|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2025 Язмыш
![]() Алтмыш дүрт яшендә кияүгә чыккан Исламия: «Башта – авылын, аннан бабаен яраттым»Язмыш үзенчә хәл итә! Илле ел Казанда яшәгән Исламия Хәйдәрова гомердә дә авылга кияүгә кайтырмын дип уйламый. Әле яшь чак булса бер хәл, олыгаеп беткәч бит! – Әти-әнием Болгар якларыннан иде, ә мин – шәһәр кызы. Ирем белән бер ул үстердек. Тик кызганыч, тормыш иптәшем белән бергә картая алмадык. Ул илле ике яшендә үлеп китте. Ялгызлык ачысын басыйм дип, алтмыш дүрт яшемә кадәр эшләп йөрдем. Башка гаилә корырмын дип уйламадым да, – дип сөйли Исламия апа. – Улым унбиш яшендә Казан елга техникумына укырга керде. Хәзер зур пароходлар йөртә. Өйләнде, бер улы һәм кызы бар. Улым белән киленем гел бергә йөрделәр. Оныклар белән күп утырырга туры килде. Берничә ел элек Исламия апаның ахирәте дә тол кала. Ул, Арча районының Ташкичү авылына кайтып, кабат тормышка чыга. Алар янына кунакка кайткач, Исламия апаны Тәбрис абый белән таныштыралар. – Өйләрендә тәрәзә төбе саен гөл, бар җирдә чисталык. Начар кеше түгел икән бу, дим эчемнән. Шуннан соң апам белән киңәштем. «Яшәп китә алмасаң, кире кайтырсың», – диде. Монда табигать матур, рәхәтләнеп җиләк, гөмбә җыям. Башта – авылын, аннан бабаен яраттым. Тәбрис белән гаилә корып яши башлаганны сизми дә калдык. Аллаһы Тәгаләдән шулай язган булгандыр инде, – ди Исламия апа. Тәбрис абыйның үзе белән сөйләштек. Беренче хатыны Тәскирә белән унике балага гомер биргән кеше алар. – Тәскирәгә бик яратып өйләндем. Миңа – егерме өч, аңа унтугыз булганда гаилә кордык, – дип искә ала Тәбрис абый. – Хатыным күп бала табарга дип нәзер әйткән булган. Кайчак мин: “Әллә алып кайтмыйсыңмы?” – дисәм, “Үзем ялгыз үстем”, – дип җавап кайтарыр иде. Соңгы баланы утыз дүрт яшендә алып кайтты. Иң кече кызымны табиблар Кесарь кисеме ясап алдылар. Аннары инде башка тапмаска куштылар. Сәламәтлегенә зыян булыр, диделәр. Дөрестән дә, хатыным кинәт авырый башлады. Кан басымы күтәрелеп интектерде. Тикшерелә башлагач, бөерләрендә авыру барын белделәр. Тәскирәмне биш ел буена атнага берничә тапкыр Казанга дәваланырга йөрттем. Гомеребезнең иң матур чагында, илле биш яшендә үлеп китте. Әле ярый ул чакта балалар буй җитеп кала. Иң кечесенә егерме бер яшь була. Ул да кияүдә икән инде хәзер. Тәбрис абыйның унике баласының барысы да гаилә корган. Кызганыч, дүрт ел элек Рамил исемле улы кырык өч яшендә йөрәк авыруыннан үлеп киткән. – Әниләре белән ничек тә аларны кеше итик дип тырыштык. Ул чакта бала үстерүнең авырлыгын үзебез генә беләбез. Дәүләттән нидер көтеп утырмадык. Балаларны үзебез өчен дип таптык бит. Тәскирә сабыр булган инде. унике баланы ашату-эчертү, чиста йөртү өчен дә күпме тырышлык кирәк. тугыз кыз баланың чәчләрен тарап үрү дә күпме вакыт сорый! Бер дә зарланмады, – ди Тәбрис абый. – Балаларым ташламаса да, иптәш кирәк. Ялгызлык бик читен. Исламия кайткач, тормышым бөтенләй үзгәрде. Дәрәҗәле урыннарда эшләгән, бик укымышлы ханым ул. Ирләр эшен дә булдыра. Әле кайчак кайбер тимер эшләрендә дә миңа әйтеп җибәрә. Килешеп яшибез. Холыкларыбыз туры килде. Исламия апа Тәбрис абый балаларын үзенеке итеп яратып сөйли. Оныкларын мактый. Җиде ел эчендә үз кешегә әйләнеп беткән. Дөрес, яшерми: баштарак Тәбрис абыйның балалары шәһәрдән кайткан хатынга шикләнебрәк караган булганнар. – Аларны да аңларга була. Йортка теләсә нинди хатын-кызны кертеп булмый бит инде. Мин кайткан көнне өчпочмак пешердем. Башта ике улы кереп, чәйләр эчеп чыкты. Берни әйтмәделәр. Аннары бер кызы килде. Аның белән дә уртак тел таптык. Шөкер, балаларның барысын да үз иттем. Алар да үз итеп тора. Әниләр көнендә бүләккә кадәр бирәләр. Менә шул чакта күңел дә тулып куя, рәхәт тә. Ирем балаларыннан игелек күрәм, – ди Исламия апа. – Бәйрәмнәрдә җитмеш кешегә тулабыз. Әле менә Тәбриснең юбилее булды, аннан соң минеке. Табынга икегә бүленеп утырабыз. Аллага шөкер, балалар кунакка килеп торалар. Тәбрис белән икебезгә утыз биш онык, ике оныкчык бар инде хәзер. Шул балалар бәхетенә сөенеп, бер-береңне аңлап, терәк булып яшәргә язсын!
--- |
Иң күп укылган
|