поиск новостей
  • 14.01 "Көл" Камал театры, 19:00, 16+
  • 14.01 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Гөргөри кияүләре" Камал театры, 19:00, 12+
  • 15.01 "Күрәсем килгән иде…" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Матурлык" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19:00, 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 17.01 "Рәшә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 17.01 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 18.01 "Бичара кыз" Камал театры, 17:00. 12+
  • 18.01 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18:00. 12+
  • 19.01 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18:00. 12+
  • 21.01 "Ситса туй" Камал театры, 19:00. 16+
  • 21.01 "Полиционер" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 21.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 22.01 "Әлфия Авзалова / Мәңгелеккә юл" Камал театры 19.00. 12+
  • 22.01 "Назлы кияү" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 22.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 13:00. 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК “Горки 7А”, бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник. Риелторлар тыкшынмагыз!!!
  • №52 гимназиягә җыештыручы кирәк. (Казан шәһәре, Гарифьянов ур, 7) Элемтә өчен телефон: +7 917 900-40-54
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
Архив
 
11.01.2025 Шоу-бизнес

Вадим Захаров: «Их, исән булса, әнием күреп сөенер иде»

Шушы көннәрдә УНИКСта Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның өстәмә концертлары бара. Кичәгесендә заллар шыгрым тулы, алма төшәрлек урын да калмаган иде. 18 ел буе сәхнәдә җырлап йөргән Вадим яшерми, мондый көннәрне дә күрергә насыйп булган икән, ди.

– 30-40 тамашачыга да концерт куеп йөргән чаклар бар иде. Минем өчен шыгрым тулы заллар күрү – әйтеп бетермәслек бәхет. Рәхмәт сезгә, тамашачым. Их, исән булса, әнием күреп сөенер иде. Тик мин беләм: ул күреп торадыр. Мин әниемне гел янымда тоям. Зал тулы тамашачы – аның бүләгедер”, – ди Вадим.

Әнисе 57 яшендә якты дөньядан киткәч, ул башка әниләр турында җырламам дигән була. Әмма шулай да репертуарына бер җырны ала. “Кабереңә килдем әнкәй” дигән җыр бу темага соңгысы булыр, ди үзе. Яшерми, җырчы өчен бу хакта сөйләү дә, җырлау да бик авыр. Залда утыручы тамашачы да ул җыр вакытында күз яшен тыя алмады.

Концерт үзенең тыйнаклыгы белән аерылып тора. Вадим үзе дә яшерми, мин каушап та киттем, оялып та куйдым дип тә әйтеп куя. Сөйләве дә гади, үзе дә. Алып баручысы булмавы да ошады. Тик гел үз авырлыгын сөйләве әзрәк ачуны чыгарды инде. Соң, булса ни! Залдагы бер тамашачы әйтмешли, гәүдәң дә зур, моңың да җитәрлек!     

Моң дигәннән, Вадимның җырлары бигрәк мәгънәле. Салмак кына җырлавы, сикермәве, акырмавы күңелгә май булып ятты инде. Тыйнак итеп җырлап та заллар тутырып була икән бит! Бу юлы Вадим концертының кунагы – Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина иде. Тамашачы бик сагынган үзен. Аягүрә басып алкышладылар.

– Вадим минем төркемемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыккан бала ул. Аннан моң ташый. Аны тыңларга рәхәт. Җырла, Вадим! Синең кебек җырчылар кирәк. Без, өлкән буын, әле безне хөрмәт итеп искә ала торган җырчылар бар дип сөенеп торабыз. Син – халыкныкы, әнә шул дәрәҗәңне югалтма, – диде Зөһрә апа.

Җырчыга дип сәхнәгә бүләкләр алып менүчеләр арасында Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та бар иде. Ул аңа чана бүләк итте. «Гадәттә, башка елларны бу вакытта Казан үзәгендәге залларда Салават Фәтхетдинов бәйрәм итә иде. Салават кадәр Салаватны Казаннан озаткан кеше юк иде әле,» — дип шаяртты Рөстәм абый.

Кыскасы, күңел ял итеп, 3 сәгатькә дөнья мәшәкатьләреннән онытылып кайттык. Тамашачың тагын да артып торсын, Вадим! Халыкның да зәвыгы затлылана бар – аңа синдәй җырчылар кирәк!


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.01.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе