поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
13.01.2025 Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева: “Энемне туган көнемдә җирләдем”

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 10 гыйнвар туган көне иде. Әмма аның бәйрәм кайгысы түгел шул, гаиләсендә зур югалту. Җырчының бертуган энесе Илhам яман шештән вафат булган. Без Резидә Шәрәфиева белән хәбәргә чыктык.

– Энемне туган көнемдә җирләдем. Ул 9 гыйнвар төнлә китеп барды. 15 минут  калган иде, 10ысына. Ул китәсен белгән, бик өзгәләнгән: “Апаның туган көне бит”, – дигән. Миңа соңгы бүләге шушы булгандыр, энем 9ы бакыйлыкка күчте. Озак авырды, интекте. Бернишләп булмый. 

– Әниегезгә сабырлык бирсен, ул хәзер сезнең беләнме?
 
– Әнине Казанга алып килдек, аны берүзен калдырырга ярамый. Әнинең дә яше бара. Без көчле булмасак, әнигә дә кыен булачак. “Син безгә кирәк, оныкларны да үстерергә кирәк әле”, – дип кабатлыйбыз. Аңа бары яхшы хәбәрләр генә җиткерергә тырышабыз инде.
 
– Энегезне сез карадыгызмы?
 
– Бөтенебез дә карадык. Бик тырыштык, әмма бернишләп булмый. Авыртмаганда яшисе килде аның, әмма хәле начарлангач: “53 яшь дип әйттем бит мин”, – диде. Кайчандыр 53тә китәм дигән булган. “Әйткәнне дә үзгәртеп була”, – дидем. Әмма бу сүзләргә аның ышануы да кирәк бит.  Бөтенесен эшләп китте. Һәрнәрсәне ничек урнаштыруга кадәр. Яңа елга 5-6 көнгә өйгә кайтты. Шунда һәркем белән хушлашып киткән. Әни шикләнмәсен өчен Илһам киленгә: “Бу акчаны ал, саноторийга”, – дигән. Менә шулай санаторийга китеп барды... Шөкер, догалар белән китеп барды. Энем, авырый башлагач, фатирына ремонт ясады. Ашказанына операция булды гына – 1 атнадан үзе машинага утырып юлга чыкты. Артыннан кайттым. Тыя алмадык без аны, ашыкты, эшләде дә эшләде. 
 
– Барысына да җитешәсе килгәндер. Күрәсең, алдан сизгән...
 
– Шулай, барысын урнаштырып китәргә ашыкты. Бернишләп булмый. Мин елый да алмадым. “Син елап аргансыңдыр инде”, – диләр. Мин шок хәлендә идем, күңел елады, Илгизә. Ышанмадым... Энемнең өчесен үткәрдек. Кылган догаларыбыз рухына барып җитсен иде. Ул әле дә исән кебек әле. Безнең кайгыны уртаклашкан һәркемгә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Таныш булмаган кешеләр дә шундый ихлас теләкләр әйтәләр, аларга Аллаһның  рәхмәте яусын. Бу изге сүзләр Илһамның рухына дога булып барсын. 
 
– Гаиләсе дә булгандыр... 
 
– Балалары кечкенә әле. Кызларга дүрт һәм алты яшь. “Әтием, әтием”, - дип кенә  торалар иде.  Аларга бернәрсә дә әйтмәдек әле. 
 
– Резедә апа, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Гаиләгезгә бу елны башка кайгы-хәсрәт килмәсен инде.
 
– Бу 2024 елның нәтиҗәсе инде. Узган ел бик кыен булды. Онкология хастаханәсенә эшкә барган төсле йөрдем. Хастаханәдә ярдәм кулы сузганнарга да бик рәхмәтлемен. Без дә, табиблар да тырыштык. Үзенә дә тырышасы иде. “Сакланганны саклармын”, – дигән бит. Ул бөтенләй сакланмады. Тәкъдир, язмыштан узмыш юк. Теге дөньяда да тормыш бар. Җаны тыныч булсын дип телибез. Килен төшендә: “Өр-яңа машинага утырып, кул болгап елмаеп үтеп китте”, – диде. Барысы да яхшы дип ышанасыбыз килә. Урыннары җәннәттә булсын. 
 
Резидә Шәрәфиева гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы