поиск новостей
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Март
  • Фәния Әхмәтҗанова - журналист
  • Рудольф Нуриев (1938-1993) - балет биючесе
  • Рөстәм Тарико - эшмәкәр
  • Ринат Рәхимов (1939-1984) - шагыйрь
  • Илфар хәзрәт Хәсәнов - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
15.01.2025 Шоу-бизнес

Җырчы Диләрә Илалетдинова: «Мин гел әни яшәр дип өметләндем»

- Әни дә яман шештән китеп барды дип әйттегез. Аның да авыруы соң ачыкландымы?
- Әтине җирләгәннән соң, әни белән араларыбыз тагын да ныграк якынайды. Әти-әнигә гел шалтыратып тора идем, әни генә калгач, кайвакыт көненә дүртешәр тапкыр сөйләштек. Без бер-беребезгә терәк булдык.

Әңгәмәнең башы 

Әнине апам белән икәү карап соңгы юлга озаттык.  Аңа 63 яшь тулган гына иде, берничә көннән яман шеш таптылар. Шунда ук аны Казанга алып килдек. 21 көн саен түләүле химия терапия алды. Әнигә дәвалану “квота” буенча, бушка дип әйттем. Ә чынбарлыкта һәр терапия 150 меңлек иде. Әни гел эштә булуыма борчылды. “Эш күп, эш булганда эшлим инде”, - дидем. Әнинең даруын Мәскәүдән үк кайтарта идек. Анысы да озак килә иде. Булышыр дип өметләндек, әмма авыру, киресенчә, тагын да ныграк ялкынсынды. Әни 12 август, бабайның (әнисенең әтисе)  туган көнендә өзелде.  Безнең бабай сугыш ветераны. Ышанмассың, әмма шул көнне Әлмәттә бабайны телевидениегә төшерергә килгәннәр. Иртәнге 4ләр тирәсендә әнинең тыны кысыла башлады. Ашыгыч ярдәм дә чакырттык, тик алар да ярдәм итәрлек түгел диделәр. Әни һава ала алмыйча интегеп ятты. Әни 7.40 өзелде. Бу хәбәрне бабайга әйтеп тә булмый, аны телевидениегә төшерәләр иде. Әнинең вафаты турында абыйга әйттек. Аларга да бик авыр булган. Бабайга кызының үлеме турында кич белән генә хәбәр иткәннәр. Бабай 3 баласын җирләп, бакыйлыкка күчте. Барысы да киресенчә булырга тиеш. 

- Бәхилләшеп кала алдыгызмы?
 
- Без аның белән гел серләшә идек. “Җырны ташлама, моңа кадәр йөземә кызыллык китермәдең, киләчәктә дә шундый бул”, - дигәне хәтеремдә. Мин гел әни яшәр дип өметләндем. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын. 
 
- Үкенечләрегез калмадымы?
 
- Калды шул... Мин аларны ялга алып бара алмадым. Әти-әни диңгез дә күрмичә китеп барды. Гел эш, бакча, балаларны аякка бастырабыз дип янып йөрделәр. Үзләре өчен яшәргә җитешмәделәр. Мин әле яшь идем, ялга алып барырдай акча да эшләми идем. Әмма күңелдә калды бит. Иремнең әти-әниләренә дә: “Дөнья күрегез. Беразга булса да онытыгыз кош-кортны, бакчаны да. Җаныгыз кая тели, шунда барып кайтыгыз”, - дип кабатлыйм. Әти-әни берәү генә, аларны исән чакта хөрмәтләргә кирәк. Талашып, ызгышып яшәргә ярамый. Мин һәркөнне шалтыратыр идем. Әмма булмый шул... Кабер өстендә милек бүлүчеләргә шаккатам. Бу котычкыч хәл. Без менә бик дус яшибез. Абый, апа белән беркайчан андый хәл булмады. 
 
- Диләрә, хәзер иҗатыгыз нинди хәләттә соң?
 
- Улым тугач, үземне тулысынча балага багышладым. Аннан “Ризамы син” җырын яздырдым, клип та төшердем. Шуннан соң, ничектер туктап калдым. Хәзер үземне гаиләгә багышлыйм. Карьера дип янып-көеп йөрмим. Гаиләм гел беренче урында булды. Үзем өчен җырлыйм, бәлки, киләчәктә җырлар яздырырмын. Бөтенләй иҗаттан да читләшмәдем әле. Чыгышларга да чакыралар. Халык онытмый, тугры тамашачыларым бар.  Әмма сәхнә белән саташмыйм. Хәзер артык танылуны да кирәк тапмыйм. Танылган җырчылардан да көнләшмим, чөнки бу эшнең никадәр кыен икәнен беләм. Сәхнә арты бөтенләй башка дөнья ул. 
 
- Ирегез белән ничек таныштыгыз?
 
- Без юлда таныштык. Мин концертка бара идем, ул да шул якка юл тоткан. Бик тиз аралашып киттек. 2017 елда таныштык, 2 ел очрашып йөргәннән соң, ирем тәкъдим ясады, аннан бала туды. Барысы да шундый тиз булды. Әни гел: “Сиңа дигән яр беркая да китми”, - дия иде. Күз тимәсен, очрашып йөргән чакта да икеләнгәнем булмады. Ул, чыннан да, минем кеше, без бер дулкында. Ирем дә шундый фикердәдер дип ышанам (көлә). Аның махсус техника арендасы буенча бизнесы бар. 
 
- Гаиләдә нинди кеше сез?
 
- Мин бик туры сүзле. Икейөзлелекне җенем сөйми, андыйларны урыннарына утыртасы килә. Алдау, ялганны күрә алмыйм. Мин, мәсәлән, һәрвакыт дөресен әйтәм, ничек бар шулай сөйлим. Бервакытта да кеше белән беренче булып сүзгә килмим. Әгәр миңа тияләр икән, ишетмәгәннәрен ишетәләр инде. Гаиләм, якыннарым өчен нык торам.
 
- Сез романтиклармы?
 
- Икебез дә хисле. Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Аны матур итеп төреп, тапшыруга да мәгънә салабыз, безнең өчен ул мөһим. Һәрвакыт ниндидер серлелек сакланып кала. Гаилә тормышында бу да кирәк. Шушы  очкынны югалткач, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгадыр. Балага гына түгел, тормыш иптәшенә, үзеңә дә вакыт табарга зарур. 
 
- Сезне тыйнак җырчы дип атыйлар. Бу берникадәр калыптыр?
 
- Бу сәхнә образы. Тамашачы үзе шушы калып, “ярлык”ны элә. Гомумән,  социаль челтәрләрем - ул минем тарихым. Теләгән кеше күзәтә, теләмәгән кеше карамый. Ни өчен мин үзем теләгән әйберне эшли алмыйм соң? Рәхмәт, әмма мин үзем яхшы беләм. Йөклелек вакытындагы фотоларны куйгач, нинди генә сүзләр язмадылар. Әби образында шаян видео яздыргач та, ничек кенә “чайкамадылар”. Мин бертөрле мәгънә салдым, ә аны бөтенләй башкача аңладылар. Дөрес, һәр кеше үз күзлегеннән бәялидер. Бәхетле кеше - башкага агуын чәчеп, начар сүзләр язмый. Аның андый әйбергә вакыты да юк. 
 
- Даниярга ничә яшь инде? Тәрбия мәсьәләсенә караш нинди?
 
- Улыма биш яшь тула, Аллаһ бирса. Балам - Аллаһы Тәгалә бүләге. Миңа ул 31 яшемдә генә насыйп булды. Йөклелек вакытым да җиңел үтте. Данияр шундый акыллы бала, шөкер. Әни булу - ул бик зур бәхет. Без тормыш иптәшем белән улыбызның үсешенә зур игътибар бирәбез. Дзюдога йөртәбез, уку буенча түгәрәкләргә йөртәбез. Баланың үз көн тәртибе бар. Гомумән, тәрбия мәсьәләсендә төгәллек, тәртипне яратам. Данияр гел төшке аштан соң йоклый, аның нәрсә ашавын да күзәтеп торабыз. Әлбәттә, үзебезне дә контрольдә тотабыз. Без болай да начар сүзләрне кулланмыйбыз. Иң мөһиме - бәхетле, сау-сәламәт булсын.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы