поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
17.01.2025 Шоу-бизнес

Иркә: “Әнигә сокланып карыйм, ул миннән мең, миллион тапкыр яхшырак”

Татарстанның атказанган артисты Иркә әнисе белән “Кайтам инде” җырына дуэт яздырган. Бу җырчының күптәнге теләкләренең берсе булган. Тамашачылар да әниле-кызлы дуэтны югары бәяләгән. Без Иркә белән хәбәргә чыгып, уртак иҗат җимеше турында тулырак сөйләштек.

 – Әни белән бергә җыр яздыру идеясе күптән бар идеме?

– Бу идея, әлбәттә, күптән бар иде. Ун еллар элек әни белән бергә “Балан” дигән җырны яздырдык. Аны да халык үзенчә җылы кабул итте. Ул вакытта популярлыгым азрак булгандыр, дөрес, әнине бөтен кеше дә күреп бетермәде. Хәзер тамашачылар тарафыннан кызыксыну, игътибар артты. Мин инде әни белән икенче җырны тизрәк тә яздыртыр идем, әмма әтиебез якты дөньядан китеп барды. Әни бу югалтуны бик авыр кичерде, әле дә бик сагына. Беркөнне әнигә шалтыраттым, ул: “Бер җыр җырлап йөрим, кара әле синең дә ишеткәнең бардыр аны”, - дип әйтте. “Әни җырла”, – дидем, үзем тиз генә диктофонны куштым. Әлбәттә, бу җырны белә идем. Диктофонга яздырган язмамны аранжировкалар остасы, композитор Илдар Ногмановка җибәрдем. Ул 2-3 көн эчендә аранжировка ясап бирде. Җыр әзер булгач, әнигә “истәлек булып калыр” дип әйтеп, бергә дуэт яздырырга тәкъдим иттем. Әлбәттә, әнигә тавыш яздыру студиясендә бераз уңайсыз, куркыныч булды. Әмма ул булдырды, дулкынлануы тавышта сизелмәде дә.
 
– Шунда ук  ризалаштымы?
 
– Әни җырларга ярата инде. Гомер буе җырчы булырга хыялланган, кызганыч, хыяллары гына чынга аша алмаган. Авылда сыер савучы булып эшләгән. Анысын сөйләгәнем дә бар. Менә хәзер хыялы соң булса да, чынга аша.
 
– Әниегезнең тормышын да социаль челтәрләрдә күрсәттегез. Шундый ихлас итеп сөйләде. Бигрәк күп авырлыклар кичкән икән. Бу тарихны ни өчен иртәрәк күрсәтмәдегез?
 
– Дөрес, элек социаль челтәргә күбрәк кызым Айсылу белән бергә элемтәгә чыга идек. Быел ул укуын тәмамлый, диплом яклыйсы бар. Кызымны бик борчымаска тырышам. Болай да ул минем эшем белән дә шөгыльләнә. Гомумән, соңгы ярты елда тормышыбызда төрле вакыйгалар булды. Социаль челтәрләр онытылды бераз. Яңа ел бәйрәмнәрендә ялга кайткач, әни белән озак, тәмләп кенә сөйләшеп утырдык. Кызык итеп сөйләгәч, тамашачыларым белән дә уртаклашырга уйладым. Социаль челтәргә берничә мизгелен генә керттем әле. Без һәр кайткан саен шулай рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга тырышабыз. Элек булган хәлләрне, әтине искә алабыз. Балалар да яныбызга тезелешеп утырып, безне тыңлый. Аларга инде ул кызык әкият кебек тә тоела. Хәзерге заманны әти-әниләрнең яшь чаклары белән чагыштырырлык та түгел. Әмма әни беркайчанда авыр тормышта яшәдек дип әйтми. Алар юклык заманында да күңел хөрлеген югалтмыйча, гади генә әйбергә сөенеп яшәгәннәр. Әни белән бер чор кешеләре тормышның тәмен, ямен белгәннәр. Сүз уңаеннан, әнинең  тормыш турында сөйләвенә дә күп кайтавазлар килде. Өлкән яшьтәге ханымнар, абыйлар белән беррәттән яшьләр дә: “Безнең әбинең дә язмышы шундый булган”, – дип язды. Ярты көн шул хәбәрләргә җавап биреп утырдым. Үземне вакыт буенча сәяхәт итеп, шул елларга әйләнеп кайткан итеп тойдым. 
 
– Әниегез белән холыкларыгыз охшашмы? 
 
– Тавыш тембрында охшашлыклар бардыр. Ә холыкларыбыз бөтенләй охшамаган. Холкым да, тормышка карашым да күбрәк әтинекенә охшаш булды. Әнигә сокланып карыйм, ул миннән мең, миллион тапкыр яхшырак. Ничек булса да, әни – изге кеше, аннан да якын, матур кеше дөньяда юктыр. 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы