поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2011 Мәдәният

Рәмис Аймәт: «Мин, әйтерсең, мәңгелек бала»

Профессиональ шагыйрьнең татар эстрадасында танылуы яхшы фал үзе, ни дисәң дә, халтура арасында андый җырлар төптәге энҗе кебек ялтырый, сыйфатлы товар икәне күренеп тора. Алай да мин Рәмисне шагыйрь буларак үз вазифасына хилафлык китерә башлады дим – «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында» кебек китаплардан соң ул әллә күләгәгә китте, әллә шигъри ут сүлпәнрәк яна башлады.

Инде шактый вакыт Татарстанның Г.Тукай исемендәге әдәби музеен җитәкләүче Рәмис АЙМӘТ үзе бу турыда ниләр уйлый, нинди иҗади утта яна – «Күңел тәрәзәсе» шунда багар.

 

Музей музей гына түгел

 

– Мин гомергә үземне музейда эшләрмен, әлеге эш миңа кызыклы була алыр, дип уйлаганым юк иде, – ди Рәмис музейлар белән хезмәттәшлек итә башлаган елларына әйләнеп кайтып. – Менә Габдулла Тукай музеенда эшли башлавыма көзгә 6 ел тула, аңа кадәр Шәриф Камал музеен 5 ел җитәкләдем.

 

– Нинди җилләр ташлады, диләрме әле?

 

– Язмыштыр инде ул. Мин бит инде «Шәһри Казан»да, аннан Татарстан Язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшләгән идем. Тормышымның әлеге сәхифәсе төгәлләнеп, эш эзләү соравы килеп тугач, мин урамда Кыям Миңнебаевны очраттым. Ул миңа Шәриф Камал музее директорының лаеклы ялга китүен әйтеп, шунда барып карарга киңәш иткән иде. Эзләп киттем. Үзем уйлыйм: ничә ел Казанда яшәп, КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, әлеге музей турында ишетеп тә белгәнем юк иде. Музейда эшли башлау белән мин иң элгәре шуңа тотындым да. Музей ул сөрсеп тузанга батып яткан экспонатлар бинасы түгел, ул иҗтимагый тормыш белән кайнаучы, милли-мәдәни, фәнни учак та булырга тиеш.

 

– Разил Вәлиевнең шигырендәгечә инде: йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм?

 

– Әйе, мин бу эшемне яраттым. Ш.Камал музеенда эшләгән чорда әдәби-музыкаль кичәләр оештырып җибәрдек, музыкаль салонга җан өрдек. Монда исә капиталистик системаның «үзегезне үзегез карагыз» дигән әмереннән соң музей эшчәнлеген тагын да киңәйтергә туры килде – Г.Тукай музеенда һәрдаим кичәләр, акцияләр уза, җанлы тормыш алып барыла. «Тукай һәм театр», «Халыкара туган тел көне», мәгърифәткә кагылышлы кичәләр, «Көн һәм төн» акциясе – әнә шундыйлардан. Даими рәвештә рәссамнар күргәзмәләре уза, әле менә төзекләндерү эшенә керештек, планда – музей эчендә балалар бүлмәсе булдыру. Монда алар әкият геройлары белән таныша, рәсем ясый, балчык белән эшләргә өйрәнер дип уйлыйбыз.

 

– Һәр нәрсәдә кеше факторыннан күп нәрсә тора – булганны да бетереп, булмаганга да җан өреп дигәндәй... Сез дә моның аша үткәнсез, ахры.

 

– Тырышып эшләсәң, эшеңнән дә тәм табып, аны башкаларга да күрсәтеп була. Без менә шактый еллар инде Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә – район, шәһәр мәктәбе, югары уку йорты укучыларын даими экскурсияләргә, кичәләргә чакырып китерәбез. Әйе, күбесе аның мәҗбүрияткә корылган. Әмма мин әлеге мәҗбүриятне кирәк дияр идем – мин студент вакытта да шундый әйбер булса, соңыннан оялмыйча, татар әдәби музее кайда урнашкан икән, дип, эзләп йөрмәс идем.

 

Шигъри дулкын

 

– Әмма әлеге эшегез иҗатыгыз өчен берникадәр дәрәҗәдә балта да булды бугай?

 

– Административ эш иҗатка үтергеч йогынты ясады. Мин кайчак, эх, 24 сәгать буе иҗатчы гына булып яшә икән ул, дип уйлап куям. Китапларымны кулга алгач та шул ук халәт – мин ул вакыттагы шигъри хисләргә, шигъри халәткә бүген кайта да алмыйм. Юкса ул шигырьләр тулай торак бүлмәсендә, юклык вакытында язылган. Ә алардагы романтика, югары хисләр, көчле поэзия!.. Шагыйрь бераз ач булырга тиеш, дигән сүз дөрестер инде.

 

– Димәк, Сез бүген тук?

 

– Тук дип әйтмәс идем. Музей хезмәткәре каян тук булсын?! Бары тик эш, административ вазифалар каршындагы җаваплылык кына зур. Эштә бит анда план дигән нәрсә бар, иҗат исә, кая әле, бу айда күпме эшләдең, дип тикшерми. Аннан мин шигъри дулкын китереп «бәрсә» генә язарга утырам, көчәнеп, кирәккә язылган шигырь минеке түгел.

 

– Эстрада өчен язылган текстлар да искәрмә түгелме?

 

– Мин эстрадага романслар белән кереп киттем. Махсус язылмады алар, шигъри язылышы белән туры килде. Эстрада белән якынлашу исә җыр текстларында да шигърият күрергә теләүдән туды. Җыр жанрының, әлбәттә, үз таләпләре бар, әмма ул шигырьгә язылган булырга тиеш, ә ниндидер примитив сүз җыелмасына түгел. Шигырьләремне бервакытта да сатып биргәнем юк, кәсепчелек белән шөгыльләнмим. Әле менә күптән түгел узган иҗат кичәмдә Хәния Фәрхи У.Рәшитов көй язган «Китәсең» дип аталган җырымны җырлагач, сәхнәдән: «Мин бу җырны башка шагыйрь язган дип уйлап, җыр җыентыгыма да башка автор исеме белән теркәгән идем. Рәмис шалтыратып, тыйнак кына үз кичәсенә чакыргач та, аптырап киттем. Башка берәү булса, әлеге ялгыш өчен күзгә кергән булыр иде инде, мин Рәмиснең тыйнаклыгына шаккаттым», – дип әйтеп тә китте.

 

«Тимәгез балага»

 

– Әлеге тыйнаклык балачактан киләме?

 

– Әйе. Без гаиләдә ун бала идек, мин – шуларның төпчеге. Шактый иркә булып үссәм дә, мин артык оялчан. Мин күбрәк биш апам белән үстем, гел әни артыннан чаба идем. Кечкенә чакта үлеп чәчәкләр үстерергә яратканга, миңа «Мичурин» дип кушамат та тактылар. Беренче сентябрь җиттеме, безнең бакча янына кызлар чәчәк букетына дип тезелә иде – артык оялчан малаеннан әти шуңа да бакчачы чыгар дип уйлагандыр.

 

– Планнарны нәрсә үзгәртте?

 

– Шигырь язуым, аларның район газетасы «Мунчали»да басылуы. Чүпрәленең әлеге район газетасында минем инде шактый күләмдә иҗат җимешләрем дөнья күргән иде. Шуларның берсен безнең авылдан чыккан әдип һәм галим Нурмөхәммәт Хисамов күреп алып, мине чакырып китертте. Без аның белән озаклап болында йөрдек, шигърият турында сөйләштек. Һәм ул мине – журфак студенты булырга хыялланган егетне татар филологиясе факультетына борып, әдәби юл күрсәтте. Мин аңа бүген дә рәхмәтле.

 

– Әти-әниегез төпчекләренең шундый юл сайлауларына ничек карады соң?

 

– Әтием Кыям үзе дә шигырьләр яза иде. Шуңа ул минем әлеге тармакка китүемә сөенеп кенә карады. Әнием Халидә (шөкер, ул исән-сау, аңа 87 яшь) бүген дә минем һәр уңышыма сөенеп яши. Әмма мин аның өчен һаман бала – авылга кайтып, абыйлар сүз иярә сүз чыгып миңа берәр нәрсә әйтә башласалар, шундук якларга алына: «Тимәгез балага!»

 

– Аның бар хыялы төпчегенең башлы-күзле булуыдыр инде.

 

– Мин үземне һаман бала итеп тоям. Күрәсең, мин мәңгелек баладыр. Минем үз кешемне очратып, гаиләле булып, ул белән кыз үстерәсем килә. Әмма хәзерге кызларның күпчелегендә ирләргә карата бик күп «тиеш»ләр – бусы булырга тиеш, мондый булырга тиеш. Мине иҗади кеше буларак кабул итәрдәй, аңларлык кеше табылгач, мин дә башлы-күзле булырмын дип уйлыйм. Бәлки үземдәге эгоистлык та көчледер инде, шул да тотып торадыр...

 

Ялгызлыкка китеп барышым

 

– Сез миңа эчтән газапланып яшәүче кешене хәтерләтәсез. Бу иҗади газапмы?

 

– Мин менә алтын приискалары тоткан Дәрдемәнд иҗатына да игътибар итәм: муллыкта, җитеш тормышта яшәгән, әмма аның шигырьләрен пессимистик рухта, дип бәялиләр. Минем рухыма да Дәрдемәнд якын, эчтә ниндидер газап яши, мин кояш, чәчәкләр турында яза алмыйм. Роберт Әхмәтҗан иҗатын яратам. Рус поэзиясенең «Көмеш гасыр»ы, испан, гомумән, Европа шигърияте ошый. Татар шигъриятен дә аларның эстетик югарылыгы үрнәгендә үзгәртәсем килә. Әлеге иҗади газапсыз мин иҗат та итә алмас идем.

 

– Нәрсә соң ул иҗат, шул ук тормышмы?

 

– Иҗат шул ук тормыш дип әйтү, һәрхәлдә, минем иҗатыма туры килми. Мин шигырьләрем белән тормыштан качарга телим. Бу тирәлек мине газаплый, берникадәр дәрәҗәдә буа. Шигърияткә барып сыену шул ук психологик дәвалау ысулы белән бер – тормыштан качып, ялгызлыкка барып сыенасың, чынбарлыктан югарыга күтәреләсең. Иҗаттан аерылып тору – чынбарлык белән хыял арасында бәргәләнү белән бер. Менә чынбарлыкны хыялга әйләндерәсе килә – монысы хак. Чөнки чынбарлык артык кырыс, артык газаплы...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»