|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2025 Аш-су
![]() Файдалы ипи РЕЦЕПТЫ
Кирәк: Эш барышы 1. Арыш көрпәсен һәм җитен орлыгын 30-40 минутка яңа кайнап чыккан суда тотабыз.
2. Бал һәм авокадо мае өстәп болгатабыз.
3. Табакка беренче сортлы һәм көрпәле онны иләк аша уздырабыз.
4. Тоз сибәбез һәм болгатабыз.
5. Беренче пункттагы боламыкны камырга салабыз да, 10 минут буена камыр басабыз.
6. Камырны 2 сәгать буена җылы урында тотабыз. Шушы вакыт аралыгында камырны кабат бер тапкыр изеп алырга була.
7. Камырны чыгарабыз. Тагын изеп, шар формасына китерәбез. Пекарь кәгазен йомарлап, кабат таратабыз да, форма төбенә җәябез. Камырны шунда салабыз.
8. Ризык элпәсе (пленкасы) белән каплаган килеш 1 сәгать тотабыз.
9. Ипигә лезвиены 5 мм тирәнлеккә сыздырып алабыз.
10. Ипине 250 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут дәвамында пешерәбез
11. Духовканы ачып ипигә сусиптергечтән (пульвелизатор) салкын су сибәбез.
12. Утны 180 градуска киметеп, тагын 45 минут пешерәбез. (ипи каралмасын дисәгез, өстен йомарланып, кабат таратылган юеш пекарь кәгазе белән каплагыз).
13. Әзер ипине духовкадан чыгарып, рәшәткәдә суытабыз.
Тәрҗемә: "Матбугат.ру"
Чыганак: vilkivruki.ru
![]()
--- |
Иң күп укылган
|