|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2025 Мәдәният
Беренче хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашеваның тууына 122 ел тулды (ФОТО)Республика күчмә театрында (хәзерге вакытта – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) 1955-1962 елларда баш режиссер булып эшләгән, театр юнәлеше буенча югары белем алган беренче хатын-кыз режиссеры, диктор-тәрҗемәче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 7 нче гыйнварда 122 ел тулды. Шул уңайдан, театрыбыз музеенда спектакль алдыннан тамашачылар өчен режиссерның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экскурсия узды. Традиция буенча, музей хезмәткәрләре Кәшифә Тумашеваның кызы – Зөмәррә ханымның өенә барды, 99 яшен тутырып килүче Зөмәррә ханым кунакларны бөкәннәр пешереп каршы алды, истәлекләр яңартылды, чәй янында җылы, матур очрашу узды. Зөмәррә ханым бүгенге көндә бик актив яшәү рәвеше алып бара, зур күләмле китап чыгару өстендә эшли. Берничә бүлектән торган китап әнисе Кәшифә Тумашева, абыйсы Равил Тумашев, улы Нияз Халитовка багышланачак. Шулай ук Зөмәррә ханым төшергән рәсемнәр, портретлар шәһәребезнең төрле мәдәни үзәкләрдә урын ала, күргәзмәләре уза. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, театрыбызда Зөмәррә Халитованың күргәзмәсе оештыралачак. Әлеге күргәзмә Кәшифә Тумашеваның якты истәлегенә багышланачак.
--- |
Иң күп укылган
|