поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
15.01.2025 Шоу-бизнес

Римма Никитина: “Минем уйларым бик тиз чынга ашалар. Әни дә: “Ведьма син, кызым”, ди...”

Җырчы Римма Никитина белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык. Сораулар да турыдан булды, җаваплар да ихлас. – Эстрадада сезнең турында төрле фикер әйтәләр. Берсенә дә үпкәләмисезме?
– Үзегез дә күреп торасыз бит. Кайбер кешеләр үз фикерләрен ачык итеп телевидение, социаль челтәрләр аша җиткерәләр. Илдус Дәүләнов, мәсәлән: “Җырлый белми”, - дигән.

Мин белми калыр идем, әмма бик күп кеше социаль челтәрдә таралган видеоны җибәрде. Бөтен әйбергә игътибар итә башласаң, өйдә генә утырырга кирәктер. Минем андый сүзләргә иммунитет инде.

Без Давлян белән өч җыр эшләдек. “Дүртенче җырны синең белән эшләмим”, – диде.  Шуның белән бетте. Мин монда бернинди проблема да күрмим. Аранжировка ясаучылар җитәрлек, башка кешеләр белән хезмәттәшлек итәм. Дөресен әйткәндә, татар эстрадасында Ринат Рахматуллин, Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова, Айгиз Әхмәтов, Риназ Шиһапов, Гүзәлия белән аралашам. Банкетларда башка артистлар белән бер гримеркада булабыз. Мин гел исәнләшеп керәм. Кемнәрдер җавапка исәнләшә, кемнәрдер бөтенләй исәнләшми. Иң мөһиме – мин исәнләштем. Вадим Захаровның да: “Җырлый белми”, – дип әйткәне булды. Бу хакта аның белән үзем дә сөйләштем. Без бит керәшеннәр, бердәм булырга тиеш. Элек Вадим белән беренче концертларны бергә эшләгән идек. Дөрес, Вадимның заллары тулы булуына бик шатмын. Минем тормыш девизым: “Һәрвакыт кеше булып калырга кирәк”. Тормыш шундый түгәрәк бит ул.   

– Чечня турында җыр чыгаргач та, тискәре фикер белдерүчеләр күп булды кебек...
 
– Булды, булды. “Ни өчен Чечня?”, – диләр. Минем кебек башка җиргә барып, шул төбәк турында җырлап, клиплар ясап карасыннар иде. Рамзан Кадыровка ошаган бит менә, клипны Чечня телевидениесендә күрсәтәләр.  Чечняда яшәүчеләрдән дә рәхмәт сүзләре килеп тора. Концертыма Чечнядан кунаклар килергә тиеш. Чечняда, гомумән, бу җырыма карата уңай караш. “Ник Татарстан турында җырламыйсың?” – дип әйттеләр. Дүрт ел элек “Безнең Татарстан” дигән җыр чыгарган идем. Сүзләре дә, клибы да яхшы. Шәһәр, республика көннәрендә башкарыла торган җыр. Әмма күтәреп алмадылар. Радио, телевидение дә бу җырдан баш тартты.  Кайда тыңлыйлар, кайда кызыксыналар шунда эшлисең. 
 
– Концертка әзерлек ни хәлдә?
 
– Ныклап әзерләнәбез. Кызганыч, биегәндә саграк булырга кирәк. Егылып, кабыргамны авырттырдым.
 
– Ничек егылдыгыз соң?
 
– Аяк асты бозлавык, зинһар үзегезне саклагыз. Шул бозлавыктан куркып, үкчәле аяк киемне дә салган идем. Таныш-белешләрем арасында имгәнүчеләр күп. Ә мин куркып йөри идем менә, өйдә, ваннада егылдым.  Шуны уйлап тартып китердем инде. Сүз уңаеннан, минем уйларым бик тиз чынга ашалар. Әни дә: “Ведьма син, кызым”, –  дип шаярта, шуңа яхшы әйберләр турында гына уйларга тырышам.  Дару эчеп, чыгыш ясарга бардым. Утыз алты җыр башкарганмын.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы