поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.07.2011 Җәмгыять

Иделгә таяныргамы, иргә ышаныргамы?..

яки Теплоходтагы фаҗигадән күбесенчә нигә көчле затлар гына исән калды соң?

“Булгария” теплоходы су төбенә китеп, батып үлүчеләр турында беренче мәгълү­матлар игълан ителгәннән бирле мине бер сорау борчый: “Ни өчен котылу­чы­ларның, исән калучыларның күпчелеге ир-атлар (һәм экипаж членнары) да, үлүче­ләрнең 80 проценттан артыгы хатын-кызлар һәм балалар?” Ышанам, болай уйланучылар бер мин генә түгелдер.

 

Бу фикер шул рәвешле үзәк каналларның берсендә дә яңгырап китте-китүен, тик аңа әһәмият итүче табылмады. Бәлки телевизор каршында утырып кемнәрнедер гаеп­ләү җиңелдер һәм дөрес тә түгелдер. Әмма күңел барыбер кабул итә алмый. Ни өчен соң ир-егетләр үзләренең сөйгәннәрен, газиз балаларын коткарырга омтылып карамаган? Ялгышасың, әнә бит бер ир-ат хатыным кулымнан ычкынып китте, тагын берсе баламны ахырга кадәр кулыннан тотып тордым, кулым арыгач, ул шуып төшеп китте ди, өченчесе исә безне дулкын аерды... дип сөйли бит диярсез. Нәкъ менә шушы сөйләүләр уйландыра да инде мине. Суга төшеп киткән баласы артыннан нигә үзе дә кабат суга ташланмаган соң әти кеше? Шулай ук нигә хатыны агып яки кулыннан ычкынып киткәч, яки каютага кереп киткәч (телевизордан тагын берәүсе шулай сөйләде), аны эзләргә, коткарырга талпыныш та ясап карамаган? Киресенчә, үзе котылу чарасына керешкән? (Шуннан соң, бердәнбер котылу чарасы әнә шул бит дип, ватык тә­рәзәгә ташландым яки вата башладым дип сөйли бит үзләре). Экипаж членнары­ның да күпчелеге камера каршында кулыбыздан килгәннең барысын эшләдек дип акланса да, миңа калса, алар да шул үзләрен коткару турында гына кайгырткан. Алар­­ның пассажирлар белән бергә су төбенә киткән хезмәттәшләре, мөгаен, нәрсә­дер эшләргә, һич югы кисә­тергә омтылгандыр (коридордан бер хатын-кыз жилетларыгызны киегез дип кычкырып үтте, дип сөйләүче дә булды), котыла алмый калу­ларының сәбәбе дә бәлки шундадыр. Ә күпчелек ир-егетләрнең, якыннарын онытып, ничек тә исән калырга омтылышына бәлки аларның шок хәлендә калуы, шул сәбәпле кешедәге үзен саклау, коткару инстинкты өстенлек итү “гаепледер” дип юансак кына инде... Шулай да булган бит, арада үзе котыла алганда да, якынын коткарырга теләп, кабат шул мәхшәргә ташланучылар булган! Арча районы Бирәзә авылында туып үскән, моряк булып армиядә хезмәт иткән Илнур Мифтахов та әнә батып баручы теплоходтан исән-имин чыкканнан соң да хатыны Гөлназның янәшә­сендә юклыгын күргәч, кабат кереп киткән. Балтач кызы мәрхүмә Гөлназ бу яктан үзе­нә мәңгегә тугрылыклы ирне юлдаш иткән булган!

 

Кызларын, киявен югалтып, олыгая барган көннә­рендә ике ятим бала кочаклап калган Рәдифә апа һәм Габдулла абыйларның кайгылы бусагасын үтәргә кыюлыгым җитмәде. Шуңа да Илнур-Гөлназ турында туганнары Гөлфинур ападан сораштым.

 

– Гөлназыбыз бик тере, бик үткен булып үсте. Әлегә кадәр ике эштә эшләде. Илнур исә искиткеч сабыр, бик акыллы, уен-көлкеле иде. Әле Гөлназны күмгәндә дә күршеләре сөйләп торды, кайтса, бөтенебез белән аралашты, булышты, соңгы кайтуында гына ун рулон печән өеп китте, бик ачык егет иде диде. Ике ел элек Арчада фатир алып яши башлаганнар иде, акчасы да түләп бетмәгән... Олы кызлары Энҗегә унике, кечесе Мәликәгә өч яшь. Кечкенәсе берни аңламый, ә Энҗе балакай әтисе кебек шулкадәр сабыр, үзе өлкәннәрне юата: “Дәү әни, бәлки икесенең берсе исәндер...” Гөлназны күмгәндә әле Илнур хәбәрсез югалганнар исемле­гендә иде. Үткән ел кызы Энҗе белән шушы ук сәяхәттә булган Гөлназның бу юлы Илнурны да алып барасы килә шул. “Улымның бер дә барасы килмәде, – дип елады әнисе – кодагыебыз, Гөлназны күмәргә килгәч, – дуслары, күршеләре дә ирле-хатынлы баргач, бер-ике көнгә генә бит дип, ризалашты инде...” Әлеге дүртәүдән бер ир генә исән кала. Анда ниләр булганын да ул сөйләгән буенча гына бе­ләбез. Теплоход авыша башлауга, алар торган урынга дулкын китереп бәрә. Кү­рәсең, моряк булып хезмәт иткән Илнур эшнең нидә икәнлеген аңлаган. Курыкмагыз, хәзер жилетларыгызны үзем киертәм, ди ул. Тик өлгерә алмый кала, икенче көчле дулкын аларны аера. Ачык тәрәзәдән су өстенә чыккан Илнур Гөлназы да үз артыннан чыга дип уйлый булса кирәк. Тик аны күрмәгәч, дустына кул болгый да, кабат кереп китә... Аны Гөлназны күмгәннең икенче көнендә генә табалар...

 

Моңсу хикәяткә тиң булса да, Илнурның әти-әнисе, зинһар, мине гафу итсен (ни генә дисәң дә, әти-әнисенә ул исән калса җиңелрәк булыр иде), аның сөйгәнен, бала­ларының әнисен коткарырга дип кабат һәлакәтле суга ташлануы – бу теплоходта кылынган иң зур батырлыктыр, мөгаен. Ә бит моряк булганга гына түгел, инде су өстенә исән-имин чыкканга, Илнур инде бу мәхшәрдән котылу­чыларның берсе булачак һәм, хатынымны дулкын алып китте, коткара алмадым шул, дип камера каршында сөйләсә дә, беркем аны га­епләмәс, кире­сенчә, көн героена әйләнеп, бу сюжетны бөтен каналлар көненә ничә мәртәбә эфирга чыгарыр иде... Шунысы гына кызганыч, Гөлназы белән икесенең каберләре генә ике зиратта (кем белә, икесе бер көнне табылган булса, бәлки аларны бер үк урынга, янәшә үк җирләрләр иде). Чын ир-егет үстергән әти-әнисе алдында барлык хатын-кызлар да бик теләп баш ияр иде. Без бит ирләрне авыр чакта таяныч, терәк итеп күрергә өметләнәбез, аларга ышанабыз. Кызганыч, чынбарлыкта, реаль тормышта күпләр моңа сәләтсез, әзер түгел икән. – Мин үзем бу фаҗигадән шундый нәтиҗә чыгардым.

 

Кайберәүләр үпкәләр дә, әмма әле әйтәсе килгән тагын бер ачы фикерем бар. Бүген әнә шул – үзе турында гына уйлап, хатынын, балаларын коткара алмаган, алай гына да түгел, коткарырга җыенмаган да ирләр арасында да өч көн елап, аннан соң инде, күктән ишелеп төшкән миллионлы акчаны нишләтим икән, кемгә өйләним, нинди машина алыйм, дип “кайгыра” башлаучылар булачагына да шигем юк. Инде әнә шундый бик “кайгыртучан” – кайчандыр аерылып, баласына алимент түләмәгән, гаиләсенә ярдәм итмәгән әти кешенең бу компенсация артыннан йөрүе мәгълүм. Хәлемнән килсә, мин үзем бу сумманың беразын гына булса да, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, яшенле яңгырда, көчле дулкында теплоходтан исән калган чит-ятларны коткаруга ташланган “Арабелла” теплоходы матросларына, экипаж членнарына бирер идем. Водолазларның бер төркеменә рәхмәт хатлары, медальләр тапшырылуын ишетсәм дә, әлегә (капитаннан кала) бу коллективның бүләкләргә тәкъдим ителүе турында мәгълүмат күренмәде дип беләм (гәрчә ярдәм күрсәтми узып киткән баржа капитаннарына җинаять эше кузгатылса да).

 

Иделгә таянма, иргә ышанма, ди халык мәкале. Бу очракта да шулайрак килеп чыга. Арада әле сирәк кенә булса да Илнур кебекләр дә барлыкка өметләнсәк кенә инде...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 138 | 26.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»