поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.01.2025 Җәмгыять

Тарихи мәчеттә музей ачылачак

Шәһәр мөселманнарының XIX - XX гасырларга караган көнкүреш әйберләрен күрергә теләсәгез... Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный.

Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән ислам архитектурасының үзенчәлекле гүзәллеген күрергә, Самара мөселманнарының хәзерге тормышы һәм тарихы белән танышырга теләүчеләр бик күп, атна саен диярлек экскурсияләр уздырылып тора. Туристларның оешкан төркемнәре генә дә узган елда 150гә җиткән. 

Ә тиздән Тарихи мәчетебез бу эшне яңа дәрәҗәгә күтәрә алачак - биредә музей ачарга җыеналар. Анда шәһәр мөселманнарының XIX - XX гасырларга караган төрле көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин булачак. Әлегә биредә җыелган предметларны системалаштыру, классификацияләү һәм реставрацияләү эшләре тәмамланып килә.
 
Музей оештыру белән шөгыльләнүче эш төркеменең чираттагы утырышы 15 гыйнварда узды. Бу җыелышта экспонатларны урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сембер фабриканты, Самара шәһәренең элеккеге Казанская, ә хәзерге Алексей Толстой урамындагы мәчет төзелешенең баш меценаты булган Тимербулат Акчуринның эш өстәле бу музейның иң уникаль әйберләре арасында. Аны мәчет Советы рәисе Госман хаҗи Илингин Ульяновск өлкәсенең Барыш район үзәгеннән алып кайткан. Акчуриннар гаиләсенең төп предприятиеләре революциягә кадәрге чорда шунда урнашкан булган бит. Шулай ук булачак музей фондында XVIII гасыр самавырлары, бакыр комганнар, Алтын Урда чоры тәңкәләре һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар.
 
Музейда артефактлар шулкадәр күп җыелган ки, хәтта, мәчет җитәкчеләре фикеренчә, беренче экспозициягә барысы да кермәячәк. Шуңа күрә Самара мөселманнары тормышының бөтен палитрасын да күрергә теләүчеләр өчен экспонатлар вакыт-вакыт яңартылып торачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчетне реконструкцияләгәндә һәм файдалы мәйданын киңәйткәндә үк шушы музей өчен урын планлаштырылган - беренче катның көньяк өлешендә иң кояшлы махсус бүлмә калдырылган. 
 
Подрядчы фирма февральгә кадәр музей шкафларын, стеллажларын һәм витриналарын эшләп бетерәчәк һәм музей экспонатларын урнаштыра башларга мөмкин булачак.

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 21.01.2025
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы