поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
19.01.2025 Хатлар

Йөз-мең тапкырлар үкенде ул

Гөлгенә ачуыннан ике улын да, авыру кызын да кыйнап ташлады. Идән уртасына утырып үзе дә акырып-акырып елады ул. Күңеле булганчы, бушанганчы. Күпмедер вакыт шулай бергәләп елагач, балаларын кире күкрәгенә алып кысты хатын. “Сез гаепле түгел лә, мин, мин үзем гаепле барысына...”

Гөлгенә Таһирга кияүгә чыгып үз әти-әнисе канаты астыннан һәм туганнарыннан ике мең чакрым ераклыкка китте. Таһирның туган шәһәре, әти-әнисе, якыннары - барысы да янында булды. Ерактан килгән киленне бик яратып та бетермәделәр башта. Яшь гаилә аерым яши, Гөлгенәгә аларның яратуы-яратмавы бик мөһим дә түгел иде. Икесе дә үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Таһир туңдырма ясый торган заводта инженер, Гөлгенә күн эшкәртү фабрикасында лаборант. Торыр урын булгач, гаилә акчага интекми, тормышлары түгәрәк. Гөлгенә белән Таһирның өйләнешкәннән соң беренче еллары әкияттәге кебек үтеп тә китте. Гаиләне тутыландырып беренче уллары туды. Гөлгенә декрет ялында да акчага кытлык сизмәде, шунлыктан алар ике бала бергәләп тәгәрәп үсәрләр дигән ният белән, икенче улларын да тиз генә алып кайттылар. 

Гөлгенә икенче улын тапканнан соң, табибка гариза язып, үзенең аналык юлларын яптырды. Аның өчен яхшы гына суммада акча, күчтәнәчләрен дә кызганмады. Чөнки ныклы уйлап, ышанычлы карар белән гаиләдә ике бала җитә дигән фикергә килгән иде. Тик ул уйлаганча булып чыкмады. Ике елдан соң Гөлгенә үзенең авырга узганын аңлады. Бу вакытта инде теге табибтан да, ул язган гаризадан да җилләр искән иде. Ник шулай эшләгәннәрен хатын аңламады да. Озак уйларга аның вакыты да калмаган иде, йөклелекне өзәргә дигән уй аңа тынгылык бирмәде. 
 
– Таһир, никтер мин куркам әле. Бу йөклелекне өзәргә кирәк. Минем башка бала табасым да, өйдә аны карап утырасым да килми, – диде ул үзенең ыспай гына киемнәрен тутырып куйган кечкенә пакетына ишарәләп.
– Бу баланы никтер табасым килми. 
– Син ни әйтмәкче буласың? Ул бит безнең бала! Табасың, бер кая да бармыйсың, – диде Таһир кырыс кына. – Ник табасың килми, әллә башка кешенекеме?
 
Гөлгенәнең башына әйтерсең лә күсәк белән китереп ордылар. Ул чайкалып китте, ярый әле артында гына урындык булды. Хатын хәлсезләнеп шунда утырып калды, ә Таһир ишекне шап итеп ябып эшенә чыгып китте. 
 
Көннәр, атналар үтә торды. Гөлгенәнең корсагында әйтерсең лә баласы түгел, ә ниндидер аның җанын, йөрәген талкый, көчен ала торган җанвар кисәге урнашкан. Гөлгенә үзе дә аңламый бу халәтен. Моңа кадәр булган ике улын ул яратып, корсагын сыйпап, алар белән сөйләшә-сөйләшә йөреп тапкан иде. УЗИ белән карап, аның кыз бала табачагын әйтүләре дә никтер сөендермәде булачак ананы. Бала табар вакыт якынайган саен Гөлгенә төннәр буе саташты, начар төшләр күрде, еш бастырылып уянып хәлсезлек биләп алды. 
 
Соңгы араларда Таһир да гел кызып китүчәнгә әверелде, әллә Гөлгенәгә шулай тоеламы? Кыскасы, алар нәрсә турында сөйләшә башласалар да талашып туктыйлар иде. Бу хәлне күргән балалар да шомланып калдылар. 
 
Ир белән хатын арасы күзгә күренеп суынгандай булды. Гөлгенә нишләсен, ничек булса да ул өйдә ике бала белән, инде борынына җитә башлаган корсагы белән дә әллә кая чыгып йөри алмый. Ә бу вакытта Таһирның эше дә “күбәеп” киткәндәй булды. Ул соңарыбрак кына кайта, кичке ашны да ашаса - ашый, ашамаса - юк. Ике улларын берсен бакчадан, берсен мәктәптән Гөлгенә үзе алып кайта. Таһир биргән акчалар баштагы мәлдә кибеткә чыгып ашарга алырга җитеп бара иде, соңгы вакытта акча калдырулар да сирәгәйде. Өйгә тәм-том алулар бетте, ипи, тоз һәм көнбагыш мае. Ә көне буе эштә, эштән соң кайдадыр тоткарланган кешегә өйдәге хәлләр бик арыткыч, ялкыта торган булып күренә башлады. Кыскасы, Таһирның башка хатын-кыз янына йөргәне дә билгеле булды. Гөлгенәнең күзен каен сеңлесе ачты.
 
– Соң син күзеңне ачыбрак дөньяга кара әле, минем абыкаем күрше подъездга гына кереп чыга бит, – дип күзләрен елтыратты Таһирның бертуган сеңлесе. – Мин аны аңламыйм, нишләмәкче буладыр? Ә син тагын бәби алып кайтмакчы буласың икән.
 
Шул кичтә Гөлгенәнең кан басымы күтәрелде. Таһир кайтканда ул яртылаш аңсыз хәлдә иде. 
Гөлгенә җитлекмәгән кызын дөньяга тудырды. Бала авыру иде. Табиблар аның акылга зәгыйфь булачагын да әйттеләр. Бу мизгелләрдә Гөлгенә әйтерсең лә ниндидер куркыныч төш күрә сыман тоелды. Менә уяныр да, барысы да яхшы булыр кебек. Тик бала елаган тавыш аны тиз “җиргә” төшерде. 
 
Менә нәрсәне күңеле сизгән Гөлгенәнең! Әллә Аллаһка каршы барырга теләгәнгә аңа булган җәзасымы? Гөлгенәне Таһир барып алды. Тик ир ләм-мим бер сүз әйтмәде. Гөлгенәне котламады да, юатмады да... әйтерсең лә тукталыштан таныш түгел бер хатынны утыртты да, өйгә алып кайтты. Ул хатынның кулында да бала түгел дип кабул иткән кебек, әйтерсең лә ул җансыз бер төенчек тоткан. Улларын алып кайткан көннәрдә Таһир алар янында биеп кенә йөрде, ә хәзер... бала янына барып, битен дә ачып карамады. 
 
– Син юньле эшкә күчкән булсаң, бала авыру балмас иде, син шул лабораторияңдә кислоталы әйберләр белән эшләп йөрдең, үзең гаепле, – дип Гөлгенәнең янган йөрәгенә тагын бер кадәр күмер өстәде ир.
– Табасың да килмәгән иде, минеке дә түгелдер әле, хәзер теләсәң ни эшлә. Мин гаепле түгел. Күреп торасың, мин сау-сәламәт ир. Минем улларым үземә охшаган. Кызың - синеке. 
 
Кызын бала тудыру йортыннан алып чыккан көнне үк Таһир кунарга кайтмады. Аннары кайта-китә йөрде. Өйгә балаларга бераз җитәрлек ризык алып калдыра да, атналар буе ир юк була. 
 
Ә Гөлгенә башы-аягы белән балалар тәрбияләүгә чумды. Дөресрәге кечкенә кызы бик көйсез, елак та булды. Тыныч яткан вакытлары бик аз. Гөлгенә күзгә күренеп талчыкты, арыды. Инде ярдәм сорар кешеләре дә юк. Үз әнисе йөрәк өянәге белән хастаханә юлларын таптый, әтисе кызы кайгысын бик аңлап та бетермәде кебек. Хәер, Гөлгенә үзе дә аларга бар да яхшы диеп ялганлап сөйләде. Чөнки дөресен сөйләп тә, алардан ярдәм булмаячагын аңлый ул. Ә әнисенә борчылырга ярамый. Таһирның әти-әнисе дә Таһирча уйлый. Бала бәлки аларныкы да түгелдер имеш. Аларның нәселендә мондый хәл булмаган икән. Соң Гөлгенә нишләсен? Аларның да нәселендә мондый авыруның булганы юк иде бит! Йөз-мең тапкырлар үкенде ул. Шул кечкенә пакетын тотып, табибка барып киләсе булган аңа. Күрәсең, язмышына шулай язылгандыр. 
 
– Кешеләр бик авыр вакытларда да ялгызы кала. Ә минем ике улым бар! Алар киләчәктә минем терәгем, кызым белән икебезгә яклаучы, саклаучы булырлар әле, – диеп өч баласын да күкрәгенә кысты ул.
 
Ә Таһир Гөлгенәне калдырып күрше подъездга күчте. Ике улын күргән вакытта да, никтер артка борылып баса яки күрмәмешкә салышып узып китә ул. Имеш, ул бит алимент түли, ә гарип балага дәүләт пенсиясен бирә. 
 
Индира Сәйфуллина

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы