поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2011 Бәйрәм

Бөтен авыл сөенде

Анды сабан туеның үз традициясе, үз көе, үз җае. Соңгы елларда милли бәйрәмебез авылның үзәгендә, мәктәпнең спорт мәйданында үтә. Урын аулак, спорт ярышларына да, сәүдәгә дә, балалар уеннарына да җитәрлек. Үзәктә зур итеп корылган көрәш мәйданы. Ә иң хөрмәтле урында сәхнә. Ул мәйданның теләсә кайсы урыныннан бик яхшы күренә, шуннан җыр-моң да һәр тарафка агылып тора.

Бу көнне дә шулай булды. Иң элек мәйданга сәүдә кешеләре, аттракционнар кереп урнашты, аннан соң спортчылар чыкты – биредә мини-футболны бик яраталар икән. Шул арада сәхнә осталары аппаратураларын җайлап куйдылар. Һәм, төштән соң, Анды халкы – олысы-кечесе мәйданга ашыкты.

 

 Бәйрәм яңа җәмигъ мәчетнең бер еллыгына багышланган иде. Үткән елны нәкъ шушы көннәрдә бик зурлап мәчет ачтылар. Авыл мөселманнарының күптәнге хыялын тормышка ашыручылар - Сәяр Сөләйманов, Ринат Сәйфетдинов, Флёра Сафиуллина, Зиннур һәм Марат Сафиуллиннар, авылның башка мәрхәмәтле мөселманнары булдылар. Һәм бүгенге бәйрәмне оештыруда да алар читтә калмадылар, нәкъ үзәгендә иделәр.

 

 Анды халкының бер матур үзенчәлеге бар, ул да булса, яхшы эшләрдә бер-берсен уздырырга тырышу, хәерле гамәлләрдә ярышу. Әлеге сабан туена да бәйрәмне оештыручылар иң матур, иң моңлы җырчыларны чакырганнар иде. Уеннарда, ярышларда катнашучыларга бүләкләрне дә мул итеп әзерләгәннәр. Көрәшкә дә тирә-якның иң көчле егетләре чыккан.

 

 Көрәш башлану белән мәйданга җиңүчеләр өчен әзерләнгән бүләкләрне чыгарып куйдылар: яхшы суыткычлар, телевизорлар, музыль үзәкләр... Сабантуй батырларына ике ат – берсе авылдашлар арасында җиңүчегә, икенчесе күрше авыллардан килеп мәйдан тотучыга. Менә бу яктан да андылылар үзенчәлекләрен күрсәтә белделәр.

 

Сабан туйлары кадерле олы кунаклары белән дә хәтердә калыр. Андылылар белән бәйрәм шатлыгын Сергач районы башлыгы Н.Субботин, Земство җыены рәисе Е.Соколов, өлкә губернаторы урынбасары Д.Сватковский, күренекле якташларыбыз теннис буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Марат Сафин, Мансур Садеков һәм башкалар уртаклашты. Алар милли бәйрәмебез белән сөенделәр, бәйрәм белән тәбрикләп исән-имин тормыш, мул уңышлар, бәхет-шатлык теләделәр.

 

Ә көрәштә иң көчле егетләребез бил алышты. Шул арада дөнья чемпионыбыз, күп кенә сабан туйлары батыры Рамил Нуриманов, Марат Усманов, Илшат Абдрахманов, Ринат Әндәрҗанов, Азат Алимов һәм башкалар. Көрәш аеруча матур булды, тамашачылар, көрәш сөючеләр бик ләззәтләнеп карадылар. Истәлекле Сабан туеның баш бүләге - атка Рамил Нуриманов лаек булды. Ә Анды егетләре арасында Марат Сафиуллин иң көчле иде, ул да ат белән бүләкләнде.

 

 Бәйрәм, гадәттәгечә, яшьләр дискотекасы һәм фейерверк белән тәмамланды.

 

 Якшәмбе көнне Андыда тагын бер зур вакыйга булды – яңа мәчеткә, гомумән авыл халкына кунакка Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров килделәр. Алар белән очрашуга мәчеткә бик күп мөселманнар җыелган иде. Равил хәзрәт һәм авыл картлары яңа мәчеткә кереп намаз укыдылар, мәрхүмнәрне искә алып дога кылдылар.

 

 Мөселманнар белән очрашуда Равил хәзрәт аларны мәчетләр санының арта баруы, халыкларның исламга тартылуы, дини тормышыбызның үзенчәлекләре турында сөйләде һәм мәчет төзүчеләргә, барча андылыларга имин тормыш теләде.

 

Фотода: хөкемдарлар.


Р.САЛЕХОВ
Туган як
№ 30 | 22.07.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»