поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
12.01.2025 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: “Быел мин аны элеккеге кебек әллә ни көтмәдем...”

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева Яңа елны Казанда түгел, ә кояшлы Мисырда каршы алды. Ни өчен нәкъ менә шунда баруы, Мисырның ошаган һәм ошамаган яклары, карсыз Яңа елның ничек узуы турында җырчының үзеннән сораштык.

- Дөресен генә әйткәндә, Мисырга бару – балаларымны сөендерер өчен уйланылган сәяхәт иде. Кызганыч, эше тыгыз булу сәбәпле, улым Камилне алып барып булмады. 31 декабрьгә кадәр дә, 1 гыйнвардан соң да ул эшләде. Яңа ел бәйрәмнәре – артистлар өчен урак өсте чоры бит инде ул. Җылы якка кызым Айлинә һәм өчтуган сеңлем Айгөл белән бардык. Ни өчен Мисыр дип сорасаң, без тиз оча торган һәм шул ук вакытта җылы урынны сайладык. Мәсәлән, Тайландка очарга озак, ә Төркиядә хәзер салкын. Мисырда рәхәт, диңгездә дә коенырга була. 

 

- Моңа кадәр Мисырда ял иткәнең булдымы? Ошадымы һәм нәрсә ошамады?
 
- Мисырга икенче тапкыр баруым. 2006 елда гаилә белән Таба шәһәренә барган идек. Ә бу юлы Шарм-эль-Шейх шәһәрендә ял иттек. Ялдан уңай эмоцияләр генә алып кайтырга тырышам. Дөрес, ошамаган яклары да бар. Мисыр – бик пычрак ил, анда яшәүче җирле халык миңа әкрен һәм ялкау булып күренде. Шул ук вакытта алар - әдәпле, талашмыйлар, сүгенмиләр. Шунысы гаҗәпләндерә, күпме мөселман илләрендә йөрдем, ләкин Гарәп Әмирлекләреннән кала, башкаларында чисталык бик юк. Ирексездән шундый нәтиҗәгә килдем: безнең татар халкы - мөселманнар арасында иң чиста, иң пөхтә, иң тәртипле халык. Ә бит шушы гарәпләргә карап, башка халыклар мөселманнар турында тискәре фикер йөртергә мөмкин. Менә шунысы кәефне кыра. Мисырның өстенлекле яклары да күп. Әйтик, дайвинг, ягъни су астында йөзәргә яратучылар өчен бу - иң идеаль урын. Кызыл диңгез – иң матур диңгезләрнең берсе, су асты дөньясы гаҗәеп, анда иң матур балыклар яши. Мин үзем су астында калудан бик куркам. Шулай да су өстенә чыккан балыкларны күрдек, хәтта фото-видеога да төшердек. Без яшәгән кунакханә Иске шәһәрдән ерак түгел иде. Җәяү генә шунда да барып кайттык. Гаҗәеп матур җирләр инде! Мәчетенә кереп намаз укыдым. Шуңа игътибар иттем, анда гел ирләр генә йөри, хатын-кызлар залында бездән кала беркем дә юк иде. Сахаба мәчете 2016 елда төзелгән. Саргылт төстә ул, мондый мәчетне беренче күрүем. Комнан ясалган кебек. Ул мәчеткә барганнан соң, үзебезне әкияттә булган кебек хис иттек. Мисырга барган һәркемгә Иске шәһәрне күрергә киңәш итәм.
 
- Яңа елны чит илдә каршы алуың беренче генә түгел дип беләм? Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң ул?
 
- Әйе, нәкъ 10 ел элек Яңа елны гаилә белән Доминиканада каршы алган идек. Без анда дуслар белән бардык. Чит илдә Яңа елны каршы алу үзе бер кызык. Яңа ел бәйрәме узасы урынны, сәхнәне көндездән үк бизи башлыйлар. Һәр номерга чакыру тараталар. Хәләл өстәлләр спиртлы эчемлек куелган өстәлләрдән аерым тора. Яңа ел бәйрәменә гарәпләр үзләре дә гаиләләре белән килә. Безнең өстәл артында Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән ике кыз һәм Мисырның Каир шәһәреннән ике гарәп егете утырды. Бирегә Яңа елны каршы алырга дип махсус килүчеләр дә булды. Өстәл бик мул, нинди генә ризык юк. Шунысы сөендерде, Россия кешеләренә аерым игътибар бирелде. Кунакханәдә Германия, Италия, Польша, Канада кебек төрле илләрдән килүчеләр бар иде. Һәм барысы да дустанә мөнәсәбәттә булды, Яңа ел барысын да берләштерде. Бергә биеп, уйнап-көлеп күңел ачтылар. Бер-берсенең телләрен аңламасалар да, төрле ишарәләр белән аңлаштылар (көлә). Татарча сөйләшүебезне ишетүчеләрнең күпчелеге безне төрекләр дип уйлады. Гомумән, алар Татарстанны белми, Россияне генә беләләр. Сөйләп күрсәткәч, шаккатып тыңладылар. Кызыклы мизгелләр күп булды. Гомумән, без бу сәяхәттән бик канәгать булып кайттык. Иң мөһиме – кызыма ошады.
 
- Айгөл, диндәге кешегә Яңа елны каршы алырга ярамый, диләр. Моңа ничек карыйсың?
 
- Бу сорауга үзем өчен генә җавап бирәм. Минем өчен теләсә кайсы бәйрәм – якыннар белән җыелу, бер-беребезне шатландырып-сөендереп аралашу чарасы. Ягъни бу – якыннар белән күрешү өчен бер сәбәп. Мин моңа башка төрле әһәмият бирмим. Быелгы Яңа ел минем өчен тыныч үтте, мин аны элеккеге кебек әллә ни көтмәдем. Чын күңелдән әйтәм, быел Рамазан аен бик көтәм. Бу көннәрне күрергә, Ураза тотарга язсын дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Ә башка бәйрәмнәрдән баш тартмыйм һәм моны гөнаһ дип санамыйм. Мисырда мөселман гаиләләренең Яңа ел бәйрәмендә утыруын үз күзләрем белән күрдем, шуңа күрә моның бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Гомумән, татарлар динне катлауландырырга ярата. Моны Рамил хәзрәт тә, башкалар да әйтә, динне катлауландырмагыз. Дин – нәфрәтне түгел, мәхәббәтне уятырга тиеш. Әгәр без һәрвакыт “бу ярамый”, “теге ярамый” дисәк, әлбәттә, әлеге күренеш кешедә нәфрәт уятачак. Әнә шул “ярамый”ларны ишетеп кайберәүләр дингә килергә курка. Мөхәммәд Пәйгамбәр шатланырга, елмаерга кушкан, елмаю – ул сөннәт, дигән. Якыннарны сөендерә торган әйбер булса, нигә әле моны тыярга? Фикерем белән килешмәүчеләр булса, гафу итсеннәр. Бар нәрсә дә нияттән тора, һәр эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып кылыйк. Хәерле итсен. Әмин.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы