|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2011 Җәмгыять
Ватык лифт эчендә туган уйларӘгәр ватык лифт эчендә бер сәгать буе чыга алмый азаплансаң, фатирыңдагы иң кечкенә бүлмә дә зал чаклы булып тоела башлый. Үзем сынап караган бар. Хәтта бер генә тапкыр булмады. Безнең Фучик урамындагы йорт «карт» биналар исемлегендә түгел үзе. Тик менә лифты гына көн аралаш ватылып теңкәгә тия. Әле күптән түгел генә авылдан дуслар килгәннәр иде, хәл белергә. Дүртәүләп лифтта бикләнеп калганнар. (Мин алтынчы катта яшим.) Кесә телефоныннан шалтыраталар болар:
– Түзәр әмәл калмады, МЧСка хәбәр ит! – диләр. – Инде сәгать буе лифтта утырабыз. Кысылудан нишләргә дә белгән юк!
Бу кемгәдер көлке булып тоеладыр. Ләкин дүрт кешенең кысан кабинада сәгать буе кымшанмый басып торуын күз алдына китереп карагыз. Җитмәсә, җәйге эссе көндә, ерак юлдан соң. Кем әйтмешли, төрмәдәге карцердан да болайрак бит бу!
Әлбәттә, эш бу юлы МЧСка барып җитмәде. Күпмедер вакыттан лифтерлар килеп, иреккә чыгардылар үзләрен. Ә бит чынлап торып саный китсәң, мондый хәлдә калучылар бихисап. Мин үзем генә дә инде әлеге тозакка дүрт тапкыр эләктем. Бу темага язу теләге дә «әсирлектә» соңгы тапкыр утырганда уянды.
Дөресен әйткәндә, ватык лифтта бикләнеп калуга әле түзәргә була. Иртәме-соңмы килеп, сине аннан чыгаралар. Ләкин лифт ватылып, анда фаҗигагә таручылар да еш очрап тора. Чөнки бөтен Россия күләмендә лифт хуҗалыгы гаять дәрәҗәдә тузган. Һәм ни кызганыч, бу өлкәдә хәл бездә дә мактанырлык түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда бүген һәр өченче лифтның хезмәт итү вакыты төгәлләнгән һәм аны яңага алыштыру кирәк. Норматив буенча, лифтның эшләү вакыты уртача 25 ел. Аннан соң аңа диагностика үткәрелә һәм шул тикшерү нәтиҗәсеннән чыгып, лифт яки төзекләндерелә, яисә яңага алыштырыла. Ә бу арзан эш түгел.
Әлбәттә, Казанда шәһәр хакимияте башкаланың лифт хуҗалыгын тәртипкә китерү өстендә эшли анысы. Мәсәлән, Яңа Савин районында гына да йортларны капиталь төзекләндерү кысаларында 22 яңа лифт урнаштырылган. Мәгълүм булганча, Казанның элекке Ленин районы 70-80 нче елларда актив төзелгән иде. Димәк, андагы күпчелек йортларда лифтларның хезмәт итү вакыты инде төгәлләнгән. Һәм бүген анда искереп тузган 282 лифтны сүтеп яңага алыштыру күздә тотыла. Мондый киң колачлы эш Казанда әле беркайчан да үткәрелгәне юк иде.
Сүз дә юк, бу бик тә кирәкле, күркәм гамәл. Ләкин артык куанырга да ашыкмыйк. Яңа дигән лифтлар еш кына искеләреннән тизрәк ватыла. Сәбәп гади, мәсәлән, «ТатИнтерЛифт» ҖЧҖ белгече Роман Бандеров сүзләренә караганда, бездә яңа йортларга әле һаман да 70 нче еллар технологиясе буенча Мәскәү предприятиесендә җитештерелә торган лифтлар куела икән. Аның фикеренчә, бу чиновниклар өчен генә отышлы. Ягъни аларга «эшләндеме – эшләнде» дип хисап бирү җайлы. Әлбәттә, Мәскәү лифтлары чагыштырмача арзан. Ә менә аларның сыйфат һәм куркынычсызлык дәрәҗәсе ни хәлдә? Бусы, күрәсең, мөхтәрәм чиновник әфәнделәр өчен әллә ни артык мөһим түгел.
Хәер, лифтлар проблемасы ул Россиянең барлык төбәкләре өчен дә хас нәрсә. (Белмим инде, «әле без генә түгел икән» дип сөенергәме моңа, әллә көенергәме?!) Мәсәлән, 2004 елда Россиядә үзенең хезмәт итү вакыты төгәлләнгән 100 мең лифт исәпләнгән. Ә яңасы 15 мең данә генә эшләнгән. 2006 елда инде 159 мең лифт «пенсия» яшенә җиткән. Ләкин шуларның нибары 22 меңе генә яңартылган. Экспертлар фикеренчә, 2012 елга 300 мең лифт сафтан чыгачак. Ә бүген илнең чынлыкта шуның бары тик 50 меңен генә яңага алыштырырга көче җитә. Дәүләт Думасы депутаты Галина Хованская фикеренчә, әгәр бу өлкәгә акча бүгенге дәрәҗәдә генә бүлеп бирелә икән, хәлне уңай якка үзгәртү өчен, ким дигәндә, тагын 25 ел вакыт кирәк булачак!
Ә менә Мәскәүдә (ни әйтсәң дә, башкала бит) куллану вакыты чыккан лифтларны, гомумән, төзекләндереп азапланмаска булганнар. Анда хәзер аларның барысын да яңага алыштырачаклар. Башкала мэры Сергей Собянин сүзләренә караганда, бу лифтларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Россиядә кабул ителгән яңа техник регламентка нигезләнеп башкарыла. Шул рәвешле, быел Россия башкаласында 25 елдан артык хезмәт иткән 3718 лифт яңага алыштырылачак. Моның өчен шәһәр казнасыннан 6 миллиард сум акча бүлеп бирелә.
Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Волгоградта да шәһәрнең лифт хуҗалыгын тәртипкә китерергә алынганнар. Тик шунысы кызык: аларны төзекләндерү чыгымнарын шәһәр халкы үз кесәсеннән капларга тиеш ди. Әлеге эшнең механизмы болай – куллану вакыты чыккан лифтларны мәҗбүри туктаталар. (Кем әйтмешли, бәласеннән башаяк!) Ә шәһәр халкы теләсә нишләсен. Тәпи-тәпи баскыч басмаларын саныйсы килми икән, димәк, акчасын кесәсеннән чыгара да сала. Чөнки шәһәр казнасында лифтларны төзекләндерү өчен акча юк. Ә ул арзан эш түгел. Бер трос алыштыру өчен генә дә 27 мең сум тирәсе акча кирәк.
Гомумән, илнең лифт тармагы өчен, минемчә, бер торак-коммуналь хуҗалыгы гына баш ватарга тиеш түгел. Моны тулы бер дәүләт программасы итү зарур. Югыйсә без, Галина Хованская фаразлаганча, лифт әсирлегеннән мәңге котыла алмаячакбыз.
Әле шушы көннәрдә генә Казанда лифт тармагында үзкөйләнү оешмалары (саморегулируемые организации), кыскартып әйтсәк, СРО була инде, берлеге Президенты Виктор Тишин катнашында зур киңәшмә булды. Анда Казан, Әлмәт, Чаллы, Чабаксар һәм Самара шәһәрләреннән кырыклап СРО вәкиле катнашты. Киңәшмәдә халыкка лифт хезмәте күрсәтү тармагында килеп туган кыенлыклар турында уртага салып сөйләштеләр. «Лифтлар куркынычсызлыгы» буенча яңа техник регламент турында фикер алыштылар. Кем белә, нәкъ менә шундый сөйләшүләрнең, ниһаять, файдасы тияр, бәлки!
Илгизәр ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|