргә китеп барабыз. Әтиләр 6 бала иде – 3 ир-ат, 3 хатын-кыз. Нәселләренең ир-атлары барысы да китеп бетте инде. Апаларыбыз исән-сау әле, Аллаһка шөкер. Исәннәргә – исәнлек-саулык, мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын», – дип сөйли Зөлфәт Зиннуров.
Зираттан кайтканда ул авылдагы җитәкчеләргә, халыкка рәхмәтләрен әйтә.
Чыганак: Интертат
--- |
Иң күп укылган
|