поиск новостей
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.02 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 18.02 "Кар иле патшабикәсе" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 18.02 "Хәят" Кариев театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.02 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.02 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.02 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 18.30, 12+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.02 "Корт" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 22.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.02 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 13.00, 6+
  • 22.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Февраль
  • Раушания Юкачева (1959-2022) - актриса
  • Фуад Халитов (1909-1981) - актер
  • Флера Зыятдинова (1947-2011) - дәүләт эшлеклесе
  • Рәфкать Кәрами - язучы
  • Минсәет Таҗетдинов - көрәшче
  • Мәсгут Шәрифуллин (1928-1966) - язучы
  • Фәридә Ситдыйкова - тәрҗемәче
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
Архив
 
12.01.2025 Язмыш

Аяусыз язмышының корбанына әйләнгән

Йорт подъездына урнашкан кибет янына халык жыелган. Милиция белән «скорый» машиналары да туктап тора. Кызыксыну канда бит.
Үтеп барышлый мин дә башымны халык арасына тыктым. «Бөтен җирдә шартлаталар, әллә берәр теракт булганмы» мин әйтәм.

Ул арада подъезддан носилкага салып кемнедер алып чыгучылар күренде. Имәнеп киттем. Алар янымнан узганда носилкадагы җансыз гәүдәнең йөзенә карадым. Шешенгән, тырмалган, төк баскан битне танырга теләп бактым. Таныш кебек тоелды. «Мескен, язмыш диген, шушы хәлгә тошәр кеше идемени? Менә аракы ни эшләтә?» «При чем аракы? Хатыны үлгәч эштән чыкты ул. Апасы фатирын тартып алды», – дип, җыелган кешенең һәркайсы вакыйганы үзенчә бәяләде. 

Кышкы төндә чит подъезга кереп, баскыч култыксасына асылынган бомжның исемен дә алардан ишеттем. Менә нигә йөзе таныш тоелган икән. Иван белән бер йортта яшәгән идек. Завод цехларының берсендә эшли, мактаулы эшче, пөхтә-чиста, мөлаем ир, очраганда һәрчак исәнләшә, кешеләргә ягымлы иде. Иван турында ул чакта апасы Машадан ишетеп белдем. Иске йортның ишегалды бала-чага белән тулы, бар да бер-берсен белә, кичләрен, балалар уйнаганда, без - әниләр эскәмияләргә таралып кич утыра, гапь кора торган идек. «Иван – минем энем. Әти-әни үлгәч, икәү генә калдык. Бик ярдәмчел булды. Бер заводта эшлибез. Мактап торалар аны.
 
Хезмәт хакы әйбәт. Пенсия дә ала. Чечняда булды ул. Яра алып кайтты. Инвалидлыгы бар. Тик… Әй, үзсүзле, тыңламый мине. Тәки тора шул җүләр белән. Бөтен тапканын шуңа тота. Хәзер миңа бик тамызмый. Киемен, алка-йөзеген, тәмле әйберен – барын да аңа – шул кара йөзгә…»
Машаның ачуын чыгаручы – чечен кызы Марика булып чыкты. Иван беренче Чечен сугышында катнашкан. Туган ягына кайткан чакта зур гаиләдән берүзе исән калган, күп җәфалар күргән, ач-ялангач Мариканы жәлләп, үзе белән алган. 
 
Иван белән Марика өйләнешеп яши башлаганнар. Кичләрен кулга кул тотышып йөргәннәрен күреп: «Нинди тату яшиләр!» дип, артларыннан сокланып карап кала идем.
 
Тик, бар да ал да гөл булмаган икән шул. Чечняда күргән сугыш хәвефеннәнме, туганнарын югалту кайгысыннанмы, бәлки, нәсел чире булгандыр, Марика акылга җиңеләя башлады. Җитмәсә авырга узган булган. Мариканы күрсәтмәгән табибы калмады Иванның. Барысы беравыздан: «Алга таба хәле катлауланырга, психик авыруы көчәергә мөмкин, баланы алдыру мөһим», – дисәләр дә, Иван тыңламаган. Яраткан кешесе карынында яралган беренче нарасыйларын тумас борын юк итәргә көч тапмагандыр. Аны да аңлап була.
 
Бала табар чагы җиткәнче кулыннан тотып җитәкләп йөрде Иван хатынын. Чибәрлеге кычкырып торган, озын кара чәчле, зур коңгырт күзле Марика гына ана булу бәхетен татырлык та, иренең кадер-хөрмәтен бәяләрлек тә хәлдә түгел иде инде. Теләсә кем янына барып үз телендә нидер сөйли башлый, йә күзгә карап туктап кала да, бер сүз дәшми карап тора. Ә күзләрендә аң да, нур да юк. Ходаем язма-күрсәтмә, акылыңны алганчы, гомереңне алсын икән. Туарга җиткән корсаклы хатынның кайчак, ишегалдындагы балалар комлыгына җәелеп утырып, шыр-шыр үзалдына көлеп фигуралар әвәләп уйнавы коточкыч күренеш иде. Иван күрми калса, теләсә кая чыгып киткәне, милиция белән эзләгән чаклар да булды Мариканы. Балалары туганчы да, кыз бәбәй белән хатынын өйләренә алып кайткач та, сыгылмады әле Иван.
 
Эшеннән ял алып, кызын да, бала өммәтенә төшкән Мариканы да үзе карады. Бала арбасын алдан этеп, беләгенә асылынган Мариканы арттан сөйрәп кибеткә, базарга барганын, гаиләсен кайбер әче сүзле, яман күзле бәндәләрдән ничек яклаганын ишетеп-күреп тордык. Иванның язмышын дошманыңа теләрлек түгел. Яшь баланың керен юып, төнлә торып ашатып, чирләгәндә дәвалап, берни аңламаган хатынын да түземлек белән тәрбияләргә каян көч алгандыр бу ир. Бер ходай белә. Кызларына сигез ай тулгач, Марика юкка чыкты. Иван ипигә барган арада, ишекләрен ачып, бишектәге сабыен ялгыз калдырып чыгып киткән. Шул китүдән гаип булды. Иван баласын апасына калдырып, көн-төн хатынын эзләде. Бөтен басу-кырларны, урман-су буйларын айкадылар. Табылмады чечен кызы. Бер ай узды дигәндә, Тойма елгасы буеннан җәберләп, вәхшиләрчә көчләп үтерелгән Мариканың мәетен табып алдылар.
 
«Ахыры шушы буласын белдем, күпме әйттем җүләрләр йортына илт, баласын таптырма дип. Тыңламады. Менә баш күтәрми эчә үзе хәзер. Бу имгәкне миңа ташлады. Җүләр хатын кайгысы барын да оныттырды. Эшкә йөрми. Егылып эчә. Ә миңа ни, үз гаиләм бар. Чистый җәфа булдылар», – дип, Марика кызы яткан арбаны җене белән селкетә-селкетә, бер жәлләү сүзе кыстырмыйча, гел Иванны сүкте Маша.
 
«Энеңнең баласын опекунлыкка ал, акча да, фатирлары да сина булыр. Эчә, баланы карамый дип ата хокукыннан мәхрүм иттерергә кирәк», –  дип Машага акыл өйрәтүче дә табылган. Тегесе энем дип тормады. Шулай итте дә. Инде кайгыдан айнып, бала өчен җаваплылык аңына китергәч, Иван кызын үзе тәрбияләргә теләсә дә, апасы баласын аңа бирмәде. Нинди үчлек белән шулай эшләгәндер, кеше гаиләсен кем белсен. Бала хакына яшәргә кирәклеге Иван өчен дә аракы төбенә батмаска тотка булыр иде. Тик Маша компромиска бармады. Судлашып беттеләр. Анда да, билгеле, эшен югалткан, еш исерек күренгән, аталар хокукы булмаган Иванга түгел, гаиләсе, даими кереме булган Машага ышандылар. Шулай итеп Иван хатынын, баласын, соңрак, фатирын да югалтты. Фатиры өчен зур бурычы җыелгач, эчә, алкашлар җыеп ята дип, аны өеннән дә куганнар. Үз ишеге төбенә терәлеп утырып йоклаган Иванны күреп: «Ник кереп ятмыйсың?» диюемә «Маша йозакларны алыштырган, квартирантлар керткән, ачкычлар сорап барган саен, исереп тавыш чыгара дип, мине милициягә яба, баланы да күрсәтми» дигәнен хәтерлим.
 
Шушы хәлләрдән соң Иван, тәмам кешелектән чыгып, туктаусыз эчә башлады. Чүплекләрдә каезланып, бакча ширкәтләрендә, подъездларда кунып йөргән бомжда элекке янып торган ирнең төсе дә калмаган иде инде. Бу йорттан күчеп киткәнебезгә дә байтак. Иван инде күптән истән чыккан иде. Үз кешесенә кирәкмәгән читләргә кирәкме? Үле гәүдәсен генә күрергә язган икән. Ниһаять, түземе төкәнгәндер, чит йортның подъездына кереп, үз-үзенә кул салган, мескен. Нинди аяныч язмыш, үкенечле үлем?.. Канкойгыч сугышлардан исән кайтып, үз илендә бер кирәксез бәндәгә әверелгән шәфкатьсезлек шәһитеме син Иван, язмыш корбанымы? Аяусыз язмышының корбанына әйләнгән иргә, теге дөньяда булса да, җаның тынычлык тапсын иде дип теләдем.
 
Фото: ru.freepik.com

Чулпан НАСЫЙРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы