поиск новостей
  • Рөстәм базарда кавын сатып алгач, аны үзенең хатынына – ядрә ыргыту буенча спорт мастеры Мәрьямгә тотып торырга биргән. Алай итәсе калмаган. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Равил Фәхруллин - галим
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
Архив
 
15.01.2025 Шоу-бизнес

"90нчы елларда үземне якларга туры килде" - Гөлүс Хәбибрахманов 300 мең сумга төшкән КЛИБЫН ничек төшергәнен сөйләде

Популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахманов “Синең җырларыңда” җырына 90нчы еллар рухы белән сугарылган клип төшерү өчен 300 меңнән артык акча тоткан. Баксаң, җырчының үзенә дә элек бәрелешләрдә катнашырга туры килгән икән.

Бу турыда җырчы "Шәһри Казан" газетасы журналисты Илгизә Галиуллинага сөйләгән.

– 1997 елда Алабугага укырга кердем. Ул вакытта һәр шәһәрдә көчле группировкалар була иде, шуңа күрә кыйналган вакытларым да, үземне якларга туры килгән чаклар да күп иде. Авыл малае булгач, физик яктан әзерлегем әйбәт иде. Бервакыт стадионга футбол уйнарга төштем. Анда урам егетләре дә футбол уйный иде.  Башта: “Син монда нишләп йөрисең?” – дип бәйләнергә тырыштылар. “Син уйный беләсеңме соң?” – диделәр. Ә мин яхшы гына футбол уйный идем. Шулай итеп, яхшы футболчы булуымны белгәч, “Хабиб” дип йөртә башладылар, дуслашып киттек. Көллиятне “Хабиб” исеме белән тәмамладым. Урам егетләре белән бәрелешләрдә катнашырга да туры килде.
 
– Клипка 300 мең акча сарыф ителгән, бу акчаны нәрсәгә тоттыгыз?
 
– Клип төшерүгә бик җаваплы карадык. 90нчы еллар атмосферасын күрсәтәсе килде. Хәтта чынаякларны да сатып алдык. Совет чорындагы киемнәр, машиналарны табарга кирәк. Әле ул машина бит йөрергә тиеш, кадрда матурлык өчен генә тормый. Клипта группировкалар сугышып, Игорьнең башына шешә белән сугалар бит. Шунда махсус шикәрдән ясалган пыяла шешә табу кыен булды. Ул безнең берәү генә иде, шуңа ялгышырга да ярамый иде. Бер дубльдә төшердек. Машинаның тәрәзәсен дә ватарга кирәк, кем сиңа болай гына тәрәзә ватарга дип машина бирсен. Клип төшергәндә бик күп дусларым ярдәм итте, шуңа клипның ахырында аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килде. Хәтта төп рольдәге Игорь Дмитриевны (җырның көй авторы) сугышырга өйрәткән аерым кешеләр бар иде. 3 көн актерлар сугышырга өйрәнде. “Хыял” егетләренә дә рәхмәт әйтәсем килә. 
 
– Син бәйрәмнәр алып бару белән шөгыльләнәсең, кайбер алып баручылар кеше җырларын гына башкара. Син моңа ничек карыйсың?

– Мин дә  кеше җырларын башкардым. 10 еллап кына әле  банкетларда үземнең җырларны җырлый башладым. Шулай да мәҗлесләрдә үземнең җырлырны да җырларга тырыша идем, 3-4 җыр гына башка артист репертуарыннан булырга мөмкин. Хәзер мәҗлесләрдә үземнең җырларымны гына башкарам. Әгәр кеше сорый икән, башка артистның да җырын җырлый алам. Филүс Каһиров репертуарындагы “Киек каз юллары” җырын мәсәлән, мин җыр чыккач ук ишетеп алып, ошаткан идем. Филүснең иҗатын яратам, үзен дә хөрмәт итәм. Аны кайбер мәҗлесләрдә дә җырладым. Кайбер кешеләр ул җыр популярлашкач: “Гөлүс “Киек каз юлларын” син җырлый идең бит. Нишләп аны Филүс башкара?” – дип тә әйттеләр. Мин ул җырны мәҗлесләрдә генә җырладым. Алып баручылар мәҗлестә кеше белгән җырларны җырларга тырыша инде. Әгәр синең җырың радио, телевидениедә ишетелми икән, аны мәҗлестә  җырлап йөрүнең мәгънәсе юктыр. Бер колактан керә – икенчесеннән чыга. Ә популяр җырны башкаручысыннан да яхшырак җырлый алсаң, тамашачы гел аны җырларга сораячак. Кайбер җырчылар кебек булдыра алмасам да: “Аерым артист чакырганчы, сине генә чакырам. 4-5 артистны алмаштыра аласың”, - диләр.
 
– Көй авторы видеода төп рольдә, ник син төп рольдә түгел?

– Без бу темага озак уйлаштык. Элек клипларымда үзем төп рольдә идем. Бу юлы башкача эшләргә булдык. Игорьгә дә рәхмәт әйтеп, бераз күтәрелеп китәргә ярдәм итәсе килде, без күптән дуслар. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. “Хыял” продюсерлык үзәге егетләре дә бу роль Игорьгә килешә диде.

Клипны VK-видеодан һәм, әгәр инде сездә эшләсә, Youtube платформасыннан карый аласыз:




 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы