поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
14.01.2025 Хатлар

Кырык яшьтән соң, әнине куандырып, кияүгә чыктым

Мөгаен, минем хәлдә калганнар урынына күбрәк ирләрне кертергә мөмкиндер. Кызлар бит мәктәпне тәмамлауга ук кияүгә чыгарга, тормыш юлдашы белән бергә атларга һәм кыйммәтле бүләкләр алырга хыяллана. Ә мин балачактан бирле, һәрвакыт әнигә кияүгә чыкмаячагымны әйтә килдем, янәсе, гаилә тормышы минем өчен түгел.

Өстәвенә, әти-әниемнең тормыш итүләре минем өчен тискәре мисал булды. Юк, без апам белән исерек әти тарафыннан җәнҗаллар куптару һәм йодрык уйнатулар күреп үсмәдек. Әмма әни әтинең җен ачуын чыгару өчен бар көчен куя иде, минемчә. Ә әтием тормышындагы бөтен юанычын миндә таба иде. Мин гел аның янында булдым, гаражда машина юсынмы ул, кышын тимер аякта, чанада шуулар, җәен балыкка йөрүләр. Әни әтигә карата шактый кырыс холыклы булды. Ә мин чын ир-ат белән янәшә үскәнгә, һәрчак әтиемә ошаган кешене очратырмын дип хыялландым. Чытлыкланып, сикергәләп йөргән егетләрдән ерак тордым. 

Вакыт үтте, бөтен яшьтәшләрем гаиләле булып бетте... Ә мин идеаль ир-атны эзләп кырык яшькә кадәр җиттем. Юк, әлбәттә, егетләрем, свиданиегә йөрүләр дә булды, хәтта берсе белән яшәп тә карадык. Ләкин аның һәр адымыннан кимчелек таптым да, мөнәсәбәтне өздем.
 
– Җитәр инде, идеаль ир эзләп йөрүләреңне туктат. Оныкларымны сөймичә үлеп китәм бит,- дия иде әни ачуланып. Моңа җавап итеп: "Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, - дип кул селтәп, аның сүзләрен кабатлап, чираттагы кавалерны эзли башлый идем.
 
Тормыштан канәгать булмадым дип әйтә алмыйм. Ирләр миңа патшабикәгә караган кебек карады. Чөнки бары тик сыйфатлы киемнәр киеп, иң кәттә рестораннарга йөргән, ике югары белемем булган кеше мин. Әмма аралашу даирәсе дә киң түгел. Һәркем дә алиһәгә тиң хатын-кыз янында үзен тиң итеп күрә алмый. Күпме генә эзләсәм дә әти кебек ир-атлар тормыш юлымда очрамады. Төшенкелеккә бирелүчеләрдән түгел үзем, мине дусларым ярата, искиткеч юмор хисенә ия булгангадыр. Миңа миннән көчлерәк ир яки "подкаблучник" кирәк иде.  
 
Яңа ел алдыннан кисәк кенә чирләп киттем. Ә яңа ел төнендә, сәгать угы 12гә сукканда мин инде йокыга талдым. Ишектәге кыңгырау тавышыннан куркып уянып киттем. Ишектәге «күз»дән карасам чын Кыш бабай басып тора. Кулында шәмпан шәрабе. Кем булыр? 
 
– Гүзәл, ач, - ди бу. Исемемне дә белә, әмма ачмаска булдым. Ялгышлык белән шакыйдыр дип уйлап бүлмәмә кире керә башладым. Әмма ишектәге шаку тавышы тынмады. Мин янә кем син дип килеп эндәштем. Кыш бабаем теге яктан: "Сочидан сәлам сиңа", дип шәмпан шәрабен ача башлады. Шул вакытта гына искә төште. Сочида ял иткән вакытта, биш ел элек булгандыр, бер ир белән танышкан идем. Ике атна ял итү дәверендә без аның белән көн дә очрашып, сәгатьләр буе аралаша идек. Җирле мәктәпләрнең берсендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта иде ул. Телефоннарны, хәтта адресларны да алмаштык. Тик менә курорттагы мәхәббәт тарихы турында мин күптәннән оныткан идем. Ерак араны якын итеп килгән кешене куып чыгарып булмый, шуңа кайнар чәй эчеп чыгар дип фатирга чакырдым. Ничә ел үтсә дә, баксаң, ул мине онытмаган икән. 
 
Шулчак әнинең: - Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, - дигән сүзләрен исемә төшердем. Менә бит минем героем ничә еллар үтсә дә онытмыйча, эзләп тапкан. Чын хисләр түгелме?
 
Ике айдан соң без өйләнештек. Хәзер безнең ике игезәк балабыз үсеп килә. Кияүгә чыгарга беркайчан да соң түгел, яшегез кырыктан узган булса да.
 
Гүзәл дип белерсез
 
Фото: ru.freepik.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы