поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
15.01.2025 Хәвеф-хәтәр

Көчле янгыннар барган Лос-Анджелестан Гөлназ: «Гомумән алганда, америкалылар ярдәмечел»

Лос-Анджелеста урман янгыннары 7 гыйнварда башланган иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, аларда 24 кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр ут белән 116,5 кв метр мәйданда көрәшә. Якынча 105 мең кеше эвакуацияләнгән, тагын 87 меңенә яшәгән урыннарын калдырып китәргә туры килергә мөмкин.

Йортларын калдырып китүчеләр арасында Татарстан җырчысы, әлеге вакытта гаиләсе белән Америкада яшәүче Гөлназ Батталова да бар. Ул кечкенә кызы белән иренең әти-әниләренә вакытлыча күченде.

— Көчле янгыннар булу аркасында, без яши торган районда һава бозылгач, ирем безне әти-әниләренә китереп куйды. Хәзерге вакытта янгыннар ике зур җирдә бара. Алар берничә, ләкин бу икесендә аеруча көчле яна. Аларның берсендә янгыннар 30 процентка сүндерелгән, ләкин януын дәва итә. Ә икенчесе нибары 13 процентка гына сүндерелгән. Янгын нәкъ менә шушы җирдә башланган иде. Канададан, Мексикадан, АКШның башка штатларыннан янгын сүндерүчеләр килсә дә, ут телләрен җиңеп булмый.

Ял көннәрендә вазгыять уңайрак иде, хәтта без яши торган районны кызыл флаг зонасыннан алдылар. Ягъни һава бераз чистарды, янган ис ул дәрәҗәдә үк түгел. Ләкин хәлне океаннан килә торган җил катлауландыра. Ул янгыннарны көчәйтеп җибәргән дә иде инде, ялларда бераз тынып торды да, дүшәмбе кабаттан көчәйде. Аллаһка шөкер, якыннарыбыз, дусларыбыз арасында зыян күрүчеләр юк, чөнки алар башка шәһәрләрдә яши. Әлегә безнең өчен әти-әниләрдә калу куркынычсызрак. Безнең зона куркычсызрак урында. Шулай да без әлегә фатирыбызны калдырып торырга булдык. Иребез әлегә шунда калды. Без иң кирәкле әйберләрне генә алып, юлга кузгалдык, — дип сөйләде Гөлназ.

Моннан тыш, ул морадерлар корбаны булуын да сөйләде. Бәла-казалардан файдаланып, кешеләрнең мал-мөлкәтен талаучылар да арткан икән. Гөлназның ире Алексның да машинасын урлаган булганнар. Бәхеткә, ире каракны тиз арада куып җитеп, машинаны кире кайтара алган. “Гомумән алганда, Америка халкы ярдәмечел,тик, кызганыч, арада менә шундый намуссызлар да очрый”, — диде Гөлназ.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.01.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы