поиск новостей
  • 22.01 "Әлфия Авзалова / Мәңгелеккә юл" Камал театры 19.00. 12+
  • 22.01 "Назлы кияү" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 22.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 13:00. 12+
  • 23.01 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00. 16+
  • 23.01 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 24.01 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 19:00. 16+
  • 24.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 24.01 "Яратып туялмадым" Кариев театры, 18:30. 16+
  • 25.01 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры, 18:00. 12+
  • 25.01 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 26.01 "Сагынырсызмы?" Камал театры, 18:00ю 16+
  • 26.01 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 17:00. 16+
  • 28.01 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 28.01 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 29.01 "Ситса туй" Камал театры, 19:00. 16+
  • 29.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 30.01 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19:00. 16+
  • 30.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 31.01 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18:30. 12+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Гыйнвар
  • Даян Әхмәт (1962-2006) - актер
  • Педер Хузангай (1907-1970) - язучы
  • Габдерәшит Фәхреддинов (1892-1953) - дин әһеле
  • Әмрулла Аги (1912-2001) - язучы
  • Роман Баканов - журналист
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК “Горки 7А”, бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник. Риелторлар тыкшынмагыз!!!
  • №52 гимназиягә җыештыручы кирәк. (Казан шәһәре, Гарифьянов ур, 7) Элемтә өчен телефон: +7 917 900-40-54
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
Архив
 
10.01.2025 Шоу-бизнес

«Татарга Салават абый кирәк әле!»

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, легендар җырчы Салават Фәтхетдинов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
“Уфтанма”, “Салкын чәй”, “Мин яратам сине, Татарстан” һәм башка хитлары белән халык мәхәббәтен яулап алган җырчының беренче альбомны 1989 елда чыга.

Шул вакыттан Салават Фәтхетдинов иҗат итүдән туктамый. Ул күп кенә эстрада йолдызларының мөгәллиме дә. Аның канаты астында үскән җырчылар бүген татар сәхнәсен тота. Юбилярның шәкертләре, иҗатташ дуслары белән хәбәргә чыктык.

 
Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин: 
 
– Усал кеше ул. Үзен беркайчан да кимсетергә ирек бирмәячәк. Сүзгә аптырап тормый ул. Үз эшен бик яхшы белә. Без җырлар иҗат иткәндә бәхәсләшеп алабыз. Иҗатның эчке "кухня"сы шундый. Эш процессында дуслык юк. Бәхәсләшәбез дә, аннан 5 минуттан сөйләшә дә башлыйбыз. Тормышта сүзгә килгәнебез юк. Салават - легенда ул. 36 ел буе халыкны җыеп, тере тавышка җырлаучы, һәрвакыт репертуарын яңартып торучы артистны күргәнем юк. Элек өлкән буын артистлары концертларында бер үк җырларны гына башкара иде. Ә Салават концертларында репертуар үзгәреп тора. Ул үзенчәлекле кеше. Аны халык хөрмәт итә, үзе дә халыкка битараф түгел. Ятим балаларга бик нык ярдәм итә. Салаватка бары саулык-сәламәтлек телим. Ул халык өчен туган кеше, озак еллар халкыбызга хезмәт итсен. Мин бары Салават Фәтхетдинов концертын гына карый алам.
 
Татарстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов: 
 
– Салават белән 44 ел бергә иҗат итәбез. Күпләр: “Ничек эшлисез? Бик усал ул”, – диләр. Бергә иҗат иткәч, барыбер кешенең холкын да өйрәнәсең. Нәрсә әйтергә ярамавын да чамалый башлыйсың. Аның  башын юк-бар сораулар белән катыручылар җитәрлек, шуңа кайвакыт: “Вакытым юк, Альфредка әйтә тор әле” , – ди. Салаватка беркем дә “бу сиңа” дип килми бит. Күп очракта, киресенчә, “бир” диләр. Ул һәрвакыт көченнән килгән хәтле ятимнәргә, авыруларга ярдәм итәргә тырыша. Кайвакыт Салаватның түземлелегенә шаккатам. Без, гомумән, эш буенча гына бәхәсләшәбез. Җырны халыкка тәкъдим итәбез бит, һәркемнең үз фикере. Шулай да алтын уртаклыкны табабыз. Без коллегалар гына түгел, якын дуслар да. Бер-беребезнең туенда шаһит булган кешеләр.
 
Сүз уңаеннан Альфред Якшимбетовны да гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ике легенда бер көндә туган бит. Альфред абыйга да озын гомер, бәхет-шатлык теләп калабыз!
 
Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов: 
 
– Салават абыйны котларга дип юлда барабыз әле. Бик зур концерт була. Балачактан Салават абыйның җырларын тыңлап үстем, ул минем остазым. Салават абый белән бергә эшләп тә алдым. Бик таләпчән кеше әмма дөрес таләпчәнлек ул. Салават абый туры сүзлеге белән дә аерылып тора. Ул әллә каян Мамадышларны урап сөйләми, матурлап  тормый. Шуның белән аерылып та торадыр ул. Аны тамашачылар да ничек бар шулай кабул итә, ярата. Ул әллә кемне уйнамый, бары Салават Фәтхетдинов булып кына кала. Аның биргән киңәшләре һәрвакыт яхшыга этәрә. Файдасы булсын, нәтиҗәсе булсын өчен әйтә. Артык мактарга да яратмый ул. Салават абый мактаган артистлар артык уңышка да ирешә дип әйтеп булмый. Мактавы белән күз дә тигезә ала. Ул студентларын тәнкыйтьли икән, димәк, сәләтне күрә. Тагын да зуррак үрләргә ирешә алуыңа ышана. Укыган вакытта бик тәнкыйтьләнгән, сүгелгән студентларының берсе идем. Ул : "Үзеңнең талантың, тавышың белән үзеңне яшәтә алсаң, сәхнәгә чык. Әгәр тамашачы җыеп, эшли алмыйсың икән, башкаларны да, үзеңне дә интектермә. Бүтән эшкә кит", – дигән иде. Менә шушы сүзләр киңәш, этәргеч булгандыр да инде.  Салават абыйга саулык-сәламәтлек телим. Аның кебек җырның һәр сүзен халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручылар бик сирәк. Ул беркайчан буш җырлар башкармады. Тагын озак еллар тамашачыларны, халкыбызны сөендереп, иҗат итеп яшәсен. Татарга Салават абый кирәк әле!
 
Рафил Җәләлиев: 
 
– Без бүген бәйрәм концертында, Салават абыйның юбилей концертында.  Салават абыйның әйткән киңәшләре бик күп, аларның һәрберсен дә әйтергә ярамыйдыр. Бу барыбер ике арада булган хәл. Бүген алып барган юнәлешебез Салават Зәкиевич биргән киңәшләренә нигезләнә. Татар сәнгатен саклау, аны яшь буынга тапшыру өстендә эшләргә тырышабыз. Без Салават Фәтхетдинов салган юлдан атлыйбыз. Аңа бик рәхмәтле. Тагын озак еллар бергәләшеп эшләргә язсын. Иң мөһиме – Аллаһ саулыктан ташламасын иде. 
 
Фото: vk.com/salavat.fathetdinov
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе