|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2025 Фаҗига
![]() Төркия курортында янгында бер гаиләдән 14 кеше үлгәнӘ барлыгы 76 кеше гомере өзелгән... Turkish Airlines авиакомпаниясенең сатулар бүлеге хезмәткәре Зөһрә Сена Гюльтекин ире, өч баласы һәм 9 туган-тумачасы белән янгында һәлак булган. Гаиләнең кышкы каникулларда Истамбулдан 270 км ераклыкта урнашкан Grand Kartal тау чаңгысы курортында отельдә ял итүе билгеле. Янгын дөрләгән вакытта Зөһрә әнисенә шалтыратып гафу үтенгән. Карталкая тау чаңгысы курортындагы фасады агач белән тышланган отельнең сишәмбе көнне, 21 гыйнварда януы билгеле.
Барлыгы һәлак булучылар саны 76 кешегә җиткән.
Отлеь бинасының тау өстендә урнашуы янгын сүндерүчеләрнең эшен катлауландыра. Беренчел мәгълүматлар буенча, кунакханәдә сигнализация эшләмәгән, шуңа күрә ял итүчеләр янгын турында ахыргача белмәгәннәр, ә аннары инде чыга алмаганнар.
Янгын чыккан 12 катлы кунакханә элиталы дип санала. Номерда тәүлегенә бәяләр 15 385 төрек лирасыннан башланган (хәзерге курс буенча 43 мең сум тирәсе). Адвокат Фиген Чалыкушу тау чаңгысы курортында янгын сакчылары булмавын, өстәвенә бу җитешсезлекне тикшерүләр вакытында күрмәүләрен һәм төзәтергә мәҗбүр итмәүләрен билгеләп үткән. Янгынның төгәл сәбәбен әлегә аталмаган.
![]() Чыганак: lenta.ru/ "Честно говоря" Телеграм-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|