поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
09.01.2025 Шоу-бизнес

Татар эстрадасы “еланнары” нәрсә тели?

2025 елның символы – елан. Күп кешеләр еланнарны күргәндә бик үк уңай эмоцияләр кичермәсәләр дә, Кытай гороскобында ул - иң хөрмәтле хайваннарның берсе. Татар эстрадасы “еланнары” нәрсә тели?

Елан - акыл һәм зирәклек, хәйләкәрлек символы булып тора. Бу сыйфатлар ярдәмендә ул үзгәрешләргә җайлашырга сәләтле. Без дә татар эстрадасы “еланнары”н ( елан елында туган кешеләр) барладык.

Радик Юльякшин,
Башкорстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты:
 
 
– Елан елында туган кешеләр бик тырыш була диләр, шуңа күрә минем өчен иң мөһиме - эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Эшебез булып торсын, иҗатыбыз яңарып торсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек телисем килә, аны сатып алып булмый, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Елан ул бик хәйләкәр хайван. Миндә ул сыйфат, гомумән, юк. Алдалый белмим инде. Әмма елан - зирәклек символы да бит. Менә зирәклегем миңа булышкан вакытлар тормышта еш була. Нинди генә булса да, бу ел барыбызга да уңышлар алып килсен!
 
Гөлназ Шәрипҗанова, 
Популяр җырчы:
 
 
– Елан елында туганнарны ерактан ук сизеп була. Алар, гомумән, яхшы кешеләр. Еланнар бит күптөрле: анаконда, гадюка, питон һәм башкалар. Иң мөһиме бер кагыйдәне истә тотарга кирәк. Еланга тимәсәң, ул сине чакмый, бумый, сиңа тими. Елан елында туганнарга да бу сүзләр бик килешә. Еланнарның нинди генә төсләре юк: сары, кара, яшел. Бик серле, матур хайваннар. Без, гомумән, Яңа елга әзерләнмибез. 11 декабрьдән мәҗлесләребез башланып китте. Аларны исән-сау гына эшләп чыксак, Яңа елны ничек тә булса каршы алырбыз дип өметләнәбез. Яңа еллар һәркемнең йортына бәрәкәт, муллык алып килсен. Бәйрәм белән!
 
Зөлфия Шакирова,
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:
 
–  Юкка гына елларны хайван атамалары белән атамаганнардыр. Аларның кешенең холкына, тормышына йогынтысы бар, күрәсең. Мин дә елан кебек гомер буе чәч белән җир себердем. Берәү дә әзерне алга китереп бирмәде, һәрвакыт үземә тырышырга, “шуышырга” туры килде. Елан  - ул зирәк хайван. Аллаһка шөкер, тормышта барысында үз акылым белән хәл иттем. Беркемнән дә киңәш сорамадым. Киресенчә, бездән киңәш сорыйлар. Безнең нәселдә апамның кызы, улы да “еланнар”. Үзебезнең гаилә мин генә елан елында туган. Бу ел безнең өчен уңышлы да, кайгылы да булды. Улыбыз Искәндәр юл һәлакәтенә эләкте. Хәзер хәле яхшы инде, шөкер. Киләсе елда гаиләләребезгә кайгы-хәсрәт килмәсен иде. Икенче елга минем юбилей да әле. Концерт оештырырга уйлап торам. Бик җаваплы эшләр башкарасы, планнар зурдан. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим!
 
Зинира Рамазанова,
Башкортстанның атказанган артисты: 
 
 
– Елларны “минеке, синеке” дип аермыйм. Гадәттәгечә, өстәлләр әзерләп, бик зарыгып көтәбез. Иң мөһиме - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Әлбәттә, үзем елан елында тугач, бу елны берәр теләгем чынга ашар дигән өмет бар (көлә). Елан белән охшаш якларымны үзем белмим инде. “Зинира еланга охшаганмы?” - дип башкалардан сорарга кирәк. Сизгерлелегем бар әзрәк. Яңа еллар белән, дуслар. Һәркемгә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телим.  Барлык авырлыклардан еландай җиңел генә бөтерелеп чыгарга язсын.
 
Резедә Сәләхова,
Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин театры актрисасы:
 
 
– Елан – агулы да, шифалы да. Аңа тимәсәләр ул кешене чакмый да, тими дә. Мин дә нәкъ шулай. Үпкәләтмәсәләр, беркемгә дә зыяным тими. Әгәр дә нахакка гаепләп, кыерсыталар, рәнҗетәләр икән, әлбәттә, авызыма су кабыпкан кебек тормаячакмын. Артем белән икебез дә елан елында туган. Бер-беребезгә уралып, үрелеп яшибез, шөкер. “Авырткан җирең булса дәвалыйм. Минем агуым шифалы бит”, - дип шаяртам да әле. 2024 елыбыз Аллаһка шөкер күңелле вакыйгаларга бай булды. Улыбыз Әскәр беренче сыйныфка укырга керде. Бик тырышып укый, шөкер. Музыка мәктәбендә  фортепианод дәресләренә һәм бию түгәрәгенә йөри. Укуга җаваплы карый, шөкер.
 
Ел ахырында гына миңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Бу вакыйга да гаиләбез өчен бик куанычлы. Яңа елны гадәттәгечә гаилә белән каршы алабыз. Кайбер кешеләр бәйрәм өстәленә елан “яраткан” ризыклар әзерләргә тырыша. Мин андый ырым-шырымнарга ышанмыйм. Нәрсә ашыйсы килә шуны әзерлләп куям. Киләсе ел да күңелле мизгелләргә бай булсын иде.  Куанычлы еллар килсен!
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.01.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы