поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.07.2011 Җәмгыять

Эстониядә күргәннәр

Әлмәт автовокзалында бер солдат егет йөри. Яңа гына армиядә хезмәт итеп, туган ягына дембель булып кайткандыр инде. Солдат формасын чын күңелдән бизәгән! Якасыннан алып биленә кадәр ак шнур белән тасмалар төшергән, ботинкаларын ялтыраткан. Киемнәре килешле тора тагын үзенә. Үзе як-якка карап йөренә, мине күрәсезме, янәсе. Күрәбез, солдат егет, күрәбез! Һәм шатлыгыңны уртаклашабыз. Туганнарың, ата-анаң белән бергә сөенәбез, исән-сау туган илеңә әйләнеп кайтып җитүең белән тәбриклибез сине.

...Бик күп еллар элек җирнең читендә бер солдат егет белән очрашырга туры килде миңа. Хәзер уйлап-уйлап йөрим дә, нинди ваемсыз, мәгънәсез булганмын икән мин яшь вакытта дип, үз-үземне ашыйм.

 

Үзбәкстанда мамык җыйганда барлыкка килгән отгулларны алып, Эстониягә сәяхәткә чыгып киттем. 1980 елның язы. Путевканың программасы буенча безне Саарема утравына алып барырга тиешләр иде. Хуш, паромга утырдык, исән-сау утрауга барып җиттек. Мин бик курыктым Балтыйк диңгезеннән, чөнки ул әллә нинди шыксыз, салкын иде. Автобуслардан төшеп, утрауга кертә торган шлагбаум янына җыелдык. Документларны тикшерәләр. Ә анда рөхсәт кәгазе һәм пичәт юк. Менә сиңа мә! Безне утрауга кертмиләр! Үзбәкстан турфирмасы белән Эстония турфирмасы арасында аңлашылмаучылык килеп чыккан.

 

Торабыз бөрешеп. Әйткәнемчә, диңгез салкын, җил исә. Ашыйсы да килә башлады. Шлагбаумның теге ягында ниндидер корылма бар. Ашханә икән. Мин – әрсез алабай, шул тирәдә бөтереләм, кереп булмасмы, янәсе. Шунда бер солдат сакта тора. Мин – тел бистәсе, тотындым сайрарга. Әнә теге бинага кереп кенә чыгыйм әле, ашыйсы килә бит дим. Солдат кертергә курка, монда хәрби режим, миңа эләгәчәк ди. Сөйләшә торгач, бу солдатның Татарстаннан икәне беленде. Алай гына да түгел, Әлмәт районы, Тайсуган авылыннан булып чыкты ул егет! И-и шатланыштык инде, кочаклашып кына алмадык, билләһи! Күзләрдән яшьләр килде. Тотындык татарча лыкылдарга. Ничәмә чакрымнар Ташкенттан очып килеп, җир читендә күрше авыл егете белән очраш әле син! Менә бит могҗиза!

 

Шулай итеп, “почти” авылдаш егет мине үткәреп җибәрде бит шлагбаумның теге ягына. Килеп кердем ашханәнең ярымкараңгы залына. Күз ияләшсен дип, басып торам ишек төбендә. Стена буенда озын, биек өстәл. Шул өстәл артында биек урындыкларда бер төркем пәһлеваннар – артель балыкчылары утыра. Җирән сакал-мыеклы, башларындагы эшләпәләре өстәлдә ята, бот төбенә кадәр бутый кигәннәр, су үткәрми торган брезент курткалардан, авызларында трубка төтенли. Зур бокаллардан сыра эчеп утыралар.

 

Ишек ачылган тавышка борылып карадылар болар. Ишек төбендә өстенә кызыл куртка кигән, кара чәчле кечкенә генә кыз басып тора. Чит планета кешесен күрделәрмени! Карап торалар миңа, мин – аларга. Берсенең авызыннан трубкасы төшеп китте. Ишек тоткасына ябышкан килеш басып торам. Әнекәйгенәм, әллә чыгып китимме?! Туктале, мин әйтәм, Нәдер кызы бит мин! Никакуй чыгып китү юк! Тәвәккәлләп залга үттем. Анда эчтәрәк буфет, тәмле исләр аңкый. Тегеләр арканы тишәрдәй булып карыйлар. Шундагы – өстенә шикәр комы сипкән, бармак белән бассаң урталай киселергә торган, күпереп пешеп алтын төсенә кергән, капкач авызда югала торган хуш исле, кечкенә кабартмаларны шуннан бирле, шушы яшемә җитеп, әле дә ашаганым юк. Әллә тамак бик ачкан булган инде. Бәяләре – 5 тиен. Бер сумга кәгазь пакет тутырып бирделәр. Мин борынымны чөеп чыгып киттем. Менә күрдегезме, мин кеше ашамыйм, кабартма гына сыпыртам!

 

Автобустагы бөтен кеше ябырылды. Кайдан алдың да, кайдан алдың диләр. Ә теге якка мин генә керә алам, шлагбаумда Тайсуган егете бит! Шулай итеп, мин әле ашханәгә тагын берничә “рейс” ясадым.

 

Сүзем теге егет турында иде бит әле. Солдат егет, исемеңне оныттым инде. Хәзерге акылым булса, мин әти-әниеңә сәлам илткән булыр идем, улыгызны күреп сөйләштем, ул исән-сау дип сөйләгән булыр идем, үзеңә тәмле әйбер алып ашарсың дип, бераз акча калдырган булыр идем. Барыбер төркемнән аерылып, Таллин-Мәскәү-Казан-авыл маршруты белән кайттым бит. Терсәк якын да бит, тик тешләргә авыз җитми. Гафу ит син мине, солдат егет.

 

Утрауга кертмәгәч, безне яңадан паромга төяп, кире алып киттеләр. Шулай да тиз арада икенче экскурсия оештырдылар. Эстония буенча сәяхәт вакытында тагын маҗараларга очрадым әле. Шуның бер-икесен язып үтәм.

 

Автобуста экскурсовод хатын гриль-бар дигән кафега кереп чыгыгыз, анда гриль-тавыклар ясыйлар дип әйтеп алды. Раквере поселогында тукталдык. Кич белән бер төркем кызлар киттек гриль-тавык ашарга. Нәрсә икәнен белмибез бит. Мин группаның старостасы итеп сайланган кеше – буфетка барып, биш порция тавыкка заказ биреп килдем. Кереп утырдык агачтан сырлап, үзенчәлекле итеп ясалган кабинка сыман аулаграк җиргә. Үзебез белән “Токайский” шәрабен алган идек. Тегене өстәл астында мышный-мышный ачмакчы булабыз, чәнечке белән дә төртеп карыйбыз, пычак белән дә. Тирләп-пешеп беттек. Барып штопор сорарга башка килми. Шәрабны ача алмадык. Шымытыр! Көтеп утырабыз тавык китергәннәрен.

 

Берзаман залда сөйләшүләр ишетелә башлады. Бөтенесе безнең якка карый. Зал буйлап зур түгәрәк поднос килә. Озын, чибәр егет (эстон егетләре озын буйлы, алсу йөзле, аксыл чәчле матурлар, ә кызлары матур түгелләр) күтәреп тоткан, безгә таба килә. Ә подноста, уф, җаным, биш тавык ботларын күтәреп яталар! Нигә болай күп дип сораган идем. “Бездә, – ди, – бер порция – бер тавык, ярты порция – ярты тавык, чирек порция – чирек тавык”. Бу – үзләренчә бездән көлү дип аңладык, чөнки урыс телендә сөйләшсәң сине ишетмәмешкә салышканнарын сизә башлаган идек инде.

 

Кесәдә целлофан пакетлар бар иде (безнең өчен ул заманда рәсемле матур пакетлар – кыргыйлык, җыйган идек инде), тавыкларны шул пакетларга тутырдык та, ача алмаган “Токайский”ны кыстырып, кунакханәгә кайтып киттек. Рәхәтләнеп җыелып утырып, тозлап, борычлап төне буе тавык кимердек. Теге “Токайский”ны егетләребез ачып бирде.

 

Кибетләренә кереп, урыс телендә әйбер сорасаң, сине ишетмиләр. Берсендә банк эзләп ярты сәгать сорашып тордым урамда. Ник берсе туктап өйрәтсен, үтеп кенә китәләр. Үзем эзләп таптым, артымда гына булган икән банк.

 

Урман эчендә урнашкан, аксөякләр генә ял итә торган ял йортында кундык. Йортлары кечкенә генә, ике кешелек. Йокы бүлмәсе, зал, кухня – барысы да искиткеч, хуш исле агачтан эшләнгән. Безне саунага барырга өндиләр. Нәрсә икәнен әле белмибез.

 

Киттек бер төркем кызлар саунага. Чишенү бүлмәсендә бер сын тора. Бер кулында мунчала, икенчесендә – сабын. Төймәсенә бассаң, гыйфрәтеннән шампунь агыза. Кабәхәт! Бер якта зәңгәр күл, тирә-ягы урман. Чишенү бүлмәсенең ишеге үтә күренмәле пыяла – шул ишекне ачасың да баскычтан күлгә сикерәсең. Менә шунда беренче мәртәбә саунаның нәрсә икәнен, аксөякләрнең ничек ял иткәннәрен күреп, белеп кайттым мин.

 

Кызып кына утыра башлаган идек, ишек шакыйлар. “Безнең билетлар шушы сәгатькә, кертегез, монда бергәләп мунча керәләр, аеру юк!” – дип һөҗүм итәләр. Күл ягыннан да шакыйлар. Тынычлап юынып булмады инде. Аннан-моннан коенып кайтып киттек.

 

Кич белән 18 нче гасырда төзелгән “Алтын Арыслан” дигән бик борынгы кафега бардык. Тагын гриль-тавык! Монысында инде чирек тавыкка гына заказ бирдек. Анда бөтен нәрсә агачтан эшләнгән, стеналар – кара-кызыл бүрәнәләр, озын агач өстәлләр, биек эскәмияләр, зур биек амбар ишекләре, бала башы кадәр йозаклар. Почмакларда балык ятьмәләре асылынып тора, җиделе керосин лампалары эленгән. Шул ишекләр каерылып ачылыр да, ярсыган аргамаклар килеп керер сыман. Шул ук вакытта буфет-барда иң соңгы мода – көчле музыка, телевизор, видео-аппаратура.

 

“Нептун” кафесына кардобалет концерты карарга бардык. Нәрсә икәнен, нинди концерт икәнен белми генә билет алган идек. Баксаң, ул ярымшәрә кызлар группасы бии булып чыкты. Ашап-эчеп концерт карап утырасың – минем кызым кияү күргәнмени – аккош каурыйлары таккан кызлар хәйран кыю кыланалар.

 

Балтыйк диңгезе буенда матур ташлар җыеп, коймасыз, уенчык кебек кенә кечкенә матур өйләрне күреп, боларны ничек талап-урлап бетермиләр микәнни дип гаҗәпләнеп, шулай дип сорагач оятка калып, искиткеч матур табигатькә сокланып, урысларны яратмаганнарын сизеп-күреп, Тарту, Нырва шәһәрләрен карап, аннан посылкалар салып, мин авылга әти-әнием янына кайтып җиттем. Барысын да бик матур тартмаларга салынган искиткеч тәмле конфетлар, “Рижский бальзам”нар белән сыйладым.

 

Әлмәт районы, Нәдер авылы.


Рәзинә МИННЕГАЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 9 | 21.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»